Таракка бәйле мифлар - "Шәһри Казан"

Чәчне тараганда коелырга тиешле чәчләрдән генә арынабыз.
(Казан, 16 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан").«Пластик тарак чәч өчен зыянлы». Әлбәттә, агач тарак экопродукт санала. Әмма бу әле пластик тарак начар дигән сүз түгел.«Юеш чәчне тарарга ярамый!» Бу сүз шулай ук дөреслеккә туры килеп бетми. Иң мөһиме – юеш чәчне сак кына тарау.«Чәчне озак тарасаң, тизрәк үсә». Чәч үсү белән тарау процедурасы арасында бернинди дә бәйләнеш юк.«Чәч коелмасын өчен аны сирәк тарарга кирәк!» Чәчне тараганда болай да коелырга тиешле чәчләрдән генә арынасыз.