news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарадан имам хатыны: Балаларга дин нигезләрен, ана телен өйрәтү — ата-ана бурычы

«Ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез саклап килгән, безгә тапшырып калдырган мирасны юк итәргә безнең хакыбыз юк. Телсез милләт югала!» - ди Расих хәзрәт Вакказовның хәләл җефете Лилия.

Самарадан имам хатыны: Балаларга дин нигезләрен, ана телен өйрәтү — ата-ана бурычы
http://samtatnews.ru

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «Самара татарлары» сайтында Миләүшә Газыймованың Зубчаниновка бистәсендәге мәчеттә имам булып хезмәт итүче Расих хәзрәт Вакказовның хәләл җефете Лилия ханым белән әңгәмәсе чыкты.

Самар шәһәрендә һәм өлкәбездә, Аллаһыга шөкер, мәчетләр күп, һәм алар уңышлы эшләп килә — көн саен манараларыннан, Намазга чакырып, моңлы азан яңгырый, мөселманнар гыйбадәт кылырга җыела.   

Шушы күркәм мәчетләрдә имам булып хезмәт итүче кешеләрнең күбесе, зур абруй казанып, халык арасында танылалар. Аларның сүзен тыңлыйлар, үзләренә зур хөрмәт белән карыйлар, акыллы киңәшләренә колак салалар.

Әйе, имамнарның үзләрен җәмәгать белә, таный, ә менә хәләл җефетләре күпләребез өчен сер булып кала. Ә бит ирләрнең уңышлы кеше булуында аларның хатыннарының өлеше әйтеп бетергесез. «Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә — хатын», ди татар халык мәкале. Әйе, һәр бөек ир-ат артында бөек хатын тора.

Бу турыда Татарстанда яшәүче танылган шагыйрә, язучы, татар эстрадасында сез ишетеп белгән күп җырларның авторы Гөлнур Айзат искиткеч шигъри юллар иҗат иткән:

Һәр бөек ир-ат артында

Акыллы хатын тора.

Дөрес түгелме бу сүзем,

Теләсә кемнән сора!

Һәр бөек ир-ат артында

Бик сабыр хатын яши.

Җүләрләр генә күп сөйли,

Акыллы кеше дәшми…

һәр бөек ир-ат артында

Тырыш хатын көн күрә.

Аның тырышлыгы аша

Ирләре була түрә.

һәр бөек ир-ат артында

Хатынның моңлысы бар.

Ул моңнарда — тормыш үзе -

Аны да тыңлыйсы бар!

һәр бөек ир-ат артында

Зыялы хатын була.

Зыялы булса хатыны -

Ирләрнең эше уңа!

һәр бөек ир-ат артында

Бик серле хатын гына…

Гаиләне алып бара,

Сөйләми артыгын да…

һәр бөек ир-ат артында

Кем тора? Уйлап кара!

Ул хатынның йөрәгендә

Бер тоташ күмер яна!

Ире өчен көн-төн уйлый,

Борчыла, сагышлана.

Үзе өчен гомер итми -

Иренә багышлана…

Без, шундый ханымнарның берсе — Касыйм кызы Лилия Вакказова белән аралашып, имам хатынының тормыш серләрен чишәргә булдык. Лилия — Зубчаниновка бистәсендәге мәчеттә имам булып хезмәт итүче Расих хәзрәт Вакказовның хәләл җефете.

Лилия ханым мине шунда ук үзенә җәлеп итте. Ягымлы, мөлаем, нәзакәтле, асыл татар хатын-кызы ул. Ипләп, йомшак кына сөйләшә. Йөзеннән елмаю китми.

Аның эчке дөньясының байлыгына да хозурландым. Ул — милли җанлы, белемле, зыялы, татар халкы, телебез, динебез өчен янып-көеп яшәүче шәхес. Һәрнәрсәгә үз карашы бар. Төрледән-төрле темаларны кузгатканда аңардан ишетелгән төпле, акыллы фикерләр күңелгә ятты.   

