Афәт килгәндә тәнне һәм җанны ничек сакларга? – «Ватаным Татарстан»

«Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов коронавирус кебек афәтләрдән саклану өчен хәзрәт киңәшләрен бирә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Минһаҗ). Узган атнада Татарстанның барча мәчетләрендә җомга вәгазе коронавирустан ничек сакланырга дигән темага багышланды. Имамнарыбыз әлеге чир йогу ихтималын артык күпертеп коткы таратмаска, шулай ук битарафлыкка бирелеп уяулыкны югалтмаска, саклык чаралары күрергә чакырды. Мондый афәтләрдән, чир-чорлардан ничек котылырга, гомумән, тәнне һәм җанны ничек сакларга соң? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Дөрестән дә, хәзер коронавирус турында ишетмәгән кеше юктыр. Шундый заманда яшибез: бүген Җир шары бер зур авыл кебек кечерәеп калды. Көне-сәгате белән кайда нәрсә булып ятканын ишетеп-укып торабыз. Акчаң булса, бер көн эчендә дөньяның теләсә кайсы иленә барып җитеп була. Хәзер йөремсәк кешеләр Африканың төшкә дә кермәгән җирләрен күреп кайта. Әмма ничек кенә алга киттек дисәк тә, галәмгә чыксак та, Аллаһы Тәгалә кешенең зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Көтмәгән, уйламаган вакытта әллә нинди авырулар пәйда була. Медицина алга китсә дә, тиз генә вакцинасын таба алмыйлар. Аллаһы Тәгалә кыенлык-сынау биргән икән, димәк, аның сәбәбе бар. Дөньяда бозыклык артты. Намаз укыган, мөселман дигән кешеләрнең дә хаталары бик күп. Үзең генә яхшы булу җитми, без башкаларны да изгелеккә, игелек кылырга өндәргә тиеш. Риваятьләрдә шундый кисәтү бар. Бер авыл бик бозык булган, шул ук вакытта анда бер изге кеше яшәгән. Аллаһы Тәгалә әлеге авылны юкка чыгарырга кушкач, фәрештәләр Аңардан, бу изге кешене юк итикме, дип сорагач, Раббыбыз, шул кешенең йортыннан башлагыз, дип әмер бирә. Чөнки ул үзе яхшы булса да, башкаларны тыймаган, изгелеккә өндәмәгән, үзен генә уйлаган. Бөтенебез бер көймәдә: асты тишелеп, су керсә, бөтенебез батачакбыз. Коронавирус — Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы ул. Паникага бирелергә, тәмам куркуга төшәргә дә кирәкми. Һәр авыруга шифа эзләгез, дигән Раббыбыз. Әлбәттә, тәкъдир дип кенә, сакланмыйча утырырга ярамый.


— Ничек сакланырга соң, хәзрәт?

— Билгеле, беренче чиратта кулыбызны күтәреп Аллаһы Тәгаләдән шифа бирүен сорарга кирәк. Аннан килеп, белгечләр-табиблар әйткән киңәшләрне тотарга тиеш. Бу тәкъдимнәр дин белән дә бик якын. Әгәр мохтаҗлык булмаса, дөнья күреп кайтыйм әле, дип әлеге авыру киң таралган чит илләргә бармау. Хәдисләрдән аңлашылганча, ваба-чума авыруы таралган җирләргә керергә ярамый. Әгәр син яшәгән җирдә шундый йогышлы чир килеп чыккан икән, аннан чыгып китәргә ярамый. Бу — карантин. Исламда мондый хәл 1400 ел элек үк искәртелгән инде. Белә торып, авыру эләктерсәң, башкаларга йоктырсаң, ул зур гөнаһка әйләнә (әйтик, чирләп китсәң, гадәти грипп эләктерсәң дә, җомга намазын өйдә укыйсың, мәчеткә барып, чир таратып йөрмисең). Шулай ук хәдисләрдә чисталык-пакьлек — иманның яртысы, диелгән. Гомумән, ислам дине чисталыкка бик нык игътибар итә. Тәһарәтле, госелле йөрүебез, ашау алдыннан, ашаганнан соң да кулларны сабынлап юу, тәһарәтләнеп йокларга яту исламда күркәм санала. Тәһарәт алганда авызны, борын эчләрен өч мәртәбә юабыз. Димәк, борын эчендә дә вируслар калмый.

