news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри - татарның Леонардо Да Винчие - «Идел» журналы

«Идел» журналы Каюм Насыйри турында язмалар циклын башлый.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова).

КАЮМ НАСЫЙРИГА БЕРДӘНБЕР ҺӘЙКӘЛ КЕЧЕ ШЫРДАНДА!

Кем ул Каюм Насыйри? Бу сорауга җавап бирүе дә читен. Совет чорында мәктәпләрдә ул «татарның күренекле мәгърифәтчесе, төрле дәреслекләр төзегән мөгаллим, Яшел Үзән ягының Югары Шырдан мулласы улы» буларак таныштырылып килде. Кыскасы, бүгенге көнгә кадәр ХIX гасырның данлыклы вәкиле, халкы тарафыннан тиешле бәясен алып бетермәгән. Югыйсә, милләт үзенең бөек улын һәйкәлле итми калмас иде… Бүгенге көнгә кадәр киңкырлы галим, татар мирасын туплап калдырган шәхескә һәйкәл куелмаган! «Идел» журналы «Каюм Насыйри — татарның Леонардо да Винчие» сәхифәсен ачып, әлеге серле, гаҗәеп шәхес, олпат галим турында язмалар циклын башлап җибәрә.

«УРЫС КАЮМ» МИРАСЫ

Каюм Насыйри — хәзерге татар әдәби, фәнни теленә нигез салучы. Мәгълүм ки, Габдулла Тукай да аның хезмәтләренә таянган. Шагыйрь иҗатында абруй казанган Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройларын Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә Тукайга кадәр үк күрсәткән була инде. Насыйри иҗатында туган як тарихы, авыл тормышы киң чагылыш таба. Ул Казанда яшәп иҗат итсә дә, туган авылы Кече (Югары) Шырданга еш кайткан. Фольклор җыйган, авыл балалары өчен махсус Сабан туйлары оештырган (әлеге гадәт Олы Шырдан авылында әле дә саклана, авыл балаларына кече Сабан туйлары биредә дә еш оештырыла) дару үләннәре җыйган, физик хезмәттән дә тартынмаган…

Кече Шырдан, исеменнән үк күренгәнчә, әллә ни зур авыл түгел, йөз алты йорт бар, шуның утызында кырык биш кеше гомер кичерә. Заманында, әлбәттә, мәчет, тегермәннәре белән дан тоткан була. Юкка чыгып барган авыллар исемлегенә кергән салада Каюм бабай, авылдашлары әйтмешли, «Урыс Каюм» мирасын саклаган истәлекле ядкарьләр, мәгърифәтченең рухы тоемланган урыннар байтак.

АВЫЛНЫҢ ЯҢА СУЛЫШЫ

Туксанынчы еллардан соң Шырдан авылы җанланып китә. Кайчандыр аны бөтен дөньяга таныткан Каюм Насыйри шәхесе авылга яңа сулыш өрә. Дөресрәге, Татарстанның атказанган төзүчесе, Шырданның эшлекле кызы Асия Гобәйдуллина замана шаукымына нокта куярга ниятли. Мәгърифәтче авылының хаксыз рәвештә онытыла баруына, Насыйриның авылда эзсез югала баруына җаны әрнегәнен сиздерә ул. Ул үзе дә мәгърифәтле нәселдән, әтиләре Наил абый — укытучы, Бөек Ватан сугышы каһарманы, кызында да горурлык, затлылык сыйфаты тәрбияләгәне күренеп тора.

2015 елда Асия ханым Гобәйдуллина тырышлыгы белән «Каюм Насыйри мирасын торгызу» фонды оештырыла. Әле фонд үзенә эш планнарын билгели башлый. Иң беренче Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлнең яңасы сафка баса. Кайчандыр Насыйри акчасына салынган иске мәчет бүрәнәләрен яңартып, иман йорты торгызыла, чишмә, су буйлары төзекләндерелә. Татар әдәбиятына да кереп калган «Каюм коесы» тулысынча төзекләндерелә һәм тирә-юне матурлатыла.