— Лилия, татар телендә бигрәк тә яхшы сөйләшәсез. Үзегезне Самарда туып-үскән кыз, дип беләм. Туган телне ничек үзләштердегез?

— Телебезне юкка гына ана теле, дип атап йөртмиләрдер инде. Татар телен миңа әнием өйрәтте. Телебез ачылгач та, без абыем Илдар белән өйдә гел татарча сөйләштек. Әнием бер урысча сүз әйттермәде. «Мин сине аңламыйм», — дип кенә җавап бирә иде. Шулай без урамда урысча аралашсак, өйнең бусагасын атлап кергәч тә, татарчага күчә идек. «Мама» сүзен белмибез дә, бездә «әни» генә булды. Безне кечкенәдән ана теленә өйрәткәне өчен аңа мең рәхмәтлемен. Гүзәл, аһәңле телебездә рәхәтләнеп, яратып сөйләшәм.

Мин үзем дә шундый фикердә — балаларны гаиләдә, бәләкәйдән үк татар теленә өйрәтергә кирәк. Ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез саклап килгән, безгә тапшырып калдырган мирасны юк итәргә безнең хакыбыз юк. Телсез милләт югала!

— Ничә яшегездә намазга бастыгыз? Моңа кем этәргеч бирде?

— Намазга да мине әнием өйрәтте. Ул — бик дини кеше. Балачагымда иртән уята да, яныма басып, пышылдап кына намазын укый. Мин, әле яхшылап уянып бетмәгән килеш, йоклар-йокламас, аны тыңлап ятам.

Аннары ул берәр нинди дога укый башлый икән: «Әнием, мин моны беләм бит», — дим. «Ә бу доганы тыңлап кара әле», — ди ул. «Анысын да беләм», — дип җаваплыйм. «Алай булса, сиңа намазга басарга кирәк», — диде әнием. Шулай, тугыз яшемнән иртәнге намазларны укый башладым. Мәктәп баласы булганга, калганнарына вакыт җитми иде. Әмма иртәнгеләрен көн саен укыдым. «Иртәнге намаз — ул фәрештәләр алмашына, ризык тарала торган вакыт. Аны калдырырга ярамый», — дия иде әнием. Шулай итеп, миңа дини орлыклар салганы өчен, гыйбадәт кылырга өйрәткәне өчен дә мин әниемә рәхмәтле.

Аннары инде, 17 яшемдә кияүгә чыккач, калган намазларны ирем өйрәтте. Ул мине мәҗбүриләмәде, әкрен-әкрен генә, вәгазьләп күндерде. «Кешене шунда ук бөгәргә ярамый. Ул, таяк сыман, сынарга мөмкин», — ди Расих. Динебез Исламда мәҗбүрилек юк бит.

Шулай кирәклеген үзем аңлап, яулык та бәйләдем, озын итәк тә кидем. Хәзер бит бу яктан бигрәк рәхәт. Җаның ни тели — шул бар. Заманча, искиткеч матур, төрле модельдәге мөселман күлмәкләре. Яулык бәйләүнең дә ысуллары бихисап.

— Күлмәкләрне сатып аласызмы әллә махсус тектерәсезме?

—  Сатып та алам, тектерәм дә, интернет аша заказ да бирәм. «Алтын энә» ательесының хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова теккән күлмәкләр бигрәк ошый миңа.

— Үзегезгә карата кырын карашлар булмадымы?

— Ансыз да булмады инде. Беренче мәлләрдә, әле бик яшьли бу хәтеремне калдырса, хәзер исә моңа бер дә игътибар итмим. Минемчә, барысы да кешенең эчке халәтеннән тора. Үзеңне ышанычлы тотасың, уңай, иркен хис итәсең икән, башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәт күрсәтәчәк.

— Намаз укый башлагач, тормышыгызда, үзегездә нинди дә булса үзгәрешләр сиздегезме?

