news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә СанПиНның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде - «Ватаным Татарстан»

СанПиНның яңа кагыйдәләре балаларның сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Россия укучыларының дүрттән бере телефонда көнгә сигез сәгатьтән артык утыра. Maximum Education белем бирү үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 27 проценты — 8, 18 проценты — 3, 15 проценты 5 сәгать вакытын сарыф итә. Табиблар балалар арасында күз авырулары берничә тапкыр арткан дип чаң кага. Бу әле — мәсьәләнең бер генә ягы. Заманча уенчыгы акылга да йогынты ясый. Барысын да уйлый башласаң, берничә елдан ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

СанПиНның яңа кагыйдәләре балаларның сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота. Физкультминут, күзгә гимнастика, умыртка баганасын төз тоту… Уку йортларында менә шуларга игътибар итәргә җыеналар. Телефон экраны күзгә зыянлы булгач, аны хәзер дәрес вакытында компьютер, электрон чыганак буларак кулланырга ярамый.

— Без балаларның сәламәтлегенә бәйле тикшерү үткәрә башладык. Укучыларның сәламәтлеген кайгырту төп бурычларның берсе булачак. Мәктәпне тәмамлаганда укучылар белемле, тәрбияле, сәламәт булсын дисәк, гаджетлардан файдалануга бик игътибар итәргә кирәк, — ди Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов.

Яңа кагыйдәләр буенча компьютер каршында утыру вакыты 5 минутка арта. 1 нче сыйныф укучылары анда 20 минут (моңа кадәр 15 минут иде), 10 нчы сыйныф укучылары ярты сәгать урынына 35 минут утыра ала. Әмма чынбарлыкта балалар аннан озаграк файдалана.

ДРКБ табибы Гүзәл Яруллина әйтүенчә, яңа СанПиН кагыйдәләре яңалык түгел.

— Моңа кадәр дә телефонны куллану вакыты, бала белән компьютер арасында ераклык билгеләнгән иде. Мәктәпләрдә телефон куллану устав нигезендә билгеләнә. Кызганыч, балалар күз авырулары белән 2–3 тапкыр ешрак авырый башлады. Дәрестә телефон куллануны тыю бик дөрес. Аның белән еш мавыгу күзгә генә түгел, умыртка баганасына да зыянлы, — ди ул.

Ялганны яшерү өчен…

Сәламәтлек өчен зыянлы гына түгел, интернет акылдан да яздыра. Күптән түгел Канадада интернет-уеннар белән мавыккан 23 яшьлек егет гаиләсен үтергән. Баксаң, аны университеттан куганнар икән. Әти-әниләре, уллары иң яхшы вузда белем ала дип уйлап, аның белән горурланып йөргәндә, ул уенга бирелеп, укырга йөрми башлаган. Диплом аласы көн җиткәч, егет әти-әнисен, әбисен һәм апасын үтергән. Шул рәвешле, якыннарыннан дөреслекне яшереп калырга маташкан.

— Беркөнне мәктәпкә кергән идем, тәнәфес вакытында бөтен бала телефонда утыра. Минем кыз 1 нче сыйныфта укый. Без аңа телефон сатып алмадык. Мәктәптә аны кулланырга ярамый, дип аңлатабыз, каршы килми. Өйдә мультфильмнар карарга рөхсәт итәбез. Балалар әллә нинди куркыныч уеннар уйный икән. Исемен төгәл әйтә алмыйм, әмма бер биремдә, әти-әниеңне үтер, дигәне дә бар дип ишеттем. Ватсап төркемнәрендә балалар ни генә язмыйлар, — ди Казандагы бер мәктәпнең әти-әниләр комитеты әгъзасы Алинә Гарипова. — Мәктәптә телефонның бөтенләй кирәге юк. Аны тыярга дигән закон булса, яхшырак булыр иде. Тәкъдим белән генә ерак китеп булмый. Безнең сыйныфта тартмага җыялар. Гади телефон белән генә йөриләр. Телефон уйлап табучылар үзләренең балаларына аны 10–15 яшь тулмыйча бирмиләр дип ишеткәнем бар.

