Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Авыл хезмәтенә мәхәббәт уятырга кирәк»

Интернетның файдалы ягы да бар, әллә кемнәр белән танышасың, аралашасың. Чаманы югалтмаска кирәк, ди хәзрәт.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Авылның киләчәге яшьләр кулында дияргә яратабыз. Яшләрне ничек авылдан китмәслек итәргә? Бу җәһәттән Балтач районының Бөрбаш авылы башкаларга үрнәк. Шул җирлектә яшәүче Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән авыл тормышы, замана чирләре, шаукымнары турында әңгәмә кордык.

— Җәлил хәзрәт, Бөрбашта яшьләр күпме, читтән кайтучылар бармы?

— Биш балалы мөгаллим кайткан иде. Аңа: «Сәрдегәнгә урнашкансыз, Бөрбаш мәктәбенә ераграк бит инде», — дигәч, «Чакрым ярым ара ничек ерак булсын, шәһәрдә балаларны бакчага, мәктәпкә кая йөрткәнне белсәгез иде», — дип җавап кайтарды. И-и сөендем шуңа. Авылда да мичкә ягасы, су ташыйсы юк, бакча, мәктәп гөрләп эшләп тора. Нәрсә дип качалардыр?! Авылда калмаска дигән сүз элеккедән канга сеңгән. Шәһәрдә дә акчаны көрәп бирмиләр. Зур хатабыз: мал янында, җирдә эшләүне түбән эшкә санауда. Бөрбашта яшьләр шактый үзе. 40тан яшьрәк кайсы өйләнгән, кайсы буйдак кырыктан артык кеше бар. Безнең кечкенә генә урамда да дистәгә якыны — яшь гаилә.

— Сезне Бөрбашта барлык эшләрнең башында торучы, диләр. Арымыйсызмы?

— Арымыйм, үземнең идеяләр белән бүтәннәрне генә ардырам. Мин — башлап йөрүче генә, калганын яшьләр эшли. Бездә чишмәләр күп, сигезен төзекләндердек. Чаңгы трассасы ясарга җыенабыз. Шунда җәяүлеләр сукмагы булачак, олылар Скандинавия таягы белән йөриячәк. Ул урын элек ырып-ерып чыга алмаслык чытырманлык иде. Авылдашлар белән өмә үткәреп, агачларны кисеп, чистарттык. Тау башында заманча футбол кыры эшләргә ният бар. Мәктәп янында шугалак ясадык, музыка, төрле утлар куйдык. Балалар рәхәтләнеп шуа. Идеяләрне тормышка ашырырга авылыбыздан чыккан эшмәкәрләр акчалата ярдәм итә, аларга бик зур рәхмәт.

— Алдынгы карашлы кеше буларак, авылны биш-ун елдан ничек күз алдына китерәсез?

— Узган ел өйләнүчеләр күп булды, быел бәбиләр шактый туар дип өметләнәм. Киләчәген авыл белән бәйләргә теләүче яшьләр тагын бар. Армиягә китүчеләрнең кулларына аз булса да акча тоттырып җибәрәбез. Кайберсе армиядән туп-туры мәчеткә кайтып керә. Коръән укытып китүчеләр дә бар. Пансионатта яхшы укучы малайларга да бүләк бирәбез. Авылның киләчәк язмышы яшьләрнең калуыннан, балалар туудан тора. Авылда кеше бетмәс инде, адәм баласын олыгайгач булса да, туган-үскән җире тартып кайтара. Тик алар демографияне үзгәртә алмый шул. Яшьләр белән эшлисе иде. Авыл хезмәтенә мәхәббәт уятырга, кызыксындыручы программалар булдырырга кирәк. Моның өчен җитәкчеләрнең дә тырышуы сорала. Санаган идем: безнең авылда гына да 24 буш йорт бар.

— Бөрбашта малайлар өчен пансионат ачу өметегезне акладымы?

— Нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Аны ачуның хикмәте: болардан киләчәктә тулы канлы дин әһелләре чыкмасмы, дибез. Болгар Ислам академиясе ачылды. Кызганыч, шунда укырлык кешебез юк. Яшерен-батырын түгел, мәдрәсәләргә «калдык» принцибы белән керүчеләр дә очрый. Бер җиргә дә керә алмагач, монда укысам да ярар, диләр. Барысы да алай түгел, әлбәттә. Малайлар пансионатына мәктәптә яхшы укыганнарны алабыз. Беренче елны сайланмадык, барысын да алырга тырыштык. Рус мәктәбеннән килүчеләргә татарча уку авыр бирелде. Балалар да интекте, укытучыларга да авыр булды.

— Баланы өйдә укытуга ничек карыйсыз?

