Чит илләргә чыгып булмагач, халык үзебезнең Кара диңгезгә юл тотты - «Шәһри Казан»

Диңгезгә баручылар арасында иң популяр курортлар – Ялта, Евпатория, Феодосия, Алушта, Судак, Севастополь, Алупка, Сочи, Анапа һәм Геленджик.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина).

Бәяләр артты

Белгечләр әйтүенчә, отельләр сиксән процентка тулган. Узган һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, Кырым белән Сочига баручыларның саны шактый арткан. Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та раслый бу фактны. Ял итәргә баручылар белән генә түгел, юллама бәяләре белән дә рекорд куелган. Кайбер отельләр бәяне 70 процентка кадәр күтәргән. Бу аңлашыла да, көндәшлек юк, безнең халык яратып йөргән Төркия, Кытай, Вьетнам, Таиландка барып булмый, ә ял итәсе, диңгезне күрәсе килә.

— Отельләрнең номер фонды 80 процент броньланган. Кунак йортлары, аппартаментлар да 50-60 процентка тулган дип әйтергә була. Бу — июль–август аена булган мәгълүмат. Сентябрьгә дә шундый саннар булыр дип уйлыйм. Ә бәяләрне май һәм июнь айларында эшләмәүләрен компенсацияләү теләге белән арттыралар. Соңгы ике атнада бәяләр шактый күтәрелде, — ди Рамил Мифтахов.

Сакланырга кирәк

Диңгезсез ял да ярый диючеләргә ул Россиянең «Алтын боҗра» шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгарга киңәш итә. Әмма, эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, Мәскәү белән Санкт-Петербургка барудан тыелып торырга кирәклеген дә искәртте. Алтай крае, Байкал күле, Камчаткаларда да безнең халыкның бик сирәге генә булганы бар, ул матур җирләрне дә күрергә кирәк, ди әңгәмәдәшем.

Абхазиягә юлның кайчан ачылачагы билгеле түгел. Аның ачылу-ачылмау сәбәбе коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатының түбән булуына барып тоташа. Төркиягә кайчан барып булачагы турында да сорашмый кала алмадым.

— Июльдә ачылыр дип көткән идек, бәлки, августта булыр, бәлки бу сезонда ачылмас та, — ди Рамил Мифтахов.

Коронавирус дигәннән, интернеттагы фотолардан күренгәнчә, Кара диңгез яр буе курортларында халык бик күп, комлыкларда дистанция дә сакланмый кебек. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәмәү аркасында, болай дәвам итә калса, бер-ике атнадан коронавирус таралу куркынычы бик зур булачак.

— Сәяхәткә барганда, куркынычсызлык максатыннан, кайсы төр транспортны сайларга киңәш итәсез?

— Үз машинаңда гаиләң белән бару хәерлерәк. Икенче урында — очкыч. Фильтрация күләме югары анда. Өченчедә — поезд. Бу төр транспортта суперфильтрлар юк, бары тик кондиционер гына. Билетны купега дүрт кешегә алсагыз да, башкалар белән контактны ничек тә киметергә кирәк. Гаиләдә өч кеше барсагыз да, дүртенчегә, бала урыны булса да, билет алырга киңәш итәм, сезнең белән чит кеше утырып бармасын өчен менә дигән лайфхак. Үзегезне саклагыз, вирустан саклану чараларын күрегез.

Кара диңгез чистарган

Сочида булып кайткан хезмәттәшебез Зоя Кара диңгезнең чисталыгына хәйран булып кайткан. Бу диңгезнең шундый чиста чагын бөтенләй хәтерләмим, үзбикләнү режимының нәтиҗәседер дигән фикердә калдым, ди ул. Зоя ял итәргә Сочи ачылган көннәрдә барды. Баштагы берничә көндә комлыкларда халык бөтенләй булмаган, дүртенче көнгә җыела башлаганнар. Халык битлекләрне кибетләрдә дә кими икән, битлексез тормыш сагындырган, ди хезмәттәшем. Сочины исә бик ошатып кайткан, август аенда кызы белән тагын барырга җыена.

Кырымда йорт салып, бүген шунда эшләүче Рамил Зинуров үзе яшәгән Черноморскийда халыкның узган елгыдан азрак булуын әйтте. Кырымда курорт сезонына старт 1 июльдә бирелде генә, килми калмаслар, пляжлар тулыр әле, ди ул. Монда туристларның күбесе йорт арендалый икән, быел бер номер өчен кимендә 1,5 мең сум сорыйлар. 

Шушы көннәрдә Кырымда ял иткән Алинә кунак йортында, кибетләрдә саклану чаралары күрелүен әйтеп, ә менә комлыкка барсаң, халык коронавирус турында бөтенләй онытып куя кебек, диде ул. 

Коронавирус пандемиясеннән иң зур зыян күргән өлкә — туризм. Россия туризм өлкәсе ярты елда 1,5 триллион сум акчасын югалткан.

Без кайбер туристлык фирмаларыннан ял итүнең ничә сумга төшүе турында кызыксындык. Самолетта очу, яшәү, трансфер һәм өч тапкыр ашауны кертеп, ике кешегә 7 төнгә: Сочида кунак йорты — 46 600 сум. Өч йолдызлы отель — 56263 сумнан башлап 60000 сумга кадәр. Өч йолдызлы пансионат — 56694 сум. Тугыз төнгә Анапага бару 57000 сумнан башлап. Кырым, Оленевка алты төнгә: иртәнге ашны кертеп — 68749 сум, өч тапкыр ашау белән — 78456 сум. Кырымга ун төнгә ике олы кеше һәм бер бала өчен отельдә яшәү: (өч тапкыр ашау белән) — 96000 сумнан башлап. Сентябрьдән Төркиягә дә турлар сатыла. Алты төнгә барысы да кергән тур өч йолдызлы отельгә ике кешегә 41 600 сумнан башлап. Дүрт йолдызлы кунакханәгә 48 000 сумнан. Биш йолдызлы — 56 200 сумнан башлап.