— Аллаһы Тәгаләнең яклавын-саклавын тоям. Намаз укыгач, рәхәтләнеп китәм, өстеңнән бурычлар төшкән шикелле, җиңеллек килә.

— Лилия, 17 яшемдә кияүгә чыктым, дидегез. Ирегез белән ничек таныштыгыз?

— Безне таныштырдылар. Ул армиядән соң Камышлы мәчетендә имам булып эшли иде. Танышканда мин моны белмәдем дә.

Тугызынчы сыйныфтан соң ул туып-үскән авылы — Галидә мәдрәсәдә укыган булган. Соңрак Төркиядә дини белем алган. Шуннан армиягә киткән. Хезмәтен тутырып кайткач та, үзен Камышлыга имам булып чакырганнар.

Әтием дә Гали авылыннан иде. Мин туганнарыбызга кунакка кайтып йөрдем. Ә Расихның атасы минем әти белән яшь чакларында дус та булганнар.

Шулай безне таныштырдылар да, ярты елдан соң өйләнештек тә.

— Ирегезнең нинди сыйфатларына кызыгып кияүгә чыктыгыз?   

— Расих — гадел, кайгыртучан, мәрхәмәтле кеше. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә була. Ул укымышлы, акыллы, югары интеллектлы. 23 ел бергә яшибез инде, ә мин аңа һаман сокланып туя алмыйм. Балаларыбыз да: «Әтием, син шундый күп беләсең!» — дип гаҗәпләнәләр.

— Лилия ханым, имам хатыны булу авырмы?

— Имам хатынының җаваплылыгы күп, дияр идем. Имам гарәпчәдән «алда, үзе артыннан алып баручы», дип тәрҗемә ителә бит. Ул — уртак намазларны җитәкләүче, җомга вәгазен сөйләүче, мөселманнарның рухи башлыгы. Шуңа күрә аның эчке дөньясы гына түгел, өс-башы да пакь, чиста булырга тиеш. Ирнең пөхтә киенеп йөрүе — ул хатынының бурычы. Гел карап, юып, чистартып торырга кирәк. Имамның киеменә бер генә тап пычрак эләксә, бер генә тамчы нәҗес тисә, бөтен җәмәгатьнең намазы кабул булмый бит ул. Шуңа күрә имам эше — бик тә җаваплы хезмәт. Һәм инде без — хатыннарның өстендә дә шулай ук зур җаваплылык ята.

Мәсәлән, Гаетләрдә иртәнге намаз бик иртә башлана бит. Ирем йоклап калмасын өчен, мин, ятмыйча, кизү торам. Төне буе чапаннарын үтүклим, чалмаларын әзерләп куям.

Моңардан тыш, иреңә рухи ярдәм күрсәтү дә мөһим. Аның җаны тыныч булсын өчен, гаиләдә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрергә тиеш. Өйдән чыгып киткәндә кәефе яхшы, күңеле күтәренке булсын. Ул бит кешеләр янына бара, халык белән эш итә. Әлбәттә, барысына да якты йөз күрсәтергә тиеш. Үзенең эчке дөньясында ярашлык (гармония) булган кеше башкаларга карата тагын да мәрхәмәтлерәк була ул.

Эштән кайтып кергәндә өйдә чиста, ашарга пешкән. Аны һәрвакыт ачык йөз белән, елмаеп каршы алырга, хәлләрен сорашырга, күңелен төшермәскә тырышам.

Шуны да әйтәсем килә — дини кеше белән яшәве — бик зур бәхет, зур байлык, чөнки ул һәрьяклап үрнәк булып тора. Аның белән балаларны тәрбияләве дә җиңел.

— Гаиләдә шушы гармонияне, дустанә мөнәсәбәтне ничек булдырырга соң?