— Бала киңкырлы шәхес булып үссен дисәң, аның дөньяви гыйлеме дә булырга тиеш. Мөселман гаиләләренең саны арта. Балаларны бакчада, мәктәптә хәләл ризык белән тукландырасы килә. Тик һәр мәктәп тә дини үзенчәлекләрне истә тотмый һәм гаилә баласын өйдә укытырга мәҗбүр була. Ә өйдә укыган баладан җәмгыять өчен тулы канлы кеше чыкмый. Безгә дә өйдә укыган балаларны алып килгәләделәр. Аларны бишенче-алтынчы сыйныфка дип китерәләр, үзләрендә өченче сыйныф белеме дә юк. Мәктәпкә, институтка йөреп уку кеше өчен аралашу культурасы да булып тора. Хөкүмәт ул хакта уйланырга тиеш: йә мөселман мәктәпләре системасын булдырырга, йә мәгариф оешмаларында аларга шартлар тудырырга кирәк.

— Авыл халкының шәҗәрәсен эшләп чыккансыз. Моңа нәрсә этәргеч булды?

— Нәсел-нәсәп белән кечкенәдән кызыксындым. Матбугат битләрендә дә шәҗәрәләр турында язмалар күренгәләде. Бу эш белән якташыбыз Бакый Зыятдинов шөгыльләнә иде. Үзебезнең буыннарны табып булмасмы икән дигән идем. Бакый абый бик булышты, архивларга йөртте. 2000 нче елларда аның хәер-фатыйхасы белән тотындым һәм дүрт-биш ел эчендә авылыбыз кешеләренең шәҗәрәсен эшләп чыктым. Ул зур китапка тупланды, хәзер мәчеттә тора. Шәҗәрәбез документларга нигезләнеп эшләнгән. Мәктәптә балалардан шәҗәрә сорасалар, мәчеткә йөгерәләр. Күп гаилә аны үзенә күчереп алды.

— Җәлил хәзрәт, ковид кешене үзгәрттеме?

— Элек хатын-кызлар, бала белән шөгыльләнергә вакыт юк, дип зарланды. Аллаһы Тәгалә барысын да өйгә куып кертте. Тик без өйдә утырырга әзер түгел икән. Эш атларыдай, иртән чыгып китәргә, кич кайтып керергә өйрәнгәнбез. Үзизоляциядә чагында, кайчан бакча-мәктәп ачыла, үләбез, түзәрлек түгел, дип каравыл кычкыручылар булды. Ул чорда халык авылдан шәһәргә ыргылды, урам балалар, машиналар белән тулды. Әҗәлгә тисә, кеше теләсә кайсы авырудан китеп бара. Үземнең грипп белән дә авырганым булмады. Ах-вах килмәскә, саф һавада йөрергә, сыйфатлы ризык ашарга, шәпләп мунча керергә, чабынырга, тәмләп чәй эчәргә һәм паникага бирелмәскә кирәк. Миннән: «Ничек шундый чакта җомгага йөрисез инде?» — дип сораучылар бар. «Трамп җомгага йөрмәде, барыбер авырды әле», — дим.

— Адәм баласының бар тормышын интернетта күрсәтүен ничек кабул итәсез?

— Берәүне үзен кунакка чакыргач, хуҗага өч шарт куйган: агу ашатмыйсың, төрмәгә япмыйсың, патшалар белән бер өстәл янында утыртмыйсың, дигән. Аның әйтергә теләгәне — тамагым туйгач, кыстамыйсың, кал, дип үгетләмисең, үз вакытым белән кайтып китәм, өстәл янына балаларыгыз янына утыртмыйсың, дигәнне аңлата. Бер мәзәк тә бар: кунаклар җыелгач, хуҗа: «Минем онык хәзер сезгә ун меңгә кадәр санап күрсәтә», — дигән. Баласы булмаганнарга кызыктыр инде. Алты-җиде оныгы булган кеше ашка азрак тынычланырга дип килә. Файдалы дигән әйбер дә чамадан чыга икән, агуга әйләнә. Интернет та шулай. Кеше күрсен өчен кадр арты кадр эләләр. Аллаһы Тәгалә безне күреп, белеп тора, шул җиткән. Берәү әйткән бит: ярты гомерем эш күрсәтеп үтте, икенче яртысы көнчеләрнең зыяны тимәсен дип, эшемне яшереп үтте, дигән. Әлбәттә, интернетның файдалы ягы да бар, әллә кемнәр белән танышасың, аралашасың. Чаманы югалтмаска кирәк. Без дә эшлибез, тик бер генә чараны да интернетка куймыйбыз. Көнче кеше бер гаебен барыбер табачак, күз тияргә дә мөмкин. Фотога төшеп кеше хозурына куйган саен энергия кыры бушый.