Роза Хәйруллинаның михнәтле язмышы - «Сөембикә» журналы

Педагоглар аның талантын таный, ләкин «амплуасыз актрисага» эш табу җиңел булмасы кисәтә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», «Сөембикә», Эльмира Закирова). Соңгы елларда Роза Хәйруллина Россиянең иң популяр актрисаларыннан берсенә әйләнде. Тамашачы аны «Ольга», «Содержанки», «Зөләйха күзләрен ача» сериаллары йолдызы буларак белә, аның катнашында ел саен 5–10 яңа проект барлыкка килә. Ә бит кайчандыр ул профессиясен алыштыру гына түгел, үз теләге белән бу тормыштан китү уе белән дә яши башлаган иде, ярты ел эчендә якыннарын югалтып бетерде бит ул.  

Ә хәзер бу сынауларны ничек кичерүе, язмышында Константин Богомоловның нинди роль уйнавы турында. 

Роза Хәйруллина Норильскида татар гаиләсендә туа. Әти-әнисе — 1930 еллара гаепләнеп, сөргенгә җибәрелгән колхоз председательләре балалары була. Кыздагы артистлык сәләтен иң беренче булып тәрбияче Роза Карловна — шулай ук сөргенгә җибәрелгән немец хатыны — күреп ала. Ул шәп театралка була, аның мавыгулары Хәйруллинага да күчә. 

Балачактан ук театр студиясенә йөри, актриса булырга хыяллана. «Иллюзия икәнен аңлаган хәлдә, мин шушы дөньяга тартылдым. Ләкин чын тормышны да шунда тойдым…» — ди Роза. Аңа 12 яшь булганда, туган җирләренә кайтырга рөхсәт бирәләр. Роза мәктәптән соң Казан театр училищесына укырга керә һәм II курста ук академия театры сәхнәсендә уйный башлый. 

Танышлары һәм якыннары аның булдыра аласына шикләнеп карыйлар. «Буең кечкенә», «Мондый кыяфәт белән артистлыкка алмыйлар», дигән сүзләрен колак очыннан гына үткәрә кыз, үҗәтләнеп үз максатына бара. 

Педагоглар аның талантын таный, ләкин «амплуасыз актрисага» эш табу җиңел булмасы кисәтә. 

Роза театр училищесын тәмамлауга, аны шундук Россиянең 5 театрына эшкә чакыралар. Ләкин ул Казан ТЮЗын сайлый, һәм шунда 15 ел дәвамында уйный. «Погром» спектаклендәге роле Россия Дәүләт премиясенә лаек була. Нәкъ менә Роза Хәйруллинадан күреп, Чулпан Хаматова да актриса профессиясен сайлый. Ул аның турында болай искә ала: «Заманыбызның гениаль актрисасы. ТЮЗда уйнавын күреп, минем дә аның кебек буласым, һичьюгы, сәхнәдән аның кебек ләззәт аласым килде. Казан ТЮЗы булмаса, мин артистка була алмас идем. Бервакыт урамнан барганда үземчә болай юрадым: хәзер ТЮЗдан Роза Хәйруллина чыгып килгәнен күрсәм — актриса булам! Һәм чыннан да ул килеп чыкты!»   

ТЮЗда эшләгән елларын Хәйруллина зур тәҗрибә мәктәбе булды дип бәяли. Чөнки балалар — иң таләпчән аудитория: аларны алдап булмый, һәм алар ошату-ошатмауларын яшермичә әйтәләр. Бу чорны тормышының иң бәхетле еллары дип атый ул. Казанда дуслар, туганнар, яраткан театры, үз почмагы. Сәгать эчендә бөтенесе юкка чыга. Башта 1996 елгы янгыннан соң Казан яшь тамашачылар театры ябыла, труппа тарала. Аннары бер-бер артлы башына бәхетсезлекләр ишелеп төшә. Еллар узгач кына Роза болар хакында сөйләрлек көч таба үзендә: «Мизгел эчендә барысын җуйдым: энем наркоман иде, фатирыбыздан колак кактык, аннары үлде — торак бурычлар түләүгә китеп барды. Ярты ел эчендә бөтен гаиләм — 7 кеше үлде: әти, әни, башкалар. Тормыш „элек“ һәм „хәзер“гә бүленде, мин „элек“тә калдым… Белмим, ул елларда ничек яшәгәнмендер… Хәтеремнән сызып ташланган алар. Бик нык үзгәрдем. Берникадәр вакытка театрдан китеп тордым…» 

