Әхәт Сафиуллин: Кешелексез гамәл — «Мәдәни җомга»

Әйтерсең илдә шушы явыз гамәлне җиң сызганып тормышка ашырудан башка проблемалар юк.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», «Мәдәни җомга»). Хәзер Россиядә илнең вак халыкларын руслаштыру юлы белән милләт буларак юкка чыгаруны максат итеп куйган, бернинди мантыйк кысаларына да сыймаган, хәтта ил Конституциясен дә санга сукмыйча, эзлекле үҗәтлек белән алып барылган сәясәт икәне беркемгә дә сер түгел. Ил җитәкчелеге, патша Россиясенең мәгариф министры Д.Толстой авызыннан чыккан: “Барлык инородецларны укытуның ахыргы максаты аларны руслаштыру һәм рус халкына кушу булырга тиеш”, - дигән сүзләрен искә төшереп, ниһаять, Иван Грозный заманыннан ук килеп тә ничә гасырлар буе тулысынча хәл ителә алмаган бу явыз, кешелексез сәясәтне тормышка ашырыр вакыт җитте, дип уйлады бугай. Моннан ике ел башланып, руслардан кала башка милләтләрнең телләрен бетерүгә йөз тоткан, моңарчы тарихта күрелмәгән масштаблы бу адым безнең өчен бигрәк тә афәткә тиң: без вак милләт түгел – сан буенча илдә икенче урында торган һәм, ничә гасыр буе чукындыру сәясәтенә бирешмичә, милли йөзен саклап кала алган халык. Алай гынамы?! Без Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган милләтләр арасында руслар, украиннар һәм белоруслар белән янәшә торабыз! Ә халык саны буенча безне алар белән чагыштырырлык та түгел!

Кирәк чакта, ил җитәкчелеге: “Россиянең күпмилләтлелеге – безнең байлыгыбыз!” дияргә дә ярата. Ә 2002 елның 30 августында Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда, В.Путин үзе: “Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Это абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка, вредно для страны в целом... Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет”, – дигән иде. Бу сүзләрен илдәге милли мәсьәләнең хәзерге “чишелеш”е белән чагыштырсак, ул аларны күз буяу өчен генә әйткән, дигән нәтиҗәгә киләбез. Бу – илдәге ике төрле стандарт мисалы. Халыкта аның икейөзлелек дигән атамасы да бар.

Әйтерсең илдә шушы явыз гамәлне җиң сызганып тормышка ашырудан башка проблемалар юк. Алар хәттин ашкан! Ил икътисады ничә еллар буе торгынлык кичерә, халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел начарлана, ярлылык чигенә җитүчеләр саны арта. 2018 елда президент 6 ел эчендә хәерчеләр санын ике мәртәбә киметергә вәгъдә иткән иде! Хәзер бу срок 2030 елга күчте. Тотнаксыз вәгъдәләр артыннан куып дәвам итә...

Илдәге коррупция коточкыч дәрәҗәгә җитте. 31 млн ришвәт алуда гаепләнгән, рәсми еллык кереме 5,2 млн. сум булган Пенза өлкәсе губернаторы Белозерцевның ришвәте Меrcedes автомобиле, 5 млн сумлык сәгать, 31 млн сум акчадан гыйбарәт, өеннән тагын 500 млн сумлык төрле валютадагы акча табылган. Курыкмыйча урлыйлар, ришвәт алалар. Чөнки коррупциягә каршы үтемле чаралар күрелми.

Болар - халкын хөрмәт иткән ил җитәкчелеге иң беренче чиратта чишәргә алынырга тиешле җитди проблемалар түгелме? Аларны чишү турындагы уйлар власть ияләрен йокыдан калдырырга тиеш иде кебек. Тик аларда бүтән “кайгы”: хәтта пандемия чорында да, киләчәктә дә властьны кулларында тоту өчен, илнең төп законына үзгәрешләр кертү һәм аларны тормышка ашырырга ярашлы законнар кабул итү белән мәшгуль.

В.Путин март аенда: “Россия икътисады торгынлыктан чыкты”, ә Икътисади үсеш министрлыгы бер атнадан, ул түбәнгә тәгәри бара, дип белдерде. Кайсына ышанырга? Илдә – эшсезлек, ярлылар саны арта бара, БМО карамагындагы махсус комиссиянең күп факторларны искә алып төзегән 2020 елгы бәхет рейтингында Россия 73 нче урында тора! 2017 елда 49 нчы иде. Димәк, икътисадыбыз менә шулай “үсә”. Рейтингта иң бәхетле илләр – Финляндия, Дания, Исландия, ә бәхетсезе – 153 урындагы Әфганстан.

