(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Авылга сирәк кайтыла. Кайткан саен, Илшат колбаса ясый башлаган, бик тәмле, бернинди дә катнашма өстәмичә генә эшли, дип мактаганнарын ишетсәм дә, янына кереп чыгарга җай булмады. Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу “сарафан радиосы” аша күрше районнарга да барып ирешкән булып чыкты. Хәтта Саба, Теләче, Кукмара районнары да ит эшкәртергә аның янына киләләр.
Казылык сәбәпче булды
Гыйльмуллиннар бу эшкә ничек керешеп киткәнме? Күп еллар дәвамында үзләре өчен генә 20-30 кг иттән казылык ясаган алар. Терлекне иң яхшы тәрбияләүче, дип авылда даны чыккан Нәкыйп Исрафиловтан бер бот ат ите ала. Киләсе елга суясың икән, ике санын (бездә ботны сан дип әйтәләр) миңа бирерсең әле, дип алдан сөйләшеп куя Илшат. Терлек суяр вакыт җитә. Баҗасы Илгизнең дә ике аты өлгереп җиткән, урнаштырырга кеше эзли. Инде нишләргә? Илгиз – баҗай, Нәкыйп абыйга алдан ышандырган. Берсен дә үпкәләтәсе килми. Өйдәгеләренә әйтә дә, икесенекен дә алып, күп итеп казылык ясарга була. Сораучылар арта, үз клиентлары барлыкка килә. Тик ат итенең бөтен җиреннән дә казылык ясап булмый. Әле Балтач, әле Киров өлкәсендәге Малмыж районына ит эшкәртергә йөри башлый. Уйлана да, үзе өчен генә дип, кечкенә ыслау җайланмасы ала. Менә шуннан эш башланып китә. Мөрәҗәгать итүчеләр арта, шәхси хуҗалыкларыннан кеше өзелми, ә хуҗалар казылыкны ясап өлгерми башлый. Болай итеп булмый, күршеләрдән дә уңайсыз дип, җир рәсмиләштереп, бина салу уе белән янып йөри Илшат.
Авыл читендә яңа төзелгән урам башыннан чокырлы урын алып, шуны тигезләп, җәй буе төзелеш эшләре алып бара. Көзгә яңа бинага күчәләр.
Бөтен мичләр – бер бүлмәдә, цехта эшләүчеләргә бик кызу. Бер ел шулай эшләгәч, тагын да киңәйтергә кирәклеген аңлый. Кабат җәй буе төзелеш. Мич урыны, эшчеләр өчен ял итү, төшке аш бүлмәсе ясый. Арып китсәләр, хәл җыяр өчен диван чыгарып куя. “Эшләтәсең икән, кешенең хәленә дә керә белергә кирәк”, – ди Илшат. Җәяү дә йөртми, иртән машина белән алып чыга, кичен өйләренә кайтарып куя. Авылның дүрт кешесен әнә шулай эшле иткән.
Дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, үз көчләре белән оештырган бу цехта ел әйләнәсе сарык, сыер, ат ите эшкәртелә, ярымысланган колбаса ясала. Каз, үрдәк, тавык, куян ыслана. Пешкән колбаса, сарделька, сосиска ясау өчен дә җиһазлар кайтартып куйган. Анысын язга эшләтеп җибәрмәкче була.
Таләпләр авырлыклар алып килә
Тик бөтен эш тә сөйләгәндәге кебек көйле генә бара дип булмый. Техник регламент авыл кешеләренә проблемалар алып килде, ди ул. Шәхси хуҗалыклар сату өчен терлекне күпләп үстерми башлаган.
– Үземә казылык, колбаса ясаганда, итне халыктан алам, – ди Илшат. – Шәхси хуҗалыкка барып, терлекне карыйм. Аннан сугымга алып китәбез. Ветеринарлар тикшерү уздыра, келәймә суга. Ат кирәк булса, башта канын тикшертәбез. Бу эшне башкармыйсың икән, сиңа бер генә белгеч тә келәймә сукмый, рөхсәт язуы бирми. Атларда була торган чирләрне ачыклар өчен, нәкъ менә кан анализы алырга кирәк. Ул яхшы чыкса гына сугым рөхсәт ителә.
Сугым эшләрен башкару 5 мең сумга чыга икән. Терлек сатып алганда Илшат чыгымнарны үзе күтәрә. “Ел ярым асраган терлеге өчен авыл кешесенең 5 меңне чыгарып саласы килми. Шуңа күрә күпләр артык терлек тотарга атлыгып тормый. Шәхси хуҗалыклар өчен хәзер сыер асрау табышлырак”, – ди Илшат.
Соңрак булачак
Кәсепчелек эшенә җәлеп иткән казылыкны әле дә ясый ул. Тик бүгенгә сатуда юк. Бу эшне март-апрель айларында башкармакчы. Язгы чорда тутырылганы тизрәк өлгерә, ди ул. “Кеше бер ияләнгәч, казылык та сорап килә. Юк, дип әйтергә тел әйләнми. Җәйге айларда кунаклар кайта башлый. Алар да казылыгың нигә юк, дип сорый. Кешегә юк, димәс өчен, бер генә аттан булса да ясап куярга исәп”, – ди Илшат.
Гыйльмуллиннар җитештергән казылыкны нигә сорап алалармы? Рецептын районга казылык ясау остасы булып танылган авылдашлары Нурания апа Галимуллинадан алган алар. 50 кило иттән казылыкка ярый торган ите 25 кило гына чыга, ди эшмәкәр. Баксаң, сеңерле иттән ясыйсың икән, казылык тәмле булмый. Андыйны кеше бүтән алмый да, дип аңлата ул. “Казылыкка ярамаган итне урнаштырып, эшкәртеп бара аласың икән, аны көн саен ясарга була. Тик моның өчен базарга чыгып сату итәргә кирәк булачак”, – ди Илшат.