— Авыл белән минем бәйләнешем беркайчан да өзелмәде, әмма тиешле дәрәҗәдә игътибарым 2014 елда туды. Бу авыл сүрелеп бара икән бит! Әле туксанынчы елларда гына үз көче белән сулыш алып яши торган мөстәкыйль хуҗалык иде. Тора-бара халкы олыгайды, яшьләр шәһәрдә төпләнеп, авылны онытмасалар да, авылыбызның көче кимеде, йортларнын күбесе бушап калды, ятимләнде. Андый өйләрнең тәрәзәләрендә эленеп калган челтәрләрне күреп күнел сыкранды, — дип исә ала ул вакытларны Асия Гобәйдуллина.

БЕР ГАСЫРГА АЛДАРАК БАРГАН

Насыйри шәхесе, чыннан да, күп яктан безгә ачылмаган әле. Аның ялгызы гына гомер иткәне, еш кына фикердәшләре булмаганы мәгълүм. Каюм бабайның гамәлләрен замандашлары, чыннан да, аңламаганнар, моның сәбәбе, мөгаен, мәгърифәтченең алардан бер гасырга алдарак барганлыгы сәбәпле, килеп чыккандыр.

Ул үз халкының киләчәген күрә белгән һәм халкының шул юлдан баруын теләгән. Дөньядагы, рус әдәбиятындагы, мәдәниятендәге алгарышларны татарга да җиткерергә тырышкан. Шуның өчен дә аның бер кушаматы «урыс Каюм» булган. Халкының иркен һәм иректә яшәвен теләгән ул. Һәрвакыт алдынгы идеяләргә омтылган. Насыйри кызыксынмаган, өйрәнмәгән өлкә тормышта калмагандыр да. Үзенчәлекле кеше булган, диләр.

Каюм Насыйринең бүгенге көнгә кадәр хезмәтләре фәнни яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Үзе исән чагында нәшер иткән һәм үзе үк төпләп чыгарган, татар журналистикасы өчен рәсүл тырнагыдай кадерле календарьлары архив тузанына күмелгән килеш үз көнен көтеп ята.

Авылдашлары, бөек мәгърифәтченең 200 еллыгы уңаеннан, бай мирасын тулысынча бастырып чыгару турында хыяллана. Әлеге гозер белән алар ТР Фәннәр Академиясенә дә мөрәҗәгать итте. Каюм Насыйри иҗаты, фәнни эшчәнлегенең академик басмасы дөнья күрергә лаек. Гомере буе язган прозасы, шигырь, төрле темаларга мәкаләләр, фәнни хезмәтләре, сүзлекләр, тәрҗемәләр, җыентыклар, брошюра, календарь һ.б. рухи мирасы халыкка кайтарылырга тиеш. Әлегәчә ачыкланмаганнарының исә, галимнәр тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә кертелүе дә бик мәслихәт.

Кече Шырдан авылында торгызылган ядкарьләр:

Каюм коесы

Каюм Насыйриның туган нигезен искәртеп торган тарихи истәлек. Галим аны үз кулы белән казыган. Авыл халкы әле дә аннан су ала. Кое тирәсе, бурасы фонд тарафыннан яңартылды.

Каюм Насыйри исемендәге мәчет

Әлеге иман йорты 2017 елда яңартылды. Буралары исә гасыр кичкән. Тарихка күз ташласак, 1901 елда Кече Шырданда икенче мәхәллә мәчете салырга карар кылына. Габделкаюм Насыйров иман йорты төзелешенә бер мең сум акча күчерә. Мәчет мәгърифәтченең вафатыннан соң төзелеп бетә.

 Татарның бөек мәгърифәтчесенә биек постаментта мәйданга куелган бердәнбер бюст-һәйкәл.

Өч йөз еллык тал

Тарихи вакыйгалар шаһиты. Әлеге мәһабәт тал агачы Насыйри рухын бүген дә саклый. Чишмә буена килгәннәргә чал тарихны бәян итәдер шикелле.

Каюм Насыйри исемендәге китапханә һәм музей бүлмәсе

Даһи шәхеснең 196 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган өр-яңа обьект. Биредә биш йөз экспонат һәм дүрт мең китап урын алачак. Экспонатлар арасында моңарчы киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган, Каюм Насыйри үзе исән чагында нәшер ителгән сирәк, тарихи китапларның төп нөсхәләре дә урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100