«Авыл укытучысы — 2020» конкурсының беренче этабын үткәрү вакыты озайтыла - «Мәгариф»

Бәйгенең приз фонды 170 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», «Мәгариф»). Укытучыларның күп санлы сораулары буенча «Авыл укытучысы — 2020» конкурсының беренче этабын үткәрү вакыты озайтыла. Катнашу турында гаризалар һәм конкурс эшләре 20 нче июньгә кадәр кабул ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, бәйгенең приз фонды — 170 мең сум. 

Быел авыл укытучылары арасында зур популярлык яулаган конкурсның беренче этаб 1 мартта старт алды. Катнашучылардан түбәндәге темаларга язма юллау сорала:

1. — Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру;

— «Сөйләм культурасы турында төшенчә» (татар теле яки татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)

2. «Истәлекле дата»:

— 2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы (Бөек Җиңүнең 75 еллыгына) — укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен дәрестән тыш чара яки шөгыль эшкәртмәсе;

— Фатих Гыйльман улы Кәрими — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. «Фатих Кәрими басмаханәсе» идарәчесе — тууына 150 ел.

— Нәби Дәүли — күренекле шагыйрь — тууына 110 ел.

— Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017) — тууына 85.

— Хәсән Туфан — мәшһүр татар шагыйре, тууына 120 ел.

— күренекле рус язучысы, дипломат А. С. Грибоедовның тууына 225 ел (1795–1829).

— күренекле рус язучысы А. П. Чеховның тууына 160 ел (1860–1904).

3. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.

Иң уңышлы эссе автолары конкурсның II этабында катнаша алачак.

I урын — 50 мең сум; II урын — 30 мең сум; III урын — 20 мең сум бүләк алачак. Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә каралган.