news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия һәм Ульяновск татар эшмәкәрләре «Сембер» бизнес-клубында очрашты

«Ике төбәк эшмәкәрләре үзара килешеп, бернинди арадашчыларсыз, ягъни алыпсатарлардан башка гына эш итәргә тиеш», — ди Руслан Гайнетдинов.

Мордовия һәм Ульяновск татар эшмәкәрләре «Сембер» бизнес-клубында очрашты
emetul73.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Р.Нигъмәтленең «Татар эшмәкәрләре берләшә» дигән язмасы чыкты.

Яңа ел бәйрәме алдыннан күрше Мордовия Республикасының татар эшмәкәрләре «Сембер» бизнес-клубында кунакта булды. Өлкәбезнең эшмәкәрлек үсешенә булышлык күрсәтү үзәге рәисе Руслан Гайнетдинов җитәкчелегендә узган эшлекле очрашу барышында ике төбәк бизнесменнары киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Мордовия бизнесменнары иң әүвәл Яңа шәһәрнең «1 нче мәхәллә”сендә булып, җирле татар автономиясе эшчәнлеге һәм күптән түгел генә ачылган «Татар йорты» белән таныштылар. Кунаклар бездә милли һәм дини эшләрнең бергә үреп алып барылуына соклануларын белдерде. Мордовиянең кече һәм урта бизнес профсоюзы рәисе Рәис Хайров Ульяновскида 2007 елдан бирле уңышлы гына эшләп килүче «Биләр» мәдрәсәсе җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Безнең төбәкнең бик күп иманлы, инсафлы егетләре „Биләр“ дә төпле дини белем алып кайтып, республика мәчет-мәдрәсәләрендә эшлиләр», — диде Рәис Касыйм улы.

Кунаклар Ульяновск өлкәсе предприятиеләрендә җитештерелгән сыйфатлы өй җиһазларын, агач ишекләрне һәм «Бостон» фирмасы костюмнарын үзләренең сәүдә үзәкләрендә күбрәк күрергә телиләр икән. Ә үзләре семберлеләрне хәләл тавык һәм күркә ите, телеңне йотарлык тәмле казылык белән тәэмин итеп торырга әзер.

«Ике төбәк эшмәкәрләре үзара килешеп, бернинди арадашчыларсыз, ягъни алыпсатарлардан башка гына эш итәргә тиеш. Шул очракта гына бәяләр тотрыклы булып, халыкка файдасы тияр», — дип фикерен җиткерде тәҗрибәле җитәкче Руслан Гайнетдинов.

Төбәгебезнең уңышлы, милләт җанлы эшмәкәре һәм танылган меценаты Марат Якупов күршеләрне яз һәм җәй айларында Идел елгасы буйлап теплоходта экскурсияләр оештырырга чакырды.

«Туристлык фирмалары өчен менә дигән мөмкинлек бу. Борынгы Сембер шәһәрендә тарихи һәм истәлекле урыннар бик күп. Шәһәребез үзәгендә бары тик татар-мөселман сәүдәгәрләре генә яшәгән урам бар», — диде Марат Ирфан улы.

Быелның җәендә Ульяновск өлкәсендә федераль Сабан туе узачак, ә Мордовия Республикасының Ләмберә районы Аксеново авылы халкы Бөтенроссия авыл Сабан туена зурдан кубып әзерләнә.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин эшмәкәрләрне милли бәйрәмгә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашырга өндәде. Тирән тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан Сабантуй — халкыбызның бердәмлеген, кунакчыллыгын, бай рухи һәм мәдәни мирасын, кабатланмас гореф-гадәтләрен һәм йолаларын башка милләт кешеләренә ачык күрсәтүче күркәм бәйрәм ул, диде Ульяновск татарларының лидеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100