Себердә 500дән артык татар теле укытучысы әзерләдек - «Ватаным Татарстан»

«Бик кайтасым килгән вакытлар булды. Студентларымны кем укытыр, дия-дия 20 ел узды», - ди Себердә татар телен укытучы Флера Сәйфуллина.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Әхмәтҗанова). Хәтерегездәдер: элегрәк Татарстанда уку йортларын тәмамлаганнан соң, татар теле һәм әдәбияты белгечләрен юллама белән башка төбәкләргә җибәрәләр иде. Мин укыган Арча педагогия училищесында да шулай булды. Пенза, Пермь, Төмән, Горький өлкәләре, Чуашстан, Мари Иле, Мордовия республикалары…

Ни гаҗәп, яшьлек гаярьлеге беләнме, әллә инде хыялый күңелгә нидер җитеп бетмәгәнме — без анда китәргә атлыгып тора идек. Китүче кызлар да күп булды, кияүгә чыгып, шул якларда тормыш корып калдылар. Әмма укытучыларыбыз шулай да, безне якларга, сакларга тырышканнардыр инде, ерак җирләргә егетләрне җибәрү яклы булды. Аларның армиягә китәселәре бар, аннары дүрт ягың кыйбла дигәндәй, кайткач, туган илдә төпләнсәң дә була.

Ә менә Буа районының Яңа Тинчәле авылы кызы Флера Сәйфуллина куркып тормаган. 1984 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, кызыл диплом алган кызга Татарстанда да кызыгырлык урыннар тәкъдим ителүгә карамастан, Себергә киткән дә барган. Аны Төмән өлкәсенең Тубыл мәгариф бүлеге Маслово мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Шунда ук завуч вазыйфаларын да башкара.

— Бу адымга безне студент елларында ук әзерләделәр кебек, — дип искә ала Флера ханым. — Илленче елларда ук бер төркем яшьләр, университетны тәмамлагач, Тубыл педагогия институтына барып, анда татар теле һәм әдәбияты бүлегенә җан кертеп җибәрәләр. Алардан соң Себергә Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров, Фәрит Хатыйпов бара. Соңрак алар күренекле галимнәр, мөгаллимнәр булып җитешә. Фәрит абый мин укыган чорда кафедра мөдире иде. Ул безгә бик еш Себер, анда яшәүче милләттәшләребез, аларга ярдәм кирәклеге турында сөйләде. Күрәсең, бу сүзләр акрын-акрын күңелгә сеңә килгән. Абыем Фәннур да фольклор экспедициясенә шул якларга барган иде. Анда танышкан  дуслары гел Казанга килеп йөрде. Китүемә әти-әни дә каршы килмәде.

1988 ел. Милли күтәрелеш чоры. Уку йортын тәмамлаган 6 кыз Себергә юл тота. Аларны, бик шатланып, төрле авылларга, шәһәрләргә тараталар. Шул ук елны Тубыл педагогия училищесында татар бүлеге ачыла. Автобуста утыз чакрым ара узып, Флера анда да туган телебезне укытырга йөри, булачак укытучыларга методика өйрәтә. Бер елдан аны Тубыл педагогия институтына эшкә чакыралар. Алты кызның бишесе бер елга гына түзә, кире кайтып китәләр. Ә Флера башлаган эшен ташлап китә торганнардан түгел.

— Минем дә бик кайтасым килгән вакытлар булды, — ди ул. — Тик институтта татар төркеме туплаган идем. Китсәм, студентларымны кем укытыр, тагын бер генә елга түзим инде дип, үземне гел үгетләп килдем. Бер ел дия-дия, егерме ел узып китте. Себерне бик яраттым мин. Табигате дә матур, кешеләре дә сокланырлык. Шәһәр яныннан ук эрбет урманнары башлана, Иртыш елгасы ага. Ул чакта монда милли хәрәкәт үзәге иде. Әйтергә кирәк, Тубылда татар дөньясы гел кайнап торган. Пединститутта татар теле утызынчы елларда ук укытыла башлаган. Аннары вакыт-вакыт туктатылып та торган. Туксанынчы елларда ул тагын бер тапкыр күтәрелеп алды. Хәтта шәһәрдә татар мәктәбе дә ачтылар.

