Яралы язмышлар, яки урамда калсаң, кая барырга? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Казандагы «Умиление» гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен Вознесение бистәсендә приют ачкан.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Казандагы «Умиление» гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен Вознесение бистәсендә приют ачкан. Ике катлы йортны хәйриячеләрдән җыелган акчага арендага алганнар.

Ярдәм янәшә!

Анда авыр хәлдә калган йөкле һәм балалы хатын-кызларны кабул итәләр. Йортта хәзергә балалары белән дүрт хатын яши. Приютта 15 гаиләне сыендыру мөмкинлеге бар. Җиһазлар, урын-җир әйберләре җитми. Кем нинди ярдәм күрсәтә ала, берсеннән дә баш тартмаячаклар.

– Коронавирус пандемиясе чорында мохтаҗлар саны сизелерлек артты, – ди «Умиление» үзәге җитәкчесе Элина Галиуллина. – Кайбер гаиләнең бары бер туендыручысы булган һәм ул да эшен югалткан. Хезмәт урынында рәсми теркәлеп эшләмәгәннәр социаль ярдәмсез калды. Ишле гаиләне берүзе тартып баручы, инвалид бала үстерүче аналар да шактый.

Үзәкнең тагын бер приюты Казандагы Җиңү проспектында урнашкан. Пандемия чорында мохтаҗларны башта шунда кабул итәләр. Ике атна карантинда торгач, Вознесениедәге приютка күчерәләр. Ярдәм авыр хәлдә калучыны ашатып-эчертеп яки бер-ике көн кундырып чыгаруга корылмаган. Хатын-кыз тернәкләнеп, мөстәкыйль тормыш алып барырлык хәлгә килгәнче шунда яши. «Умиление» үзәген социаль челтәр аша эзләп табалар, танышларыннан ишетеп килүчеләр дә була.

Тормышың кирегә китсә…

Физәләне (приюттагы хатын-кызларның исемнәре үзгәртелде) бала табу йортыннан чәчәкләр белән, колач җәеп каршы алучы булмый. Ул, сабыен күтәреп, кая барырга белмичә, елый-елый, шәһәр урамнарын таптый. Бер кич танышларында кунгач, балалар йортын эзләп китә. Нәни кызчыгын бер-ике айга шунда калдырып, бераз аякка баскач, кире алып китәргә уйлый. Башка чарасы юк: ире белән ачуланышып аерылышканнар. Әнисе: «Балаңны тапсаң, өйгә кайтып күренмә», – дип кистереп әйткән.

Балалар йортында аларны вахтер ханым каршылый. Физәлә ни өчен килүен сөйләп бирә. Урта яшьләрдәге вахтер, аны кызганып, тиз генә балалар йорты җитәкчесен чакырып китерә. Җитәкче, яшь ханымга булышырга теләп, социаль челтәр аша ярдәм оешмаларын караштыра һәм «Умиление» үзәгенең адресын, телефон номерын таба. Үзәккә шалтыратып, хәлне аңлаталар, шул ук көнне кабул итәчәк­ләрен белгәч, такси чакыртып, тиешле акчаны түләп, Физәләне шунда озаталар. Саубуллашыр алдыннан вахтер хатын: «Кызыңның исеме ничек соң?» – дип сорый. Әминә икәнен ишеткәч елап җибәрә һәм: «Мин дә – Әминә бит. Балаңны ташлый күрмә, ул сиңа бәхет китерәчәк әле, менә күрерсең…» – ди.

Физәлә приютта ярты еллап яши. Ул арада ире белән татулаша, әнисе белән мөнәсәбәтләре җайлана. Приюттан ире алып китә. «Әминәне барысы да ярата. Ул безне берләштерде», – ди Физәлә. Авыр минутларда сыендырган өчен приют хезмәткәрләренә рәхмәтле хатын.

– Ризыкны да, киемне дә юнәтеп булыр иде. Миңа анда психологик яктан нык ярдәм иттеләр, – ди Физәлә. – Депрессиядә идем, үземне кая куярга белмәдем. Русча әйткәндә, «самооценка ниже плинтуса» иде.

Аңа яшәү балачактан җиңел булмаган. Әтисе үлгән, әнисе – башка кешедә кияүдә. Ана назына сусаган кыз кияүгә әнә шул бушлыкны тутыру өчен чыга. Тик күңел тансыклаган иркәләүне, кадерләүне ни иреннән, ни каенанасыннан күрми.

Ире кул уйната башлагач, сабыр канатлары тәмам сына. Аерылгач, ире төрмәгә эләгә. Аннан кайткач, янә очраша башлыйлар. Йөккә узуын белгәч, ата кеше баланың үзенеке булуына шикләнә. Хәл катлаулана, аралары суына… Физәләнең якыннары: «Аборт ясат, балаңнан котыл!» – дип киңәш бирүдән узмый. Хатын ул эшкә бармый. Хәзер ире белән тормышлары җайланган. «Мин элеккеге беркатлы Физәлә түгел инде. «Умиление» психологлары киңәшләрен онытмыйм, тормышка башкача карыйм. Иремә дә, әнигә дә үпкәләү бетте», – ди хатын. Бәхетсезлек килмичә, чын бәхетнең ни икәнен аңлап булмый, диләр бит.