— Бер-береңне аңлау мөһим. Үз сүзеңне генә сөйләмәскә, тыңлый, килешә, юл куя белергә кирәк. Берең ачулана икән, икенчеңә эндәшмичә торырга. Гаилә — ул бер кеше түгел, аны бергәләп тотарга, бергәләп сакларга тиешле. Бер-береңә ярдәм итеп, бер-береңне хуплап торырга. Балаларны тәрбияләүдә дә без Расих белән бертигез катнашабыз. 

Әлбәттә инде, хатын-кызга ирне ир итә белеп яшәргә кирәк. Бездә ирем — баш. Без аңардан башка бернинди карар кылмыйбыз.

— Лилия, танышу агентствосын ачкансыз икән. Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.     

— Бу идея күптән барлыкка килде. Ирем дә мине хуплады. Катнаш никахлар борчый безне. Андый гаиләләрдә, гадәттәгечә, урыслашу барлыкка килә. Татар югала. Менә дигән егетләр, кызлар башка милләт кешеләренә өйләнәләр, кияүгә чыгалар. Шуларны исәпләп тордым да, тәвәккәл итәргә булдым.

Былтыр март аенда дистанцион рәвештә шушы эшкә тотындым. Танышырга теләүчеләр миңа анкеталарын тутырып җибәрәләр. Мин баштан алар белән сөйләшәм, кем икәнлекләрен беләм, яхшы үзләштерәм. Үзем дә бер дә белмәгән кешеләрне бер-берсе белән таныштыруда саклык белән эш итәм. Аннары гына базамнан бер-берсенең таләпләренә туры килүчеләрне барлыйм.

— Шушы вакыт эчендә сез таныштырган кешеләр арасында никах укыткан парлар бармы?

— Бер ел эчендә тугыз пар өйләнеште. Тагын алтысы очрашып, аралашып йөри. Алар да кавышыр, дип уйлыйм.

Төрле кешеләр очрый. Бик тиз арада пар табылмаганга канәгатьсезлек белдерүчеләр дә юк түгел. Әмма рәхмәт әйтүчеләр саны күбрәк. Бу мине канатландырып җибәрә. Никахларына чакыручылар да бар. Менә мартта Пенза егетен Таҗикистаннан бер кыз белән таныштырдым. Өйләнешеп, авылда яшиләр. Кыз татарча өйрәнә. Әле дә шалтыратып, рәхмәтләрен белдерәләр. Ул егет үзенә дини кыз эзләде. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, бер-берсенә туры килделәр.

Танышучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр очрый. Һәркемнең парлы буласы килә шул. Раббыбыз да шулай кушкан. Яшьләрне күбрәк күрәсе килә, әлбәттә. Менә дигән егетләр бар. Әмма кызлар саклык күрсәтәләрме, оялалармы, танышырга батырчылык итмиләр. Кайчак үзләрен үгетләргә дә туры килә. Шулай итеп, бер кызны кияүгә дә бирдем. Үзе дә соңыннан рәхмәтләрен җиткерде.

— Сезнең агентство турында кайдан ишетеп беләләр?

— Хәзер интернет заманы бит. ”WhatsApp” та, «Instagram” да белдерүләр эләм, милли чараларда, бәйрәмнәрдә игълан итәм. Бер-берсеннән ишетәләр.

—  Лилия, сезне өч бала әнисе, дип беләм.

— Әйе, олы кызыбыз Камиләне кияүгә дә бирдек инде. Аңа 22 яшь. Киявебез Гомәр Гали авылыннан. Бик тәртипле, акыллы егет, шөкер. Былтыр җәен никахлары һәм туйлары булды. Кода-кодагый белән дә бик дус, аралашып-күрешеп яшибез. Кызыбызның лаеклы гаиләгә килен булып төшүенә шатлыгыбыз чиксез. Мактанып әйтүем түгел, Камиләбез үзе дә бик тәүфыйклы. Шуңа күрә бәхете дә булгандыр. Икесе дә быел институт тәмамлыйлар. Кызыбыз көндезге бүлектә белем ала, киявебез эшли һәм читтән торып укый.

