Кызларның кияүгә чыгасы килми, чөнки ир-егетләр... - "Ватаным Татарстан"

Эзләп-эзләп тә үз парын таба алмаучылар һәм капкынга эләгүчеләр байтак.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ","Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Көннәрдән бер көнне электрон почтага кызык кына хат килеп төште. Хат хуҗасы интернетта “ВТ” хәбәрчесенең фотосын күреп, аны бик ошатуын, үзенә хатын эзләвен язган. Мондый хатларга ышаныргамы, юкмы? Гомумән, гаилә корырга теләүчеләр үз ишләрен ничек таба?Кызганыч, ләкин яшьләр арасында гаилә корырга атлыгып торучылар аз. Бик нилектән шулай? Яучылар да бу сорауга анык кына җавап бирә алмый. Хатын-кызның тормышны ялгызы алып бара алуы, финанс ягыннан бәйсезлеге гаиләләр санын кискен киметте, дип санаучылар да, кызларга кияүгә чыгарга үз тиңнәре бик аз, диючеләр дә бар. Эзләп-эзләп тә үз парын таба алмаучылар һәм капкынга эләгүчеләр дә байтак. Шуңа күрә без иң әүвәл интернетта капкынга эләкмәү юлларын ачыкларга тырыштык.“Синең күзләрең төпсез”Үзләрен социаль челтәрдә утырмаучы дип таныштырган, фәкать электрон адреслар белән эш иткән “кияү”ләр, гадәттә, алдакчы була. Аларның чын йөзләрен ачуның юллары берничә. Беренчедән, фотосын “Яндекс”ка урнаштырасың. Шикле кеше булса, “Бу кеше – алдакчы” дигән язу чыга. Хатларны антиплагиат программасында тикшереп карау да зыян итми. Болай иткәндә, мондый язуларның тагын кайларда чыкканын ачыклап була. Безнең очракта Франциядә яшәүче “кияү”нең бик күп ханымнарны төп башына утыртуы ачыкланды.Алдакчыны ничек койрыгыннан тотарга соң? Беренчедән, башта алар бөтен ханымнарның да күңеленә хуш килерлек хат яза. Гүзәл затлар колагы, бу очракта күзе белән алдана. Бу – үзенә күрә бер өлге. Әгәр сез әлеге хатка җавап язасыз икән, сезнең белән аерым “эшли башлыйлар”. Күзләрегезнең – тирән, иреннәрегезнең сусыл икәнен беләчәксез. “Кияү”нең тормышы җитеш. Еш кына ул табиб яисә автосалон хуҗасы була, әмма ялгызлыктан туйган. Барысы да матур, әмма нәрсәдер сагайта, шулай бит? Үзенә яр эзләүчеләр видеочатта аралашмый, телефон аша сөйләшергә дә теләми. Ул хатларда сезнең сорауларга да җавап бирми. Үзе дә сораулар бирми. Чөнки бар кешегә дә бер үк язмаларны юллап утыралар. Сезнең дә хисләр белән уйныйсыгыз килә икән, вакытында туктарга кирәклеген онытмагыз. Каршы якның авариягә очравы, үлем хәлендәге туганына акча эзләве турындагы хәбәрләр аның сезне саву операциясенә керешкәнен раслый.Ялгыз калырга ярамыйЯучы Гөлназ Мөхәммәд, хатын-кызга ялгыз гомер итәргә ярамый, дип исәпли. Аны да кавышырга теләүчеләрнең елдан-ел кими баруы борчый. Гаеп кемдә? Без ирләрне гаепләргә күнеккән, ләкин гаеп – хатын-кызда да, ди атаклы яучы. Тозакка эләгүчеләр арасында ул күбрәк депрессиягә бирелүчеләрне күрә:– Алдакчылар капкынына күбрәк депрессиядән интегүче ханымлар эләгә. Ул яңа гына аерылышкан, я ире белән әрләшкән булырга мөмкин. Алар, иргә үч итәм, кеше табам да, кияүгә чыгам, менә күрерсең, мин югалып калган хатын түгел, дип уйлап, шушы кармакка каба. Күңеле нечкәргән чагы бит. Мондый халәттә ул теләсә кемгә ышана, якын туганнарына да әйтмәгән эч серләрен читләр белән бүлешә. Интернет колач җәйгәннән бирле, күп хатын-кызлар төрмәдә утыручыларны тәэмин итеп торучыга әйләнде. Башта ул кеше үзенең төрмәдә утыруын әйтми. Хатын-кызның тәмам башы әйләнгәч, аның ышанычын яулагач кына, үзенең кемлеген белгертә. Алар – бик нечкә психологлар, хатын-кызга киңәшләр бирә, юата, нәтиҗәдә, күп кенә ханымнар, гаиләсен ташлап, төрмәгә очрашуга йөри башлый.