Җил кайсы яктан исә? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Татар телен ничек укытырлар? Соңгы көннәрдә әнә шул сорау телдән төшми.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Римма Бикмөхәммәтова). Татар телен ничек укытырлар? Соңгы көннәрдә әнә шул сорау телдән төшми. Җәмәгатьчелек пошаманда, киеренкелек артканнан-арта. Берәүләр, татар теле мәктәптә сакланырга тиеш, бу – тулы бер милләтнең исән калуының бердәнбер юлы, дисә, икенчеләре телне укытуны ихтиярига күчерү яклы. Татарстан һәм Россия Президентларына, мәгариф министрларына хат артыннан хат яудыралар. Һәр якның үз хакыйкате белән үз максаты да бар, ди "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты.

Мәктәп директорлары һәм укы­тучыларның хәле тагын да авыррак. Кемнәрдер ничә мөгал­лим­нең эшсез каласын исәпләп утырган арада, мәгариф хезмәт­кәр­­ләре, әйтерсең, сират күперен уза. Мәктәпләрне прокурорлар тикше­рә, күрсәтмәләрен яза, та­ләпләрен куя. Әлегә бу күрсәт­мәләрнең берсе дә судларга шикаять ителмәде, бер генә мәктәп директоры да үз хокукларын яклап чыкмады, татар теле дәресләре факультативка калган очракта эшен югалтырга мөмкин булган татар теле укытучылары да әлегә дәшми. Тел өчен тарткалаш ахыр чиктә ничек тәмамланыр, әлегә билгесез. Әмма октябрь азагында тикшерү нәти­җә­ләре буенча Россиянең Генераль прокуратурасы, Рособрнадзор ил башлыгы алдында хисап тотарга тиеш.

Прокуратура тырышып күрсәт­мәләр язган арада халык арасында, мәгариф министры Энгель Фәтта­хов эштән алынган, дип имеш-мимеш­ләр тарала. Бу сүзләр көн саен укытучылар арасында да калкып чыга. Кичә Telegram мессенджерындагы “Неудаща” каналы исә министр вазыйфасын вакытлыча аның урынбасары Лариса Сулима башкара дигән хәбәр таратты. Шул ук сәгатьтә Сулима бу хәбәрне кире какты, бу имеш-мимешләр дөрес­лек­кә туры килми, диде. Фәт­тахов­ка, ул җитәк­ләгән министрлыкка карата бу эш кем тарафыннан башкарылганы – билгесез. Әмма махсус оештырыла, киеренкелек тудырыла дигән хис туа. Татар телен мәктәпләрдә саклап калыр өчен тырышлык салган милли җанлы Энгель Фәттахов кем­неңдер ачуын кабарта. Әй­тергә кирәк, Татарстан парламенты да, аның депутатлары да, Милли Шура белән Татар конгрессы да Татарстанда дәүләт татар теле сак­лансын өчен әлегә кистереп кенә бер сүз дә дәшмәде. Татарстан Мә­гариф һәм фән министрлыгы да көтә. Аларны аңлап була: прокуратура тикшерүләре буенча нәтиҗә ясалмыйча бернинди дә белдерү ясый алмый. Кө­тәләр.