Улыбыз Мөхәммәткәримгә 18 яшь. Ул «Яктылык» мәктәбен тәмамлады. Камиләбез дә шунда укыды.

Мөхәммәткәрим тугызынчы сыйныфтан соң төзү-энергетик колледжена керде. Хәзер икенче курста белем ала.

Аның өчен мин аеруча борчылам, чөнки ул безнең — ышанучан, йомшак күңелле бала. Тормышта төрле кешеләр очрый бит. Үзен үпкәләтмәсеннәр, алдамасыннар, рәнҗетмәсеннәр, дип куркам. Жәлләүчән, ярдәмчел, яклаучан малай ул. Өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт: «Әнием, миңа дога кылып кал инде», — дип сорый. Спортчы. Призлы урыннар яулап килә. Элек көрәш, самбо секцияләренә йөрде. Хәзер армрестлинг белән шөгыльләнә.

Кече кызыбыз Сафиягә 5 яшь, балалар бакчасына йөри, «Яктылык» мәктәбенә укырга керергә әзерләнәбез.

— Ялгышмасам, сез үзегез дә «Яктылык» мәктәбендә эшләдегез бит?

— Әйе, мин анда 14 елга якын сәркатиб һәм кадрлар буенча белгеч идем. Мәктәпнең беренче директоры Хәридә ханым Дашкинага бик рәхмәтлемен. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Төрле конференцияләргә, очрашуларга да җибәрә иде. Анда мин үзем өчен зур тәҗрибә һәм белем тупладым.

 — Балаларыгызга дини тәрбия бирәсезме?

— Әйе. Олы кызыбыз да, малаебыз да намаз укыйлар. Киявебез дә намазда. Быел ураза да тоттылар. Алар кунакка килгәч, шатланып туя алмыйм, горурлык хисләре уяна — ирем имам булып баса, күршедә генә яшәүче әнием дә керә, кече кызыбыз да яныбызга баса — барыбыз бергә намаз укыйбыз. Уразада бергәләп авыз ачабыз, догалар кылабыз. Ин ша Аллаһ, оныкларыбыз да, артыбызга басып, намаз укырлар, дип өметләнәбез.

— Нарасыйларыгыз да татарча яхшы беләме?

— Бик яхшы сөйләшәләр алар. Без татарча гына аралашабыз. Әниемнең методикасын кулланам мин — үзләреннән өйдә урысча бер сүз әйттермим. Кечкенә Сафиябез урысча сөйли башласа: «Тукта, тукта әле, кызым, мин сине бер дә аңламыйм бит», — дим. Шуннан ул татарча сөйләргә тотына.

— Тормышта кемнәргә таянып яшисез?

— Иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә, аннары иремә таянам. Расих — минем терәгем, ышанычым, ярдәмчем, киләчәккә өметем. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар. Һәм, тормыш күрсәткәнчә, ул һәрвакыт дөрес карарлар кабул итә, шундый ук дөрес киңәшләр дә бирә. Мин аңардан башка канатсыз кош сыман. Шундый ныклы таянычым ул минем, мең шөкер. Әниемнең үгет-нәсыйхәтләреннән башка да тормышта авыр булыр иде. Әлхәмдүлилләһ, яхшы дусларым да гел ярдәмгә киләләр.

— Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?

— Намуслы, тугры, туры сүзле шәхесләрне яратам. Яшерен, куштанланучыларны сөймим. Миңа үземә дә гел: «Синеке турыга инде», — дип әйтәләр. Безнең балаларыбыз да шундый.

— Тормышыгызда иң шатлыклы вакыйгалар нинди булды?

— Балаларыбызның тууы — иң бәхетле мизгелләр. Кызыбызны кияүгә бирү — бик зур шатлык. Расих белән рәхәтләнеп елаштык. Туйда кода-кодагыебыздан шушындый акыллы кыз үстергән өчен рәхмәт сүзләрен ишетүдән сөенеч яшьләре иде бу.