Чарасызлыктан Роза эчүгә сабыша, үзенә кул салырга уйлаган чаклары да була. Эш һәм дин коткарып кала. 

1997 елда Роза Хәйруллина Самарага күчеп китә һәм 12 ел буена «СамАрт» театры сәхнәсендә уйный. Берчак аның спектакленә Константин Богомолов килә һәм Розаның язмышында зур роль уйный — аны Мәскәүгә күчәргә өнди, Олег Табаков белән очраштыра. Соңрак актриса Мәскәү һәм Санкт-Петербург театры сәхнәләрен яулый. Богомолов аңа спектакльләрдә, бераздан сериалларда төп рольләрне ышанып тапшыра. Аның турында Хәйруллина болай сөйли: «Тормышыма Костя Богомолов килеп керү минем өчен бәхеткә тиң. Миңа яшәргә көч бирә торган ниндидер серле сүзләре бар аның. Ул миңа эш бирә. Миңа ышана. Мине алга таба этәрә». 

Роза Хәйруллинага театрларда ихтыяҗ зур булса да, аның исеме күбрәк театр җене кагылганнарга гына таныш була. Ә инде киноларда төшә башлагач, киң популярлык ала. Иҗат юлы да бик уникаль: Роза Хәйруллинаның кинодагы дебюты 48 яшендә була! 50 яшендә «Орда» фильмында уйнап, аеруча нык таныла. Режиссерлардан тәкъдимнәр ява башлый. Ул беркайчан да режиссерлар белән бәхәсләшми, аларның фильмны йә спектакльне бербөтен итеп күргәнен аңлый. Узгынчы рольләргә дә үпкәләми. Кайчандыр «амплуасыз актриса» булуы да ярап куя: теләсә нинди образга керә, теләсә кайсы жанрда уйный ала. 

Бүгенге популярлыгына да Роза тыныч карый. Чөнки уңыш аның өчен беркайчан максат булмый. 50 яшенә кадәр дан-шөһрәтнең ни икәнен белми, йолдыз чире белән газапланмый ул. 

Розаның формуласы гади: үз юлыңны сайларга һәм көн саен тырышып хезмәт итәргә, монда һәм хәзер яшәргә. «Минем кебекләр ярты Мәскәү бит. Берни белән дә шаккаттыра алмыйм, мин әллә нинди үзгә бер кеше түгел. Кайда да эшләргә була. Башкаладагы тормышны калдырып каядыр, әйтик, Архангельскига китү минем өчен берни тормый. Тормышта бернәрсәдән дә курыкмыйм», — ди ул. 

Башыннан үткәннәрне кичергәннән соң, актриса үзе өчен берничә төп кагыйдә чыгара: беркем беркемгә бернәрсә тиеш түгел; дәгъвалар белдерү, рәхмәтләр көтү акылсызлык, чөнки ул барыбер көткәннәрне акламаячак. Язмыш нәрсәдәндер мәхрүм итсә, ул нидер бирәчәк тә, шуңа күрә үткәннәр белән яшәргә ярамый — күңелдә сакларга һәм алга барырга кирәк. «Без һәрвакыт кемнәрнедер югалтабыз. Моны кичерә белергә кирәк», — ди актриса.   

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/lichnosti/roza-khyrullinany-mikhntle-yazmyshy-aktrisa-yarty-el-echend-nichek-bten-gailsen-yugaltkan-m-ze-d-chak-tege-dnyaga-kitmgn