Табыгыз гына – түләрбез...- "Ватаным Татарстан" газетасы

Илдә яшәүчеләр әни булырга, итәк тутырып бала тәрбияләргә ашкынмый. Түрәләр исә аптырашта.

(Казан, 20 июнь, " Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Гөлназ бала табарга теләми. Дөресрәге, әни булырга ашыкмый ул. Ире Илназ да каршы түгел, яшь парлар “үзләре өчен” яши. Бала табу – планда гына. Утызга җиткәндә, ә моңа кадәр тагын ике-өч ел вакыт бар әле, бәби алып кайтып, бердәнберләрен кадерләп үстерергә җыеналар. Гөлназ белән Илназ кебек фикер йөртүчеләр шактый. Түрәләр исә аптырашта. Илдә туучылар саны елдан-ел кими дип чаң суга алар, - дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе.

Илдә яшәүчеләр әни булырга, итәк тутырып бала тәрбияләргә ашкынмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, быелның беренче өч аенда туучылар саны 10 процентка кимегән. Ә беренче баласын алып кайткан хатын-кызларның уртача яше 28 яшьлек чикне дә узып киткән. Нәрсә бу? Әлеге мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшерәләр. Ул арада төрле министрлыклар бу хәлдән чыгу юлларын тәкъдим итә башлаган. Арада иң еш яңгыраганы – “Ана ка­питалы”н алга таба да ничек бар, шулай калдыру. Әлегә ул 2018 елның ахырына кадәр гамәлдә. Программаны 2023 елга кадәр озайту турында да фикерләр булды. Яшь әниләрне өстәмә акча белән дә кызыксындырмакчылар. Бәби тапсыннар гына.

Гөлназны да аңлап була кебек. Яшь гаилә ипотека программасы буенча алган фатирда яши, күптән түгел генә “тимер ат”ларын алмаштырганнар. Анысы да кредитка алын­ган. “Чыгымнарыбыз бик күп. Мин ничек декрет ялына китим? Очын-очка ялгап яшәгәнче, икәү бергә тормышны җайлап җибә­рә­без дә аннары бәби алып кайтабыз. Безгә берәү дә җитә, аны үстерәсе дә бар бит әле”, – ди Гөлназ. Бел­гечләр дә туучылар саны кимүнең сәбәпләрен тирәнрәк эзләргә киңәш иткән. Югыйсә 2000 нче еллар башында гына илдә “бәби-бум” турында горурланып сөйләдек.

Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә туучылар саны 2014 елдан бирле кими. Хәзер 1990 нчы еллардагы демографик кризис чорында туучылар әти-әни булу яшенә җиткән, шуңа күрә туган сабыйлар да азрак, ди бел­гечләр. Мәсьәләнең тагын бер ягын әйткәннәр. Билгеле булганча, “Ана капиталы” программасы 2007 елда гамәлгә керде. Ул елларда халык­ның матди хәле бүгенге кебек начар түгел иде, дигәннәр. Рәсми саннарга күз салсак, илдә яшәүче­ләр­нең реаль кереме соңгы дүрт елда тотрыклы рәвештә кими. Соңгы ике елда гына әлеге күрсәткеч 12 процентка түбән тәгәрәде, дип бел­дергән Югары икътисад мәктәбе бел­геч­ләре. Ә 2014-2016 елларда Рос­сиядә фәкыйрьләр саны 13,5 процентка арткан. Узган ел илдә яшәүчеләрнең 40 проценты ризык яки кием сатып алырга акчасы җитмәвен әйткән. Әллә хәерче үрчетергә теләмиләрме?

“Росстат” үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәү­че­ләргә әти-әни булырга барыннан да бигрәк матди кыенлыклар һәм иртәгәге көнгә ышаныч булмау комачау итә икән. Респондент­ларның яртысыннан артыгы әнә шулай дигән. Сораштыруда кат­нашучы­ларның өчтән бере исә торак мәсьә­ләсе турында әйткән. Үз түбәң булмагач, бәбине кайда алып кай­тасың? Дүртенче урында үзен­чә­лекле җавап: хатын-кызларга – ир-ат, ә ир-атларга хатын-кызлар җитми, дигәннәр. Монысы да үзенә күрә бер сәбәп!

Илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин 30 яшькә кадәр ике бала алып кайтучыларга ай саен акча түли башларга тәкъдим иткән. Дөрес, әлегә аның күләме билгесез. 25 яшькә кадәр әти-әни булучыларга матди ярдәм күрсәтү турындагы яңалык та тынды. “Туучылар санын арттыру өчен, “Ана капиталы”ннан тыш, өстәмә чаралар уйлап табарга ки­рәк. Илдәге иң зур пробле­ма­лар­ның берсе – беренче баласын алып кайтучыларның яше арта. Утыздан соң әни булу начар дип әйтмим. Иң мөһиме – беренчесен иртәрәк тапсыннар”, – дигән министр. Җитәкче “Ана капиталы” программасының нәтиҗәлелеген дә искәрткән.

Илнең Финанс министрлыгында гына “Ана капиталы”н ничек бар, шулай саклап калуны хуплап бетермәгәннәр. Алар әлеге эшне туучылар саны аз булган тө­бәк­ләрдә генә дәвам итәргә киңәш иткән. Ә менә икенче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан гаиләнең кереме ике яшәү минимумыннан да кимегән очракта, компенсация түли башларга кушканнар. Кыскасы, ярдәм адреслы булырга тиеш! Бу тәкъдим генә, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, бәби тапсыннар өчен, кызыктыру чаралары булачак. Тик “сез табыгыз, без түлибез” дип кенә ерак китә алырбызмы?..