«Эштән курыкмасаң, авылда да җитеш тормышта яшәп була» — «Ватаным Татарстан»

Айнур Зарипов шәһәрдән кайтып авылда эш башлаган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Шәһәрдән кайтып авылда эш башлаган Айнур Зарипов: «Эштән курыкмасаң, авылда да җитеш тормышта яшәп була»

Шәһәр ыгы-зыгысын яратмаганга авылга кайттым ди Саба районының Иләбәр егете Айнур Зарипов. Җиде ел элек ул авылда агач эшкәртү цехын ачкан. Авыл егетләренә дә эш булган. Агачның бер кисәген дә әрәм итмибез, ди эшмәкәр.

Аю, Бүреләр илендә…

Агач эшкәртү цехында гадәттә такта яралардыр дип, колакларны томалап, Зариповларның остаханә ишеген ачабыз. Тик колакны да пычкы тавышы ярмый, балта осталары ясый торган урындык-өстәл мазар да беренче булып күзгә ташланмый. Ишектән керүгә күзләрен ялтыратып зур ябалак каршы ала. Ул инде әзер, иясен көтә. Шуның янында гына Ильмир атлы егет бүре сыны ясап маташа. Өч егет тә — үз эшендә. Кемдер белгечлеге буенча механик, кемдер КХТИның агач эшкәртү бүлеген тәмамлаган. Кайберләренең сәләте агач белән эшли башлагач кына ачылган. Алар бүген 60 — 70 төрле әйбер җитештерә. Ләүкәдән башлап, мунчага кирәкле барлык әйберләр, кухня җиһазларына кадәр.

— Мин башкачарак ясарга теләгән идем. Ләкин заказ бирүченең бүрене рәсемдәге кебек күрәсе килә, — ди биредә өченче ел эшләүче Ильмир. — Белгечлегем буенча инженер-механик мин. Кечкенәдән рәсем, төрле фигуралар ясарга яраттым. Моңа кадәр сыннарны кардан гына әвәләгәнем булды. Беренче тапкыр агачтан монда килгәч эшләргә туры килде. Бер атна эчендә ике метрлы аюга «җан өрдем». Аның янында икенче, өченчесе дә барлыкка килде. Әлбәттә, аюларны бал мичкәсеннән башка күз алдына китереп булмый. Менә шундый композицияне башкару өчен ике атна вакыт китте. Ябалак образы исә бик тиз туды һәм эшләнде. Иң авыры — кеше ясау. Шүрәленең Былтырын тудырганчы шактый көч түгәргә туры килде.

Алда Ильмирны Кәҗә белән Сарык кебек геройлар көтә. Әлеге сыннар ял итү паркларын бизи. Шүрәле, Былтыр, Өч аю да шунда урнаштырылган. Хәзер алар туристларны сокландыра.

— Без бит махсус сыннар ясау белән мавыкмыйбыз. Мунча әйберләре, урындык-өстәлләр ясаган чакта көтмәгәндә гыйнвар аенда Аю сыны эшләргә тәкъдим булды. Туристик маршрут булачак дип, рәсемнәрен күрсәттеләр. Әле бит яхшы шедевр тудыру өчен заманча җиһазлары да кирәк. Сыннарны юан наратлардан эшлибез. Ризалык бирдек тә интернет аша технологияләрне өйрәнә башладык. Ильмир аны кыска вакыт эчендә җиренә җиткереп башкарып чыкты. Шуннан соң башка заказлар кабул иттек, — ди Айнур.

Көнгә 17 — 20 сыерчык оясы ясыйм

Сыерчыклар килгәндерме әле, юктырмы, аларны әлегә күрмәдек, ләкин кошларны каршыларга оялар бар инде. Ирек Халиуллин көнгә 17 — 20не әзерли. Берсен 350 сумнан саталар. Гадәттә, мәктәпләр сатып ала, кибетләргә куялар. Язгы сезонда ясаган 150дән артык оя бик тиз сатылып бетә икән.

— Мин шоферлыкка укыган идем. Кечкенә вакытта бер әйбер дә ясамадым. 2008 елда абый үзенә ияртеп, шабашкага эшкә алып чыкты. Менә шунда барысына да өйрәндем инде. Кайларда гына эшләмәдем, монысы иң яраткан шөгыль булып чыкты. Тик сәләтең булмаса, агач белән дус булып булмый. Монда мунча җиһазлары, өстәл-урындыклар ясыйм, такта ярабыз. Ачылганнан бирле эшлим. Тоемлау көчле миндә. Башкарып чыга алмаслык нәрсәгә тотынмый, — ди ул.

Агачның бер кисәге дә әрәм булмый

Айнур Казанда авыл хуҗалыгы институтында бухгалтер белгечлеген үзләштергән. Үз һөнәре буенча өч ел эшләгәч, күңеле авылга тартыла башлый. Үзе әйтмешли, каланы бик яратып бетермәгән. Гаиләсе белән 2013 елда авылга күченеп кайта. Хатыны Ләйсән тәрбияче булып эшли, 3 бала тәрбиялиләр.

Яшьләр эш юк дип авылдан калага китә, Зариповлар, киресенчә, салага кайткан. Моңа кадәр үзләре өчен пилорамм тотканнар. Егет аптырап тормый, шушы эшне җәелдерергә уйлый. Айнур әйтүенчә, пилорама гына тоту файдалы түгел, агачны табарга кирәк. Аны башка төбәктән дә китерәләр. Күбрәк такта килеш сатып ала. Юкә, каен, нарат агачлары белән эшлиләр.

— Идея үзеннән-үзе туды. Такта гына ярдырсаң, бик күп чимал әрәм була. Исраф итәсе килми. Юкәдән евро-вагонка ясый башладык. Аннан да калдык кала бит. Монысыннан мунчага ишекләр ясарга тотындык. Рейкалар исә эскәмиягә ярый. Вак-төяк әйбердән гөл савытлары, ишек тоткалары, элгечләр, каптыргычлар ясыйбыз. Кыскасы, агачның бер кыйпылчы да исраф булмый. Бер ел мунча әйберләре ясагач, яңалык кертәсе килә башлады. Беренче урындыктан соң өстәлгә күчтек, — ди эшмәкәр егет. — Март аенда умарта оялары ясый башлаячакбыз. Кортчыларга грантлар бирә башлаганнар. Бер умарталыкка 100әр баш оя кирәк икән. Димәк, заказлар да булыр дип көтәбез.

Халык күбрәк өстәл-урындык, мунча әйберләре сатып ала икән. Сатып алучыга агачның исе дә мөһим. Мунчага дигән әйберләр хуш исле юкәдән эшләнә. Аларны урнаштырырга интернет та ярдәм итә. Саба, Кукмара, Теләче кибетләрендә дә саталар. Өстәл-урындыкларны Мамадыш, Чаллыга да җибәрәләр. Бәяләре кибетнекенә караганда арзанрак. Өстәл — 9 мең, урындык — 2 мең, ләүкә — 3 мең сум.

— Акча тормышны алып барырга җитә. Йорт салдык, машина алдык. Ел саен ял итәргә барырга тырышабыз. Тырышсаң, эштән курыкмасаң, авылда да җитеш тормышта яшәп була. Сатып булмас дип тә куркырга кирәкми. Бер әйбергә заказ кимегәндә, икенчесен ясыйбыз. Җиде ел инде эшсез торганыбыз юк. Тәвәккәллек кирәк, — ди ул.