news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналының «ЯшьTатмедиа Junior» медиамәктәбенең беренчесе Әлмәттә булды

Медиамәктәп журналистика һәм блогерлык белән кызыксынган яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү максатында оештырыла.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Ялкын» журналы Әлмәт шәһәрендә «ЯшьТатмедиа Junior» проекты кысаларында медиамәктәп оештырды. Ул Әлмәт башкарма комитеты, Әлмәт балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән тормышка ашырылды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, төп максат — татар балалары арасында журналистика һәм блогерлык белән кызыксынган яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү иде.

Якынча ике ай дәвам иткән медиамәктәптә Әлмәт шәһәренең төрле уку йортларыннан егермегә якын укучы катнашты. Алар өчен журналистика белән бәйле дәресләр оештырылды, укучылар Инстаграм һәм ТикТок кебек мәйданчыкларда үз блогыңны алып бару серләренә төшенде.

Аеруча тырыш һәм актив укучылар «Ялкын» ютуб-каналындагы «Әйдә, киттек!» тапшыруын төшерүдә катнашты. Алар үзләрен алып баручылар ролендә сынады, Әлмәтнең кызыклы урыннары белән таныштырды.

«ЯшьТатмедиа Junior» проекты 2020 елның октябрь аеннан тормышка ашырыла. Аның максаты — Интернетта татар телендәге видотапшыруларны арттыру, аларны яшүсмерләр арасында популярлаштыру, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100