Булган акчаны ничек бүләсе? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Кулга 28 400 сум акча алган кеше 25 ел эшләү дәверендә үзенең хезмәт хакыннан гына да 6 миллион сумнан артык акча – Казанда затлы бер фатир сатып алырлык сумманы уртак казанга чыгарып сала икән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Фәтхрахманов). Мишустин кабинеты бизнеска салым йөген киметү турында уйлана башлаган. Моңа бик әллә ни гаҗәпләнәсе юк: җитештерүчеләрне талауны туктатмыйча торып, икътисади үсешкә ирешәм димә.

Мәскәүдә, әнә, социаль взносларны киметергә ниятлиләр. Болар – Пенсия фондына түләнә торган 22 процентлык взнос, 5,1 процентлык мәҗбүри медицина иминиятләштерүе, 2,9 процентлык социаль иминиятләштерү акчасы. Барысын бергә җыйгач, хезмәт хакы фондының 30 проценты килеп чыга. Бу фондтан әле тагын 13 процентлык физик затларның кеременә салым да түләнә. Шулай булгач эш бирүче хезмәт хакына дип бүлгән акчаның 43 процентын казнага салырга мәҗбүр була. Газета хәбәрчесе кулына калькулятор тотып исәпләде: кулга 28 400 сум акча алган кеше 25 ел эшләү дәверендә үзенең хезмәт хакыннан гына да 6 миллион сумнан артык акча – Казанда затлы бер фатир сатып алырлык сумманы уртак казанга чыгарып сала икән. Бу мәсьәләнең тагын бер кызык ягы бар: 28 мең сумлык хезмәт хакы белән гомер буе чиләнсәң дә, үзеңә фатир алырлык мая туплый алмыйсың. Ләкин без бюджетка күпме акча күчергәнебезне үзебез белмибез дә, чөнки безнең өчен эш бирүче түли. Эш бирүче дигәнең исә аның кадәр сумманы тиктомалдан гына казнага салырга атлыгып тормый, билгеле. Мөмкинлеге булганнар күләгәгә китә һәм хезмәт хакын конвертларда түли башлый. Конвертта хезмәт хакы алучылар үзләренең никадәр оттырганын пенсия яшенә килеп җиткәч аңлый. Стаж юк, пенсия дә минималь күләмдә генә. Хәзер яңа Россиядә яңа байларга эшләп пенсиягә чыгучылар байтак инде. Зар елый алар.

Мәскәүдә менә шул катлаулы төенне чишәргә телиләр. Моның өчен социаль взносларны 30 проценттан 23–25 процентка кадәр киметергә кирәк дип санала. Взнос кимегәч, эшмәкәрләр күләгәдән чыгарга тиеш була. Бездә күләгәдәге икътисадның күпме икәнен шайтаным да белми. Болай карап торышка 23 процент 30га караганда шактый ким инде ул, ләкин шунысы да бар: тиктомалдан гына ул кадәр акчаны кесәдән чыгарып салу да җиңел түгел. Шуңа күрә качкан урыннардан чыгарга теләүче эшмәкәрләр артык күп булмас дип уйларга кирәк. Әмма йөкне җиңеләйтү намуслы бизнеска табышны арттырырга, җитештерүне үстерергә ярдәм итәчәк. Бу яктан гына килеп караганда да яңа Министрлар Кабинетының ниятләрен хупларга кирәк.

Тик бу ният бик зур бер коймага килеп төртелә. Взносны киметкәч, пенсияне каян алып түлисең, медицина ярдәмен нинди акчага күрсәтәсең? Әгәр взнослар ставкасын 23 процентка кадәр киметсәң, казна 2 триллион сум акчадан колак кага икән, 25кә кадәр төшерсәң, 1,4 триллион сумлык тишек барлыкка килә. Күләгәдәгеләр качкан урыннарыннан чыгып, киметелгән взнослар түли башласа, ул тишекнең байтак өлеше томаланыр иде томалануын. Тик моңарчы качып яшәгәннәрнең моннан соң дәррәү взнос түли башлаячагына хөкүмәттә дә бик үк ышанып бетмиләр. Социаль өлкәне финанслау өчен казнада акча юк, дип аптырап торалар. Бик хәтәр бер адымга барып, социаль фондлар югалткан акчаны табарга мөмкин дип санаган министрлар бар икән. Бензин бәясен бәйдән ычкындырырга телиләр. Мотор ягулыгына бәя күтәрсәң, бик зур социаль тетрәнү барлыкка киләчәк, моны оныталар. Латин Америкасы илләрендә һәм Иранда 2019 ел ахырында нинди масштаблы протест акцияләре кузгалуын искә төшерсәк, бензин бәясенә кагылуның ут белән уйнауга тиң икәнен аңларбыз.

