Ни өчен шәхси хуҗалыкларда маллар саны кими? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Кыска гына вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда ит җитештерү дә 1,6 процентка кимегән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Камил Сәгъдәтшин ). Шәхси хуҗалыгында, ишегалды тутырып, терлек-туар асраган гаиләләрнең табыны да түгәрәк. Кем әйтмешли, үзләренә дә бар, күрше-күлән, дус-ишләргә да өлеш чыга. Андыйлар шәһәрдә яшәүче туганнарын да шатландырып яши… иде.

Иде, дип язасы килмәсә дә, соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү күләменең 1,8 процентка түбән тәгәрәве шуңа мәҗбүр итә. Шул исәптән, кыска гына вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда ит җитештерү дә 1,6 процентка кимегән.

Хикмәт нәрсәдә? Авыл хуҗалыгындагы барлык төр продукциянең яртысыннан артыгын җитештерүче фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ни булды?

Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, ит һәм сөт җитештерү күләменең кискен кимүе шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең, шул исәптән савым сыерларының баш саны кимүенә бәйле. Чүпрәле районында узган зона киңәшмәсендәге чыгышында ассызыклаганча, мондый хәл район һәм авыл җитәкчеләре тарафыннан шәхси һәм фермер хуҗалыкларындагы проблемаларга көндәлек игътибар җитешмәүдән дә килә.

Югыйсә төрле дәүләт программалары нигезендә шәхси хуҗалыкларда малларның баш санын саклап калу максатында узган ел 300 миллион сум акча бирелгән! «Нәтиҗәсе генә без көткәнчә булмады», – ди министр.

Марат Җәббаровның сүзләрен саннар да раслый. Әйтик, Аксубай районы шәхси хуҗалыкларына савым сыерларының баш санын саклап калу максатында 11,8 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән. Тик, ни хикмәттер, шәхси хуҗалыклар бу чорда сыерларның баш санын 324кә киметкән!

Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә һәм тагын берничә район шәхси хуҗалыкларында да хәл шул чама: ярдәм бар, әмма савым сыерлары йөзләрчә башка кимегән.

– Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимүенең төп сәбәбе – түләүдә. Без моны үзебезнең район мисалында яхшы тойдык, – ди Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов. – Тикшерүләр күрсәткәнчә, сыер асраучы белән эшкәртүче арасында сөтнең бер килограммына югалту 8 сумнан артып киткән булып чыкты. Сөт бизнесына сөлек булып ябышкан арадашчылардан котылмый торып, үзгәреш булмады. Бүген шәхси хуҗалыкладан кабул ителгән сөт өчен түләү 24 сумнан ким түгел. Зуррак хуҗалыкларда ул 27-28 сум.

Шул ук вакытта, Буа районы белән ызандаш Чүпрәле районы шәхси хуҗалыкларында сөт өчен түләү – 19 сумнан да кимрәк. Югыйсә шундый ук сөт, шундый ук сыерлар. Ә бәя аермасы – һәр килограммнан 3 сум. Район башлыгы Марат Гаффаров сүзләренә караганда, шәхси хуҗалыкларда узган ел 2 миллион 500 мең килограмм сөт җитештерелүен исәпкә алганда, сыер асраучылар 7 миллион 500 мең сум керемен югалткан булып чыга.

Шәхси хуҗалыкларда мал-туар асрауның мәшәкате арта. Печәне-саламы, фуражын булдыру, терлек азыгы әзерләүнең барлык чыгымнарын исәпкә алганда, бу үзен аеруча нык сиздерә. Өстәвенә, ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе, газга, суга түләү бәяләре дә гел артып тора. Шуңа да, сыер асраучы иртә таңнан кичке караңгыга кадәр зур хезмәт белән җитештергән сөте өчен бәяләрнең гадел булуын тели. Әрсез арадашчыларның комсызлыгы аркасында сөтне үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә сатуга чик куймый торып, шәхси хуҗалыкларда сыер саны артыр дип өметләнеп тә булмый.