“Россия Президентының фәр­ма­нында төбәк башлыкларына мәктәпләрдәге рус теле укыту күләмен Россия Мәгариф министрлыгы киңәш иткән дәрәҗәгә җиткерүне тәэмин итәргә кушылган. Бу мәгариф канунының 13 нче маддәсе нигезендә тыела. Россия, төбәк Мәгариф министрлыклары, урындагы мәгариф идарәләре мәктәптәге уку-укыту планын үз­гәртә алмый. Аны фәкать мәгариф федераль стандартлары таләпләре нигезендә мәктәп үзе хәл итә. Ә фәннәрнең нинди күләмдә укытылуы, ничә сәгать бүленеп бирелүе хакында мәгариф федераль стандартларында язылмаган. Шулай ук Россия Президенты Рособрнадзор белән Генераль прокуратурага Россия кануннарында каралган туган һәм республика дәүләт теллә­рен ихтыяри укытуны тикшерергә кушты. Ләкин дәүләт законнарында туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри уку каралмаган. Россия мәгариф федераль стандартларында туган телләрне уку-укыту планының мәҗбүри өлеше­нә кертелә дип язылган. Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре укытыла. Бу – рус һәм татар тел­ләре. Республика мәктәпләре һәрвакыт федераль мәгариф стандартларына туры китереп эшләде. 2004 елда Россия Конституция суды инде карар чыгарды, Татарстанда ике дәүләт теле дә бертигез укытыла диелде. Мәктәпләрдә татар телен укыту саклануы мөһим, ул булмаса, бу милләтнең тез астына китереп сугачак”, – ди милли мәга­риф белгече Марат Лотфуллин.

Галим Дамир Исхаков, татар теленә карата һөҗүмнең максаты артында татарларны тезләндерү, Татарстанны милексез калдыру ята, дип аңлата. Аның фикеренчә, бу алдан ук планлаштырылган. “Татарстанда башта банк кризисы бул­ды, әле дә дәвам итә. Мәскәү башка янган банкларга санация яса­ды, ә Татарстанга ярдәм кулы сузмады. Бу – тезгә бер китереп сук­са, икенчесе – Шартнамә төзел­мәде, хәзер татар теленә максатчан һөҗүм күзәтелә. Болар барысы да – бер-берсенә бәйле про­цесс­­лар. Аның нигезендә татарларны тезләндерү максаты ята. Россиядә сан ягыннан гына түгел, цивилизацион үсеш алган милләт – ул татарлар. Шуңа күрә тез­лән­дерсәң, калган рус булмаган мил­ләтләрне дә тезләндерү дигән сүз. Шуңа да төп һөҗүм безгә булды. Татарстан икътисадый, мә­дәни яктан көчәйде. Кайбер очракларда федераль үзәк­кә республика көн­дәш буларак кабул ителә башлагандыр. Шуңа күрә мондый очракта артык күренмәскә ки­рәктер. Шыпырт кына яшәү кирәк булгандыр. Рос­сия­дә гомер-гомергә калыккан башларны кисәләр. Рос­сиянең алга карап озакка корылган стратегиясе – Татарстанның суверенитетын юкка чыгару. Республикадан өлкә ясау. Ул ничек тә аталырга мөмкин. Хәтта телнең берсен булса да дәүләт теле дәрәҗәсеннән чыгара­сың икән, ул республика була алмый. Республика исемен йөрткән өлкәгә әйләнәчәк. Күрше рус өлкәләрендә исә дәүләт теле берәү генә. Безгә дә шундый куркыныч яный. Татарстанны юкка чыгару сәясәте бара. Татарстан – үзенең нефть чыгару компаниясен, аны эшкәртү заводын саклап калган бердәнбер төбәк. Ә нефтехимия комплексы ул – һәрвакыт майлы калҗа, ул барысын да кызыктыра”, – дип сөйләде Дамир Исхаков.

Этносоциолог Гөлнара Габдрахманова мәктәпләрдә татар телен факультативка калдыру бер­ничә зур проблема тудырачак дип сөйләде. Бу татарларга яки Татарстанга гына кагылмаячак. “Татар теле факультатив рәвешендә укытуга калдырылса, ә эшләр шуңа таба бара, берничә аянычлы нәти­җәгә китерергә мөмкин. Начар тенденцияләр булачак. Татарлар арасында радикаль фикер йөр­түчеләр артачак. Безнең социологик тикшерүләргә караганда, Татарстанда яшәүче татарларның 80 проценты үзләрен татар дип саный, татар икәннәрен белеп яши. Татар теленең кулланыш даирәсе бик тар. Әгәр дә ул факультативка кала, “кухня” теленә әйләнә икән, татарларда радикаль кәефләр артачак кына”.