news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе татарлары: Дәү әни өйрәткән тел онытылмый

Рузия Хәлимова берничә буын бергә яшәүче татар гаиләләре турында сокланып сөйли.

Ульяновск өлкәсе татарлары: Дәү әни өйрәткән тел онытылмый
emetul73.ru

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова «Дин дәресләре мәктәбе» чарасыннан соң уй-фикерләре белән уртаклаша.

Ямьле җәйнең соңгы көнендә алтмыштан артык милләттәшебез ак теплоходка утырып Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыкты. Бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган чараны оештыручыларга — «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова белән юмарт эшмәкәр Марат Якуповка мөслимәләр олы рәхмәтләрен юлладылар.

Асия хаҗия Мөлекова очрашуны мавыктыргыч һәм милләт, дин үсеше өчен файдалы итеп оештырган иде. Сәяхәт елга вокзалының зур залында башланып китте. Мөслимәләр кадерле кунаклар белән күрешеп, аларның бай эчтәлекле чыгышларын тыңладылар. Биредә өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасы «Өмет» кә 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Халкыбыз һәр изге эшне дога белән башларга күнеккән. Әлеге истәлекле очрашуны да региональ диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы җитәкчесе Варис хаҗи Равилов Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде.

Ә «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе, мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова милләтебез һәм динебез файдасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Һәр эш-гамәлебезне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, региональ диния нәзарәте белән килешеп, бердәм булып алып барабыз. Телебезне, динебезне саклап калу, милләтебезгә хезмәт итү нияте белән «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын булдырдык. Аннары «Дин дәресләре мәктәбе”н эшләтеп җибәрдек. Унбиш ел эчендә 349 шәкерткә дини гыйлем бирергә өлгердек», — диде Асия хаҗия.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафинны ана телебез язмышы аеруча борчый.

«Өлкә мәктәпләрендә ана телен укыту өчен шартлар тудырылган, шуңа да карамастан, телне өйрәнү елдан-ел сүлпәнәя бара. Чөнки ата-аналар битарафлык күрсәтәләр, хәтта кайбер милләттәшләребез балаларына татар телен укытуга каршы. Зинһар, бала-оныкларыгызга ана телен өйрәтергә тырышыгыз. Үз телен белгән баланың фикерләү сәләте, башкалар белән чагыштырганда, күпкә яхшырак», — диде өлкә татарларының лидеры, ак яулыклы әби-апаларга мөрәҗәгать итеп.

Казанның «Милләт» нәшрияты җитәкчесе, «Татар-мөселман календаре”н нәшер итүче Фәния Хуҗәхмәтнең чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

«1993 елда хаҗ кылып кайтканнан соң, тормыш юлымны тамырдан үзгәртергә булдым. Дин кардәшләребез үтенече буенча «Татар-мөселман календаре”н әзерләп, аны 140 мең данә тираж белән бастырып чыгардым. Байтак милләттәшләребез шушы календарьны укып, дин юлына, намазга бастылар. Татар мәгърифәтчесе, дин галиме Каюм Насыйриның эшен дәвам итә алуым белән чиксез горурланам», — диде Фәния ханым.

Казан кунагы очрашуда катнашучылар игътибарына яңа гына басылып чыккан «Татар-мөселман календаре”н һәм дини китаплар тәкъдим итте. Ерак араларны үтеп, безгә рухи азык алып килүегез өчен зур рәхмәт, диделәр аңа семберлеләр, шатланып.

«Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова берничә буын бергә яшәүче татар гаиләләре турында сокланып сөйләде.

«Әби-бабай тәрбиясендә үскән балалар акыллы, тырыш һәм тәртипле була. Намаз укучы, дога кылучы әбиләре янәшәсендә җитлеккән егет-кызлар олыгайгач та телебезне, динебезне онытмаслар. Булдыклы, иманлы, өлкәннәрне хөрмәт итүче гаиләләр — «Өмет”ебезнең даими кунаклары. Аларны газета битләрендә башкаларга үрнәк итеп күрсәтәбез», — диде ул.

Ә «Дин дәресләре мәктәбе» мөгаллимәсе Нурия Татлыева дөньяви һәм дини белемнең үзара бәйләнештә булуы, бер-берсен бары тик тулыландырып торуы хакында тирән эчтәлекле вәгазен җиткерде.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтергә куша. Мөселман кешесенә бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», — диде Нурия ханым һәм, форсаттан файдаланып, мөслимәләрне Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында эшләп килүче «Дин дәресләре мәктәбе”нә укырга чакырды.

Ак теплоходка утырып Идел буйлап сәяхәткә кузгалып китү белән, гүзәл затлар үзләренең осталыкларын күрсәтергә ашыктылар. Афәрин, дип әйтәсе генә кала. Яшь мөслимәбез Динә Сафина иҗат иткән шигъри тәлгәшләр, һәвәскәр башкаручыларның моңлы җырлары, Идел дулкыннары шавына кушылып, еракларга таралды. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, биючеләребез дә сынатмады.

Сембер татарлары тормышына багышланган конкурс мөслимәләрне аеруча җанландырып җибәрде. Габдулла Тукайның Зөя Башына фабрикант Акчуриннарга кунакка килүе, Муса Җәлилнең Татар Колмаеры авылы кызы Рауза ханым белән никахлашып, Альберт исемле уллары тууы, Ульяновск шәһәренең иң беренче атамасы Синбер булуы хакында күпләр беренче тапкыр гына ишетсәләр дә, киләчәктә онытмаслар, мөгаен.

Өч сәгатькә сузылган сәяхәт «Туган тел» җырын бергәләп башкару һәм күмәкләшеп фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100