— Сезнеңчә, бүген яшьләр дингә тартыламы?

— Бик нык тартыла, дияр идем. Зубчаниновка бистәсендә күп татарлар яши. Без алар белән аралашабыз, кунакка йөрешәбез, балаларыбыз да үзара дуслар. Расихтан да мәчеткә күп яшьләр йөрүе турында ишетәм. Бу — бик тә шатлыклы күренеш. Дини кеше тәүфыйклы була бит ул. Аның тормышы да бәхетле.

— Самар татарларының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

— Киләчәгебез зур, дип уйлыйм. Авыллардан шәһәргә бик күп яшьләр килеп урнаша. Мәсәлән, Галине генә алыйк. Бу — бик дини авыл. Әлбәттә, анда яшәүчеләр балаларына да дини тәрбия, белем бирә. Әйткәнемчә, дин юлындагы кеше акыллы, тәртипле була ул. Алар, шәһәргә килеп, үз милләт вәкилләре белән гаилә корырлар, шушындый ук тәүфыйклы нарасыйлар үстерерләр, Аллаһы теләсә.

Балаларга динебез нигезләрен, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү — ата-ананың төп бурычы ул. Әти-әниләр нарасыйларына фамилияне биреп, нәселен дәвам итеп кенә калырга тиеш түгел, алар үзләре балаларында дәвам ителергә, ата-бабаларыбыз мирасын тапшырып калдырырга тиеш.

— Лилия, үзегезнең холкыгызны ничек тасвирлар идегез?

— Мин бик тыныч, бик сабыр кеше. Әмма, озак түзеп торып, кинәт кызуланып киткән чакларым да була. Ләкин бу озакка сузылмый, тиз сүреләм.

— Кемнән булса да үрнәк алып яшисезме?

— Төрле кешеләрдән үрнәк алып яшим. Миңа уңганнар ошый. Миләүшә исемле иптәш кызым бар. «Яктылык» мәктәбендә инглиз телен укыта. Хәзер декретта. Ул шулкадәр шәп, уңган, баскан җирдән ут чыгара. Мин аның шул сыйфатына сокланам.

Менә без — дини кешеләр, әйме. Әмма бездән дә ихласрак шәхесләр бар. Алар шундый нык Иманлы ки, үзләренә исләрең китәр. Безнең бер таныш хатын бар иде. Яман чир белән авырап, бер ел урын өстендә ятты. Аңарга: «Менә син дин юлында, намаз да укыйсың, ышанасың да, Раббыгыздан ярдәм дә сорыйсың. Ни өчен соң Аллаһы сиңа шундый хәсрәт бирде?» — дип әйтүчеләр дә табылган. Ул моңа каршы: «Аллаһы Тәгаләгә тотынмагыз! Бу — миңа бирелгән сынау, һәм мин аны үтәргә тиеш», — дип җавап бирә торган булган. Һәм, әйтергә кирәк, ул бу сынауны лаеклы үтте. Аллаһыга сүз тидермәде. Ничек кенә авыр булмасын, Раббыбызга шөкер кылды. Урыны оҗмахта булсын. Менә шундыйлардан үрнәк алырга тырышам. Нинди Иманлы, ихласлы кешеләр!

— Лилия, заманча татар хатын-кызы нинди булырга тиеш, дип саныйсыз?

— Укымышлы, гыйлемле булырга тиеш. Һәм сүз монда югары белем алу турында гына бармый. Төрле тармакларда белемле булырга кирәк. Күп укырга, мәгълүмат үзләштерергә. Андый хатын-кыз белән сөйләшергә кызыклы, файдалы, ул балаларына үрнәк куярлык булсын. Үзе бернәрсә дә белмәгән кеше нарасыйларын да өйрәтә алмый ул. Өйдә савыт-саба юып кына утырырга түгел. Һәрвакыт камилләшеп, даими үзлегеңнән белем алып яшәргә, үсештә булырга кирәк. Шулай түгел икән, ул ирен дә кызыксындыра алмаячак.