Мәктәпкә телефон нигә кирәк?

Закон буенча мәктәптә укучы кулыннан телефонын тартып алырга ярамый. Моның белән замана баласы гына түгел, кайбер әти-әниләр дә килешми.

— Сыйныфтагы бер укучым гел телефонда утыра. Түзә алмагач, кулыннан тартып алдым. Икенче көнне 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз мәктәпкә юрист булып эшләүче әнисе белән килгән. Янәсе, мин баланың хокукларны бозганмын. Шуннан соң берсенең дә телефонына кагылмадым. Югары сыйныф укучыларына тәрбияче булып йөри алмыйм бит, — ди Казандагы заманча бер мәктәптә белем бирүче Ләйсән Асылова.

«Телефон дәрестә нәрсәгә кирәк соң ул?» дигән сорауга төрлечә җавап бирүчеләр бар. Әнә 10 сыйныф укучысы Алия, биремнәргә җавапларны карау өчен кирәк, ди. «5ле»гә генә укыса да, шикләнгән сорауларга җавапны шуннан таба. Шуңа күрә телефонны гел үзендә тота. Укытучылар арасында да, биремнәрне телефоннан эшләтәбез, диючеләрне ишетергә туры килде. Бу мәсьәләдә хәзер нокта куелды. Бер сүз белән әйткәндә, ярамый. Әмма СанПиНның бу кагыйдәсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирерләр, билгесез.

 «Минем дәрестә йөрергә ярый»

— Яңа кагыйдәләр уйланып бетмәгән. Ни өчен дигәндә, дәрестә телефон кулланырга ярамый, ә мәктәпкә аның белән килергә ярый. Әгәр югалса, моның өчен кем җавап бирә: укытучымы? Дәрестә телефон җыеп йөрү — укытучы эше түгел, — ди Арча районының информатика укытучысы Илшат Фәйзуллин. — Телефон дәрес вакытында комачаулый. Әмма тыеп кына проблеманы хәл итеп булмый. Бездә кайбер сыйныф җитәкчеләре телефоннарны җыеп ала. Ләкин кайбер укучылар хәйләли башлады: ике телефон алып киләләр дә искесен укытучыга бирәләр, яңасын яшереп калдыралар. Бу бит — алдашу. Минем дәрестә укучылар аны бер урынга тезеп куя. Балаларны аптыратырга яратам мин. Катгый кысаларда яшәмиләр. Әйтик, минем дәрестә сөйләшергә ярамый, әмма йөрергә ярый. Бала арып китә икән, тәрәзә төбенә барып яки парта арасыннан йөреп килә ала. Ирек биргән очракта, киресенчә, кагыйдә бозарга теләмиләр.

 

Фикер:

Энгель Фәттахов, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры:

— Мәктәпләрдә бүген электрон мөмкинлекләр: ноутбук, компьютерлар бар. Телефон ул балалар психикасына йогынты ясый. Шуңа күрә аны азрак кулландыру яклы. Телефонның дәрестә кирәге юк. Без сәләтле балалар гимназиясендә кесә телефоннарын бер урынга җыя башладык. Башка мәктәпләр буенча да эш алып барабыз. Чит илләрдә бу тәҗрибә күптән кулланыла.

Регина Хәкимҗанова, Кукмара блогеры:

— Мин мәктәпкә телефон белән йөрүгә каршы. Замана балалары зомбига әйләнеп бара. Ярамаган әйберләр карыйлар. Ул ТикТок, Ютубта билдән түбән нәрсә генә юк. Күпбалалы әти-әниләр, тынычлансын дип, сабыйларына телефон тоттырып куя. Олы кызыма мин дә биргәләдем, моның өчен үземне гаепле дип саныйм. Икенчесе белән бу хатаны кабатламадым. Хәрәкәтсез утыруның файдасы да юк. Балаларның теле соң ачыла, сөйләмендә тайпылышлар була. Бу хакта бакчадагы дефектологлар да борчыла. Элек бармак уеннары бар иде. Ул бит телне ачарга да булыша. Бездә дә телефон проблемасы бар. Олы кыз блогер булырга хыяллана. Әле иртәрәк дим. Чикләүләр куеп, ике балага бер телефон бирдек. Кичке аштан соң бер сәгать вакыт бирәбез. Замана балаларын телефон кулланудан тыеп булмый. Әмма интернет тузга язмаган көйләр тыңлау, видеолар карау урыны булырга тиеш түгел. Телефон тәрбиягә комачаулый.