Әйтик, Пәйгамбәребез төчкергәндә, микроблар башкаларга таралмасын дип, авызын кулы белән томалаган яки кулъяулык, тукыма кисәге кулланган. Бу авыру бигрәк тә өлкәннәр һәм сабыйлар өчен аеруча куркыныч, диләр. Димәк, беренче чиратта аларны кайгыртырга, сакларга кирәк. Өйдә сарымсак, суган ашап, витаминнар кулланып иммунитетны ныгытасы иде. Аллаһы Тәгаләдән шифа гына түгел, гафу да сорарга, тәүбә дә итәргә кирәк. Чөнки һәрберебезнең хатасы, гөнаһы бар. Дөньяны бик ярата, байлык артыннан куа башладык. Бер үк вакытта финанс кризисы да башланды ич. Сәяси яктан караганда да, татар халкы зур сынаулар алдында калды. Язның бик иртә килүенә шатланыргамы, кайгырыргамы икәнен белмәссең. Кыскасы, сынау өстенә сынау. Шушы сынауларны безгә лаеклы итеп үтәргә язсын. Мондый вакытта ышануыбыз, диндә булуыбыз тагын да мөһимрәк. Диндә булган кешегә җиңелрәк. Мондый кыенлыклар, вакыты җиткәч, барыбер үтәчәк.


— Чисталык — иманның яртысы, дисәк тә, пакьлеккә игътибар биреп бетермибез.

— Чынлап та, кайберәүләр мәчетләргә җомга намазына барганда да пакь килергә тиешлеген онытып җибәрә. Билгеле, кеше авыр физик эштә эшләргә мөмкин. Бәлкем аның юынырга, киемен алыштырырга мөмкинлеге булмагандыр. Әмма мөмкинчелеге була торып, тиешенчә юынмый килгән кешене аңлавы кыен. Соңгы вакытта зина кылуга бик җиңел карый башлаулары тән чисталыгын гына түгел, рухи чисталыкны оныта башлаулары турында сөйли. Зина, риба киң таралган урыннарга фаҗига киләчәк, диелгән дини китапларыбызда. Аллаһы Тәгалә тыйганга буйсынмыйбыз икән, аңа җәзаны бу дөньяда да, ахирәттә дә бирә. Җенси бозыклыклар физик авырулар гына түгел, рухи авырулар да китереп чыгара. Ирләрнең — ирләр белән, хатыннарның хатыннар белән яшәвен табигый дип саный, хәтта кайбер илләрдә чиркәүдә никахландыра башладылар. Әлбәттә, андый кешеләр хайваннардан түбән дәрәҗәгә кала. Бәлкем, белемнәре дә бардыр, әмма алар — рухи яктан авыру кешеләр.


— Вәсвәсәгә бирелеп, кредит өстенә кредит алу, зур процентларга кызыгып, акчаңны кырыкалдарларга бирү, комарлы уеннар белән мавыгу да рухи авыруларга бирешүне аңлата бит.

— Чынлап та, күпме кеше хәзер кредитта утыра. Кредит җыю кешене аяк-кулыннан бәйләп куя, колга әйләндерә. Хәзер кеше авырырга да, эшеннән дә китмәскә тиеш. Бурычларымны кайчан түләп бетерермен икән, дип уйлый-уйлый кеше күңел тынычлыгын җуярга, авыруга сабышырга мөмкин. Шушындый киеренкелектән психологик чирләр башлана. Соңгы елларда чит илләрдә байтак кына булырга туры килде. Чит илләрдәге кешеләрнең йөзенә игътибар итми калмыйсың. Чит илләр белән чагыштырганда бездәге кешеләрнең елмаюлары азая бара. Һәркем үз мәшәкатенә кереп баткан. Телевидениедәге мәгънәсез шаяртуларны карап халык стресстан котылырга тырыша. Бу да — куркыныч әйбер, чөнки кешенең зәвыгы бозыла. Тегесе, монысы булсын дип, кеше гаиләсен, балаларын оныта. Иң мөһиме — Аллаһы Тәгаләне дә оныта башладылар. Кайдан да акча табарга, кредитны түләргә кирәк, диләр. Алла сакласын, ансат кына байыйм дип, бөтенләй милексез, хәтта йортсыз калган кешеләр бар. Шуңа күрә юрганыңа карап аягыңны сузарга, булган малыңа шөкер итеп яшәргә кирәк.


— Хәзер мәгълүмат бигрәк тә күп. Мәгълүмат арткан саен, ни гаҗәп, стресслар күбәя. Алардан ничек котылырга соң?

— Ватсаптан баш тартып булмастыр. Әмма андагы мәгълүматларның күбесен йөрәк аша үткәрмәскә, игътибарга алмаска кирәк. Олы кешеләр көн-төн сериаллар карап, тормышта шулай инде, дип куркып-борчылып утыра. Яшьләр заманнан артта калмаска, бар тенденцияләрне белеп торырга кирәк дип тырыша. Бизнесменнар доллар күтәрелә дип борчыла. Күбрәк Аллага тапшырырга, тәвәккәлләргә, Аллаһы Тәгаләнең калдырмавын онытмаска кирәк. Дөньяның матурлыгын күрә, шатлана белергә, бер-беребезне шатландыра белергә кирәк. Бер төймәгә генә басып стресслардан котылып булмас. Хәер, күңел тынычлыгы табу юлы бар. «Аллаһны искә алып, күңел тынычлана», — диелгән Коръәндә. Кемдер, мал җыйгач, баегач, тынычланам, дип уйлый. Мал күп булгач, мәшәкать тә арта. Түрә, депутат була, тик мәшәкать кимеми. Шуның өчен Раббыбызны онытмыйк. Раббыбызга кайтыйк. Раббыбызга кайтмасак, күтәреп алып кайталар. Менә без башкаларга, бәхетле бул, дип әйтәбез. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый.