Сайтта үзеңә яр табу өчен, бик зур тәҗрибә кирәк, дип саный Гөлназ Мөхәммәд. Хәзер аларның күпчелеге – кырыгалдарлар кулында, ди ул. Тозакка каптыруның бер юлы – ошаткан кешеңә фотоларыңны юллау. Бу фотолар, видеолар белән соңрак шантажлый башлыйлар икән. Сүз уңаеннан, җырчы Мөнир Рахмаев та шушындыйрак күңелсез хәлгә эләккән иде. Гөлназ Мөхәммәд, яр табарга теләүчеләр яучы аркылы эш итсәләр, мондый тозаклардан яклана, ди. Чит илдән кияү табарга теләүчеләргә яучыдан киңәш: туризм нык җәелгән илләрнең ирләренә саграк карарга. “Мәсәлән, Мисыр ирләренә ышанмас идем”, – ди Гөлназ Мөхәммәд. – Алжир егетләрендә исә гөнаһтан курку дигән хис көчле. Алар өйләнә икән, туганнарына күрсәтеп, хәер-фатиха алып бара бу эшкә”.Үз татарыбызга җитмиҺавадагы торнага өметләнеп, кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйбызмы? Ягъни чит ил ирләренә кызыгып, татар ирләрен кимсетмибезме икән без. “Печән базары”ндагы “Кызлар нигә кияүгә чыкмый?” дигән дискуссиядә дә бу сорауга җавап табылмады кебек. Анда гүзәл затлар “егетләр пешмәгән” дигән нәтиҗә чыгарса, егетләр “безнең кызлар артык күпне таләп итә” дигән фикердә калды.Гөлназ Мөхәммәднең дә татар ирләре турында уйлары каршылыклы. Аныңча, бездә чын ир-ат тәрбияләү юк. Бу гаиләдә дә, мәктәптә дә башкарылмый, ди ул. Нәтиҗәдә, гаилә алдында җаваплылык хисен тоймаган ирләр үсеп җитеште. Шул ук вакытта хатын-кызда да гаеп бар. Алар җәмгыять таккан күзаллау-кысалардан арына алмый:– Урта буынны алыйк. Болар – совет тәрбиясен эләктергән һәм базар мөнәсәбәтләрендә югалып калган затлар. Алар өчен ир-атның финанс хәле, дәрәҗәсе мөһим. Моңа башка таләпләр дә өстәлә. Әйтик, ул югары белемле икән, ир дә югары белемле булырга тиеш. Бер ханымга үзеннән яшьрәк ирне тәкъдим иткән идек, риза булмады. Аңа үзеннән аз гына олырак ир кирәк икән. Мин кызларга, ирне татарлар арасыннан гына эзләмәгез, дим. Хатын-кызга иң беренче бала табу кирәк, аннары тел мәсьәләсен кайгыртырга була. Иманлы гаиләдә туган тел онытылмый ул. Сүз уңаеннан, бездә тел культурасы да юк. Нишләптер берничә тел өйрәнүгә карышабыз. Мәктәпләрдә тавыш шуннан чыкты бит инде. Бу – үзебезне чикләү дигән сүз.Әлбәттә, гаилә кору – ике кешенең шәхси эше. Танышуның да аерым кагыйдәләре юк. Моннан берничә ел элек булган вакыйганы гына искә төшерик. “ВТ” газетасының “Тимер рәшәткә артыннан” дигән сәхифәсенә Габделхәй исемле кеше язмаларын, шигырьләрен җибәрә иде. Аның шигырьләре радиоларда да яңгырады. Нәтиҗәдә газетабызның тагын бер герое – Мөнирә ханым, бу кешенең адресын табып, аңа хатлар яза башлады. Аларның мәхәббәтен без сөенеп тә, борчылып та күзәттек. Ләкин бу парга кавышу язмады. Иртәгә иреккә чыгам дигән көнне Габделхәйнең йөрәге тибүдән туктады.Кем син, һавада очучымы?Татарстан ЗАГС идарәсенең узган елгы мәгълүматларына караганда, туучылар саны алдагы ел белән чагыштырганда, 3,4 процентка кимрәк. Картаймышлы көнемдә юанычым булыр, дип бала табучы ялгыз хатыннар саны да 16 процентка кимегән. Никахлашучылар саны – 19954, бу алдагы ел белән чагыштырганда 8 процентка ким дигән сүз. Моннан чыгып, кеше гаилә камытын кияргә дә, бала табарга да атлыгып тормый, дигән нәтиҗә ясап була. “Ваше мнение” үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, гаилә корырга атлыгып торган кешеләр дә, бер-берсенә туры килмәүдән, алданудан курка икән. Мондый очракта нишләргә?Тамада Гамил Нур гаилә корганчы психологка күренергә киңәш итә. Аныңча, бер-береңне, ата-анаңны интектергәнче, башта ук җеннәрнең килешү-килешмәвен ачыкларга кирәк:– Бер-береңне тапкач, пар килгәнме сез, юкмы икәнен белер өчен, психологка барырга киңәш итәм. Ул сезнең җеннәрегез туры киләме, юкмы икәнен әйтеп бирер. Мин үзем дә тәкъдим итәм бу хезмәтне. Таныш психологым да бар. Психолог аларга бер-беребезгә туры килмисез дип әйтергә мөмкин. Җеннәре туры килмәсә дә, араларында чын мәхәббәт барлыгын күрә икән, бер-берсе белән ничек яшәргә өйрәтә. Шулай бит инде ул, берсе җир кешесе булса, икенчесе һавада оча торган хыялый булырга мөмкин. Ә гаиләне саклап калырга кирәк. Чөнки мәхәббәт күзләрне томалый, ә инде аек акыл кайтканда, соң булырга мөмкин.Үз ишеңне табу, гаилә кору һәм аны гомерлеккә саклау буенча сездән дә киңәшләр көтәбез, кадерле укучыларыбыз.