—     Үз вакыты өчен мин Себердә яшәүче милләттәшләремә зур ярдәм күрсәтә алдым, — ди Флера ханым. — Шушы еллар эчендә 500дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләдек. Алар татар авылларында балаларга белем бирделәр. Без баргач та, төбәкнең 156 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла башлады. Үз хезмәтеңнең кирәклеген тойгач, эшлисе дә рәхәт шул ул. Күңел гел күтәренке булды.

Флера ханым өчен җан җылысы алырлык тагын бер урын була Себердә. Ул — «Иртыш таңнары» әсәре авторы Якуп ага Зәнкиев гаиләсе.

— Туган җирдән еракта мондый гаилә белән танышу — бик зур бәхет инде ул, — ди ул. — Мин алар белән аралашырга ашкынып тора идем. Хәләл җефете дә татар теле укытучысы булгач, фикерләребез уртак, сөйләшер сүзебез күп. Җиде бала тәрбияләп үстергән Зәнкиевләр мине үз кызлары кебек кабул иттеләр.

Флера ханым авторның «Ялкында өретелгән мәхәббәт» романының әдәби редакторы да була. Гомумән, ул милләттәшебезнең иҗатын аеруча яратып өйрәнә. Әсәрләрен киң даирәгә танытуга ярдәм итә. Якуб Зәнкиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек була.

Шушы гаиләнең йогынтысы белән Флера әлеге төбәкнең халык авыз иҗатын өйрәнергә керешә. Мөмкинлек тә бар бит: студентлар белән экспедицияләргә чыга. Әби-бабайлар сөйләгәннәрдән чыгып, алар табып биргән кулъязмалар белән танышкач, бу урыннарның борынгы татар җирләре икәнлегенә ныграк төшенә.

Тубыл педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булгач, ул үзенең, хезмәттәшләренең, студентларның игътибарын шул хәзинәләрне барлауга юнәлтә, фәнни әйләнешкә кертә. Шулай итеп, фәнни эшчәнлеген Саҗидә Сөләйманова иҗаты белән башлаган галимә бөтенләе белән Себер дөньясына кереп чума. Төбәк шагыйрьләренең иҗатын да өйрәнә башлый. Шулай тамчылап җыя торгач, «Себер татарлары әдәбияты» дигән саллы гына җыентык пәйда була. Себергә багышланган китаплары докторлык диссертациясе булып әверелә, профессор дигән гыйльми исем алырга сәбәп була. Бүген ул — 250 фәнни һәм методик эшләр, 15 монография, 20 дәреслек-методик кулланма авторы.

Флера Сәйфуллина Тубыл педагогия институтында татар филологиясе буенча диссертация яклау советы да оештыра. Бу совет дистәләрчә ел уңышлы гына эшләп килә. Тик илдә барган мәгълүм вазгыять Флера ханымны туган җиргә кайтырга мәҗбүр итә. Үзе укыган уку йортында аны шатланып каршы алалар. Лекцияләр уку белән беррәттән ул тагын фәнни эшкә кереп чума. Быелгы юбилеен да авылдашлары — бертуган Касыйм һәм Ибраһим Биккуловларның тормыш юлларын яктырткан монография белән каршы ала. Эшенә бәя биргән бүләкләре дә күп. Ул — Халык мәгарифе отличнигы, Югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәреннән бирелгән бүләкләр аның күңеленә аеруча кадерле. Бу аңлашыла да: Себергә яшь белгеч булып киткән кыз рухи яктан баеп кайта: дәрәҗәләргә ирешә, тәҗрибә һәм әдәби мирас туплый. Тик бүген күңеле генә тыныч түгел.

— Яшь чагымдагы хезмәтләрем белән горурлансам да, без яндырган учакларның сүнә баруын, бу төбәктәге татар авылларында татар мәктәпләрнең юкка чыга баруын күреп, йөрәк әрни, — ди Флера ханым.