Кызганыч, җыелган проблемаларны чишү, икътисадны яхшырту, коточкыч масштабтагы коррупциягә каршы үтемле чаралар күрү, үз халкын бердәмлеккә, үзара татулыкка өндисе урында, власть милләтләр арасына чөй кагу сәясәте үткәрә. Моны вак милләтләрнең телен (димәк, милләтен) бетерүгә юл тоткан кешелексез гамәле һәм рус халкының дәүләт оештыручы дип Конституциядә беркетелүе яхшы раслый. Нәрсә, әгәр дә сугыш-фәлән килеп чыкса (Ходай күрсәтмәсен!) башка милләт халкы: “Сез – дәүләт оештыручы, аны үзегез саклагыз инде”, дияргә тиешме?

Телебезгә ясалган һөҗүм безне бик авыр хәлдә калдырды. Кайгырабыз, борчылабыз, чөнки җир йөзендә милләт буларак гел татар булып каласыбыз килә. Моны матбугат битләрендәге борчулы язмаларның күплеге раслый. Тик аларда сүз никтер аны саклау зарурлыгы турында гына түгел, ә үстерү турында да бара. Бу исә төп максатыбыз булган саклау сүзе белән янәшә ятышсыз яңгырый һәм үстерү сүзе аны йомшарту өчен генә әйтелә кебек. Ил дәрәҗәсендә бетүгә йөз тотарга мәҗбүр ителгән телне ничек үстерергә мөмкин?! Аны, гомумән, үстерәсе юк, чөнки ул – үскән, ЮНЕСКО тарафыннан дөньяда кулланышта булган 14 телнең берсе! Аны үстерәсе түгел, чистартасы гына бар – бик чүпләнә бара. Моңа үзебез гаепле. Моны исә өч томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нән башлау зарур – аларда икеле-микеле нәрсәләр күп. Мәсәлән, өченче томда (1981 ел) һәркемгә аңлаешлы “җилкә” сүзенең дүрт аңлатмасы, шул исәптән, муен белән кулбаш арасы, иңбаш дигәне дә бирелгән. (Җилкә дигәч, күз алдына һич тә муен белән кулбаш арасы, иңбаш түгел, ә арка (муен төбенең арткы өлеше) төшенчәсе килә.) Бу аңлатма буталчыкка китерә: иңбаш, иңнәр сүзләре була торып, инде погоннарны иңнәргә, иңбашына түгел, ә җилкәләргә тага башладык. Сүзлектә мисал итеп, И.Газиның “... җилкәсендәге погоннарын...” һәм Д.Фәтхинең “...Ипләп куйды кулсыз җилкәсен” дигән мәгънәсез җөмләләр бирелгән. Сүзлекләрдә моның ише мисаллар күп.

Хәзер, килеп туган хәлгә борчылып, “Нишләргә соң?” дигән сорауга җавап эзлибез. Язмалар авторларының кайсы милләтнең үзаңын үстерергә, өйдә гел татарча сөйләшергә киңәш итә, бердәмлеккә чакыра, кайсы халкыбызның күренекле шәхесләре белән горурланыр­га, кайсы, рус теленә кергән сүзләребезне барлый (товарищ сүзе дә безнең товар һәм иш сүзләреннән алынган, имеш!). Кыскасы, фикерләр төрле. Тик безнең борчылуларыбыз, эчке протестларыбыз җәймә астында калып шыбырдашуны, кесәдән йодрык күрсәтүне хәтерләтә, чөнки аларны Мәскәү ишетми. Ә бит даими рәвештә ишеттереп торырга кирәк! Димәк, бу турыда да уйланасы, безнең ризасызлыгыбызны үтемле итеп белдерү юлларын эзләргә кирәк. Ә без һаман толерантлык уены уйныйбыз. 2019 елда чыккан “Мифы о русской демократии, грязи и тюрьме народов” дигән китабында Россиянең элеккеге мәдәният министры В.Мединский татарларга карата шакшы гаепләр ташлагач, безнең тарихчы галимнәребез, дәррәү күтәрелеп, аңа каршы дәлилле, саллы тәнкыйди язма белән җавап бирергә тиеш иде. Президентка, Федераль собраниегә, Думага юлланырга тиешле иде алар. Ә тарихыбызга таянып язарлык саллы дәлилләр бар бит. Заманында Алтын Урда, грамота (рөхсәт) биреп, рус патшасын тәхеткә утырткан. Мәскәүгә хатлар татарча язылган, чөнки руслар, хатыгызны русча языгыз, дип әйтә алмаган, алар, укып тәрҗемә итәр өчен, махсус тылмачлар тоткан. Юк, бу пасквильгә каршы бер кәлимә сүз дә әйтмәдек.