Үзәктә икешәр ел яшәүчеләр дә бар. Биредә беркемгә дә: «Әйдә, яшәп алдың, инде үз көнеңне үзең күр!» – димиләр. Кеше ул карарга үзе килергә тиеш. Башта өч айга килешү төзиләр һәм аны еш кына озайталар. Приютка төрле милләт вәкилләре килеп керә. Ярдәм милләткә дә, дингә дә карап эшләнми. Хәйриячеләр дә – төрле милләт әһелләре: христианнар да, мөселманнар да булыша. Приюттагы кечкенә балалы аналарга пособие акчасын, төрле керемнәрне әрәм итмичә, җыеп барырга кушалар. Ул акчаның мөстәкыйль яши башлагач кирәге чыга.

Тән сызлавы әле дә басылмый…

Илзирә дә бала акчасына киләчәктә фатир арендаларга тели. «Әлегә барыр җирем юк. Сабый азрак исәйсен инде, аннары күз күрер», – ди ул. Хатын өеннән ире кыйнауга түзә алмыйча чыгып киткән. Алар интернет аша танышкан. Үзеннән тугыз яшькә өлкән егет кызның башын тиз әйләндерә. Озакламый егетнең фатирында бергә яши башлыйлар. Бәхетле көннәр озак дәвам итми, кияү эштән салып кайта. Аз гына төшереп алса да, холкы үзгәрә. Илзирә әйтмешли, сугышырга сәбәп эзли һәм таба да.

– Кыйналмаган җирем калмады, аякларым хәзер дә сызлый, кара янган урыннар һаман бетми. Балага узганымны әйткәч тә, ирем йомшармады, көннән-көн ныграк җәберләде. Мин түздем… Әти юк, әни авыру, кемгә барып сыенырга тиеш идем соң? – ди ул.

Әлеге үзәк өзгеч хәл дә баласын кочаклап, бернәрсәсез урамда калу белән тәмамлана. Илзирәгә – 22 яшь кенә әле. Дөньяның караңгы якларын инде шактый татыган. «Үткәннәр искә төшсә дә, тиз генә тынычлана алмыйм. Ул тормышка кире әйләнеп кайтудан куркам», – ди хатын.

Киләчәкне ничек күзалларга?

Дүрт баласы белән урамда калган Ленараның да тормыш юлы бик катлаулы. Ул сөйләгәндә, үзеңне күп серияле, коточкыч сюжетлы кино карагандай хис итәсең. Әти-әнисе исән була торып, балалар йортында тәрбияләнгән. Тугызынчы сыйныфтан соң бер көллияткә укырга керә ул. Анда күңел биреп укымый һәм төпле һөнәр алып чыкмый. Бер егет белән танышалар, гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа. Фатирдан фатирга йөриләр, акчасызлыктан тилмерәләр. Ир төрмәгә эләгә, хатын хәмер белән дуслаша. Фатирларына шешәдәшләр җыела. Күрше-күлән опека органнарына хәбәр итә. Йә эшкә урнашып, эчүеңне ташлыйсың, йә балаларны тартып алабыз, диләр. Ленара ул арада икенче бер адәмнән балага уза һәм кызчык дөньяга килә.

Ленара әйтүенчә, ир дүрт балалы хатынга өйләнү түгел, үз баласына матди ярдәм күрсәтергә дә теләми. Хатынның язмышы бик буталчык һәм киләчәктә аны ни көтә? Ул сорауга әлегә җавап юк. Ленара балалары белән приютта яши һәм киләчәкне уйлар хәлдә түгел.

Биредә ашаталар, эчертәләр, киендерәләр. Хәер, хатыннар үзләре дә кул кушырып тик ятмый: чиратлашып ашарга пешерә, өйне җыештыра. Язга чыккач, бакча мәшәкатьләре өстәлгән. Түтәлләргә помидор, кыяр, суган утыртканнар, кабак, кишер, кызыл чөгендер чәчкәннәр. Кура җиләге, карлыган куаклары да быел булмаса, киләсе елда җимеш бирер, дип өметләнәләр. Кыскасы, үзләрен сыендырган приютта якты хыяллар белән яшиләр.

Белгеч сүзе

  • Психолог Аида Фиогбе:

– Приютта дүрт ел эшлим. Безгә төрле хәлдәге хатын-кызлар килеп керә. Кайсы эшен югалткач, торак өчен түли алмый һәм урамда калган. Балалар йортында үскәннәр аерылып тора, алар белән эшләү авыррак. Психологик ярдәм күрсәтүдән тыш, кеше белән аралашырга, кеше арасында үзләрен тотарга өйрәтәбез. Өченче төркем – гаиләдә озак вакыт кыйналып яшәүчеләр. Хатын-кыз еш кына үзенең тормышын анализлый белми, авырлыктан чыгу юлын күрми. Без исә төрле вариантларны күрсәтәбез.

Һәркайсында – төрле язмыш һәм беркемне дә гаепләргә алынмыйбыз. Күңелләре болай да яралы. Балачакта гаиләдә кыйналу, көч куллану булган икән, кыз бала үсә төшкәч, шул дәвам итә. Егетне әтисенә охшатып сайлый. Күзәтүләрем аша әйтәм: 80 – 90 процент очракта шулай. Безнең бурыч – аларга ул боҗрадан котылырга ярдәм итү. Тормышта талашмыйча, сугышмыйча тыныч кына, матур итеп яшәргә мөмкин икәнен аңлатабыз. Приюттан соң, яңадан кияүгә чыгып, бик бәхетле яшәүчеләр дә бар. Аларның тормышын тамырдан үзгәртүдә минем дә, волонтер психологларның һәм башка хезмәткәрләрнең дә өлеше зур. Гаиләне, аналарны, балаларны яклау үзәкләре башка төбәкләрдә дә эшли. Кыен чакларда тәҗрибәлерәк коллегалардан киңәш сорыйбыз.