— Сезнеңчә, бәхетле кеше кем ул?

— Минемчә, шөкер итә белә торган кеше. Хәзер зарланучы күбәйде, шөкер итә белүче азайды. Нинди генә хәлдә булсаң да, Аллага шөкер ит, дигән әйтем бар гарәпләрдә. Юлда барганда егылсаң да, шөкер итәргә кушалар. Егылгансың икән, Аллага шөкер, кулым сынмады, дип шөкер ит. Кулың сынса, муеның сынмаган ич. Диндә булган кеше шуңа сәеррәк тоела, күпләр аны аңламый да. Егылганда безнең авыздан гадәттә башка сүз ычкына. Һәрвакытта да, Аллага шөкер, дияргә кирәк. Иманлы кешенең эшләре таң калырлык, диелгән. Авырлык килгәндә ул сабыр итә. Сабыр иткән өчен Аллаһы Тәгалә хаталарын гафу итә, аңа савапны бирә. Шатлык килсә, шөкер итә. Шөкер иткән өчен аңа Аллаһы Тәгалә савап бирә, арттырып бирә. Шөкер итү өч төрле була, дигәннәр. Тел, күңел һәм тән белән. Күңел ул диңгез кебек гел кайнап тора: әллә нинди уйлар, теләк-ниятләр килә. Үзебез генә булганда, тынычланып утырып, Аллага шөкер, әлхәмделилла, дип әйтә алабызмы? Бүген кешегә менә шушы нәрсә җитми. Көн дәвамында күпме генә сүз сөйләмибез?! Әле аларның күбесе файдасыз, гөнаһлы сүзләр. Тел белән, Аллага шөкер, әлхәмделилла, дип кабатлап, догалар укып йөри алсак, савабы була. Тәнебез белән намаз укысак, ураза тотсак, кешеләргә ярдәм итсәк, башкалар җилкәсендә яшәмәсәк, Аллаһы Тәгалә ризыкны да, сәламәтлекне дә арттырып бирә. Кайбер кеше, нигә шөкер итмисең, дип әйткәч, тегесе юк, монысы начар, нәрсәгә шөкер итим, дип сукрана башлый.


— Кайберәүләр, бүген бөтен нәрсәне сатып алып була, дип исәпли.

— Ни кызганыч, алай уйлаучылар аз түгел. Якыны, әтисе, әнисе үлеп китсә, безнең өчен мулла килә, тиешле догасын укый, диләр. Сәдакасын биргәч, динне дә сатып алып була, янәсе. Юк, иманны, Раббыбызны сатып ала алмыйбыз. Акча түләп кенә күңелне тынычландырып, бәхетле булып булмый. Кулыңны күтәреп, күз яшьләреңне агызып, тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән сорамасаң, булмый. Шунсыз күңел йомшармый. Кеше гөнаһ кылган саен күңелдә бер тап хасил була икән. Әгәр чын күңелдән тәүбә итсәң, ул таплар бетә. Әгәр тәүбә итмәсә, күңел карала бара-бара, ул бәхетсезгә әйләнә. Бүген киемебезне юып чистартабыз, әмма күңелебезгә игътибар итмибез. Тән — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән әманәте. Әкәмәт бит: кайберәүләр тәннәрен әллә нинди кыяфәтләргә кертә, пластик операцияләр ясатып, бер төштә арттыра, икенче җирдә киметә. Аннары, операция дөрес булмаган дип, табибларны судка биреп, мәш килә. Шуңа күрә тәнебезне дә сакларга, аның өчен Раббыбыз каршында җавап бирәсе барлыгын онытмаска кирәк. Кеше Аллаһы Тәгаләгә табынмаса, ниндидер башка әйбергә табына, шуның колына әйләнә. Ниндидер әйбер, вәсвәсә колы булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү — иманлы кешегә иң зур бәхет. Кайбер кеше җәннәтне дөньяда төзим дип акча колына әверелә. Кайбер кеше бик тырыша, килеп чыкмый. Шуңа күрә, күпме тырыштым, көн-төн йокламыйча чаптым дип, күңеле төшә. Уңышка ирешкәннәрне яманлый, угрылыкта гаепли башлый. Шулай үзе дә түбәнчелеккә тәгәри. «Ризыкны бирүче Аллаһы Тәгалә генә», — дисә, күңеле дә тынычланыр, башкаларга да зарар китермәс иде.