Телебезнең саклануы өчен аның кулланышта булуы кирәк. Ә моның иң беренче шарты – аңа ихтыяҗ булу. Тик хәзер моны эшләү мөмкин түгел. Муеныбыз­ның гел Мәскәү ягына борылган булуы һәм сәяси ихтыярыбыз (бәлки, теләгебез?) җитмәү сәбәпле, аны моңа ирек биргән бәйсезлек чорында да тудыра алмадык! Хәзерге шартларда ул кухня теле генә булып кала бирә. Ә әдәби тел буларак саклау өчен аны укытуның элеккеге стандартларына кире кайту сорала. Ләкин мәктәпләрдә татар теленә атнасына бары бер сәгать кенә бирелә, югары уку йортларында да укытылмый... 

Бу исә киләчәктә татар журналистлары һәм язучылары да (димәк, укучылар да) чыкмаячак, шул сәбәпле әкренләп милли матбугат, әдәбият, мәдәният тә, сәнгать тә бетүгә йөз тотачак дигән нәтиҗәгә китерә. Ә милли үзаңны үстерү хәзер бик мөһим: бәлки, ул БДИне рус телендә бирергә мәҗбүр ителгән балаларын русча укытырга тырышкан ата-аналарны милләтебезне бизәми торган бу теләкләреннән кире кайтарырга булышыр. Үзаң бит ул алга куелган максатка ирешү хакына ниндидер төгәл адымнар ясауны, эш-гамәл кылуны, хәрәкәт итүне таләп итә. Аннары шунысы да бар: без инде милләтебез үзаңы үсешенең югары дәрәҗәдә булуын күрдек: республиканың бәйсезлеге өчен барган көрәштә ул гаять зур роль уйнаган иде. Ләкин без яуланган ул бәйсезлектән һаман, елдан-ел чигенә бардык. Үз-үзебезне юата-юата, алдый-алдый, «Без булдырабыз!» дия-дия, толерантлык үрнәкләре күрсәтә-күрсәтә чигендек һәм бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез. Чигенүебез Мәскәүне шулхәтле рухландырды ки, инде ул телебезгә дә һөҗүм итәр вакыт җитте дип санады. Ике арадагы Шартнамәне юкка гына шартлатып өзмәде ул! Монысын да йотарлар, дип уйлады... Йоттык, йота киләбез. Ә үзебез: «Без үз Төп законыбызны Россиядән алда кабул иттек!» – дип мактанабыз. Ә ул милли белем алуга булган хокукыбызны яклый алдымы? Юк! Без Конституциябезне Россиянеке белән тәңгәлләштерә-тәңгәлләштерә арып беттек инде, аның өнен алдык...

Алай да оптимист булып каласы килә. Телебезне саклау өчен («үстерү»сез генә!) мөмкин булган чараларның барысын да кулланыйк. Бу уңайдан барыбыз да милли җанлы шәхесебез Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе эшен хуплыйбыз. Ул эшен, бернинди пафоска бирелмичә, уңышлы алып бара. Аңа рәхмәттән башка сүзебез юк. Мәчетләрдә телебезне укыту да кирәкле эш.

Оптимист булу белән бергә түземле дә булыйк. Дөнья – бүген болай, иртәгә тегеләй борылучан бит ул. Алдагысын фаразлавы авыр. Әйтик, СССР тикле илебез юкка чыгар дип кем уйлаган иде?! Тора-бара, бәлки, ил-җиребездә вәзгыять үзгәреп, вак милләтләргә дә чын мәгънәдә кешеләрчә караш туар, йә, Ходай кушып, безнең файдага ниндидер башка җай чыгар. Тик алай да үзебезнең телебезгә салынган йозак белән ризасызлыгыбызны Мәскәүгә җай чыккан саен белгертеп тору зарур. Бу – тел һәм тарихчы галимнәребез, Дума һәм Дәүләт Советы депутатлары, язучыларыбыз эше. Тама-тама тамчы да бозны тишә.