Психолог киңәше:

Гүзәл Низамова, «Сердәш» үзәге психологы:

— Сенсорлы телефоннан артык файдалану балалар психикасына начар тәэсир итә. Аннан балалар бик күп сигналлар кабул итә. Бу нерв системасын ялыктыра, йокы, туклану тәртибенең бозылуына китерә. Баланың уку теләге югала. Кеше табигате белән кызыксынучан, дөньяны танучан итеп яратылган. Дофамин дигән гормонга бәйле бу. Авырлыкны җиңгәндә, канәгатьлек кичерәсең. Телефонга бәйлелек, виртуаль мавыгулар аркасында, бу гормон бик тиз эшли. Шуңа күрә балага дәрес әзерләү өчен дә ихтыяр көче кирәк була башлый. Хәтере, игътибары начарая. Дуслары белән аралашу кыенлаша. Үсмерләр арасында, яшьтәшләргә караганда, виртуаль дуслар белән язышу җиңелрәк, дип әйтүчеләр шактый. Әгәр дә болай дәвам итсә, аларга тормышка яраклашу авыр булачак.

Безгә телефон проблемасы буенча алай еш мөрәҗәгать итмиләр. Гадәттә, тәртип, уку буенча киңәш сораганда, бала телефонда озак утыра дип әйтүчеләр бар. Бу очракта бәйлелекме ул, әллә ялгызлыктан коткару чарасымы — шуны ачыклыйбыз. Телефон куллануга килгәндә, әти-әниләргә кечкенә балаларына чикләү куярга кирәк. Уенны көн саен уйнарга кирәкми, тормышта тагын да кызыклырак шөгыльләр бар, дип аңлатыгыз. Бала телефонын ашаганда гына куеп тора икән, бу инде нормаль күренеш түгел. Телефон өчен көнгә 1–2 сәгать вакыт бирергә була. Әмма бу тәкъдим түгел, һәр гаилә үзе хәл итә. 11–12 яшькә кадәрге балалар белән мондый килешүгә барып була әле. Ә менә үсмерләр чикләгәнне яратмый. Үскән саен, балалар заманча фикер йөртә. Телефонны да әти-әниләрдән яхшырак белә. Балаларны кечкенә чактан ук төрле түгәрәкләргә йөртегез, уңай эмоцияләрне күбрәк бирергә тырышыгыз. Әгәр дуслары арасында, мәктәптә, өйдә бар да яхшы булса, балалар интернет белән мавыкмаячак. Тормышта башка кызыклы әйберләр табачаклар. Балада бәйлелек бар икән, аларны ишетергә, тыңларга өйрәнегез. Уртак фикергә килергә тырышыгыз. Бу теләсә кайсы бәйлелектән котылырга ярдәм итәчәк.

Бер дәрестә замана техникасын күпме кулланырга ярый?

Интерактив такта:

10 яшькә кадәр — 20, 10 яшьтән — 30 минут.

Компьютер:

1–2 сыйныфларда — 20, 3–4 сыйныфларда — 25, 5–9 сыйныфларда — 30, 10–11 сыйныфларда — 35 минут.

Видеофрагментлар:

5–7 яшьлек балаларга — 5–7 минут, 1–4 сыйныфларда — 10, 5–9 сыйныфларда 15 минут күрсәтергә ярый.

Шулай ук укыта торган техниканың диагональләре дә билгеле. Бу сан интерактив такта өчен — 165,1 сантиметр, компьютер яки ноутбукка — 39,6. Планшетныкы 26,6 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100