— Тормышыгызны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?

— Бернәрсәне дә үзгәртмәс, яңадан шул ук тормышымны яшәр идем. Бары тик бер генә нәрсәне төзәтер идем — 19 ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган әтиемә аны ничек итеп нык яратуымны белгертер, рәхмәтләремне әйтер идем. Якыннарыгыз исән чакта аларга үз мәхәббәтегезне белдерергә оялмагыз, ешрак назлы сүзләр әйтегез. Югалткач кына кешенең сиңа никадәр кадерле булганын аңлыйсың икән ул. Әтиемне бик тә сагынам.

— Лилия, сезнең өчен бәхет нәрсәдә? Тормышта үз урынымны табып, бәхетле яшим, дип әйтә аласызмы?

— Һәр кеше яхшыракка омтылып яши. «Эх, менә шулай булса, мин үземне нинди бәхетле хис итәр идем!» — ди. Тормышта нәрсәнедер кулдан ычкындырган сыман тоела. Әмма, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә кешегә нәрсә тиешле, ул нәрсәгә лаек — шуны бирә. Син теләгәнне түгел, ә сиңа кулайны, сиңа кирәккәнне, сиңа туры килгәнне. «Аллаһыга тапшырам», — дияргә кирәк. Чөнки бары тик Ул гына — чынында сиңа ни кирәккәнне белүче, күрүче һәм бирүче дә.

Мин шушындый олуг бәхеткә ни өчен лаек булганмындыр. «Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен», — дип әйтергә ярамый», диләр. Миңа Раббыбыз бәхетне күп бирде, мең шөкер кылам.

Әйе, безнең дә тормышыбыз баштан ук җайлы барды, дип әйтә алмыйм. Өйләнешкәндә, мин сәүдә колледжында икенче курста укый идем. Расих Камышлыда эшли. Мин әти-әнием белән тордым. Туйдан соң ярты ел шулай яшәдек. Диплом яклаган чакта, 18 яшемдә, кызыбызны таптым. Аллаһының рәхмәте яусын, ата-анам безгә бик булыштылар. Балаларыбызны карауда әниемнең ярдәме зурдан булды.

Башта ике ел Камышлыда яшәдек. Барысын да бергәләп җыйдык. Бер таба сатып алсак та, үзебезнеке бит, дип шатлана идек. Аннары Галигә күчеп киттек. Кәҗәләр, теплица тоттык. Йорт сатып алдык. Мин шәһәр кызы, дип тормадым. Эшләдем, тырыштым. Ипи салырга да өйрәндем. Кәҗә, сыер да саудым. Тормыш өйрәтә ул. Расих терлек суеп йөрде. Мин эчәк юдым.

Мәчет йортларында да тордык без. Унбиш тапкыр гына тегендә-монда күченергә туры килде. Аннары Галидән Самарга килеп урнаштык. Ун ел әнием белән яшәдек. Икебез дә укырга кердек. Расих — Казанда Ислам университетында, мин идарә итү академиясендә белем алдык.

Күп нәрсә әнием җилкәсенә төште инде. Ул булганга, авырлыкны сизмәдем. Без аңа бик тә рәхмәтле, Аллаһы үзенә исәнлек, озын гомер бирсен.

Хәзер менә рәхәт тормышта гомер итәбез. Фатир сатып алдык. Балаларыбызны аякка бастырабыз. Кызыбызны кияүгә бирдек. Әнием күрше фатирда гына яши, гел яныбызда.

Тормышыбызга шатланып туя алмыйбыз. Раббыбызга мең шөкер кылам, мин — бик тә бәхетле хатын. Озакламый әби-бабай булу бәхетенә дә ирешербез, дип өметләнәбез.

— Өметләрегез, ниятләрегез чынга ашсын, Лилия ханым. Киләчәктә дә ирегезгә, балаларыгызга терәк булып, шундый бәхетле тормышта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100