Менә шул җитмәгән 2 триллион сум акчаны каян алырга икәнен ачыклауда ил хөкүмәтенә аз гына булышып карыйк әле. Бездә акча күп, тик аны казна “капчыгы” өстендә утырсаң, күреп булмый. Шагыйрь әйтмешли, «еракка китеп карарга» кирәк. Иң беренчесе, менә бездә бүген үк социаль взносларны бик аз түләүчеләр, кайберләрен бер дә түләмәүчеләр дә бар икән ләбаса. Ничек уйлыйсыз: фәкыйрьләр азат ителгәнме социаль взнос түләүдән, байлармы? Аек акыл фәкыйрьләр азат ителгән булырга тиеш дип чамалый, билгеле. Әйе, икътисади яктан алга киткән илләрдә шулай ул: аз акча алучылар иминиятләштерү взносын һәм керем салымын – азрак, күбрәк алучылар күбрәк түли. Салымнарның прогрессив шкаласы дип атала бу хикмәт. Ләкин Россиядә бу шкала бөтенләй кире якка караган. Бездә иминиятләштерү взносларын аз хезмәт хакы алучылар күп түли, зур акчага эшләүчеләр аз түли. Хезмәт хакың бер елга 1 миллион 290 мең сумнан күбрәк булса (айга – 107 мең сум) пенсия взносын 10 процент кына түлисе. Ә менә хезмәт хакы айга 75 мең сум (елга 990 меңнән артыграк) булса, социаль иминиятләштерү өчен бер тиен дә түлисе түгел. Урындыгыгыздан егылып төшмәгез, бу шулай: фәкыйрьләр зуррак ставка белән түли взносны, байлар киметелгән ставкага да риза. Зур күпчелекнең айга 10–15 мең сумга эшләвен, ә ил буенча уртача хезмәт хакының 40 меңнән ашып китүен искә төшерсәк, 75–107 мең сум хезмәт хакы алучылар байтак җыела торгандыр дип уйлыйк. Менә шулардан да взносны фәкыйрь катлау түләгән кебек түләтсәң, күпме акча җыелыр иде икән?

Бездә нефть һәм газ компанияләре (иң бай һәм иң күп хезмәт хаклары түләүче бизнес) 1,6 триллион сумлык салым өстенлекләреннән файдалана икән, ягъни түләргә тиеш булып та, түләмиләр. Башка бизнес түли, болар юк. Салым сыер сөтенә салына, ә “кара алтын”га һәм “зәңгәр ягулык”ка – юк. Салым өстенлекләре бирмәсәң, алар табыш ала алмый, дип исәпләнә. Әгәр дә шуларны үзкыйммәтне киметә торган инновацияле технологияләр кулланырга өйрәтсәң, байтак акча җыеп буласы.

Үткән ел хөкүмәт 3 триллион сумга якын акчаны валюта сатып алуга тоткан. Сатып алынган доллар үле капитал булып Милли байлык фондында ята. Милли байлык фонды пенсионерларга булышу өчен дип төзелгән иде. Менә бит социаль взносларны киметсәң, Пенсия фондына акча алырга тулы капчык бар.

Бюджетның көч структураларына, чиновникларга бүленгән өлешеннән дә триллион ярымлап акчаны бернинди сызланусыз кисеп алырга мөмкин. Бюджет та отар иде, идарә итү дә яхшырыр иде (арбадагы бишенче тәгәрмәчне алып ташлау хисабына), силовиклар һәм чиновниклар золымыннан интеккән бизнес та иркен сулар иде.

Бюджетны тулыландыруның тагын бер отышлы юлы бар бит – җитештерүне үстерү. Россиядә инде ничә еллар буе 3,5 процентлык икътисади үсеш турында хыялланалар. 2018 елны хәтерлик әле. Шул елның язында Ереванда инкыйлаб булып, ришвәтче чиновниклар армиясе түнтәрелде, коррупционерларга һәм закондагы бурларга каршы кискен көрәш ачылды. Монополияләр басымына чик куелды. Әрмән революциясе 2019 елда ук үзенең беренче җимешләрен бирә башлады: эчке тулай продуктның үсеше – 8,2 процент, инфляция 1,4 процент кына… Хезмәт хаклары үсештә. Мондый үсешкә ирешү өчен әрмәннәр әллә ни яңалыклар да уйлап тапмады: малын хәләл юл белән табуын исбатлый алмаган чиновникларның байлыгын конфискацияләү турында канун гына кабул иттеләр. Табигый байлыклар өстендә утырган Россиядә ул ысулларны куллансаң, Пенсия фондына взнос җыеп мәшәкатьләнәсе дә булмас иде.

Владимир Путин 15 гыйнварда бездә дә югарыдан революция ясарга кереште бит. Һәрхәлдә гыйнвар Юлламасын без шулайрак кабул иттек. Хәзер инде җимешләрен көтәбез.