news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда карбыз үстерү турында бакчачы киңәшләре — «Шәһри Казан»

Теләче районы Күкчә авылында яшәүче Лилия Гайнуллина бакчада да эшли, чит телләрне дә яратып өйрәнә икән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Рәсимә Галиева). Теләче районы Күкчә авылында яшәүче Лилия Гайнуллина елның яртысында гына авылда торып та, әллә никадәр нигъмәтләр үстерергә, табыш алырга, эшләгән эшенә куанып яшәргә һәм әлеге матурлыкны башкалар белән бүлешергә дә вакыт таба. Кызык: елның яртысын исә ул чит телләр өйрәнүгә багышлый.

Таиландның рәсми телен өйрәнмәсә, безне тәмле карбыз белән сыйлый да алмас иде. Бүгенге героебыз гадәти генә кеше түгел икән шул. 

«Күкчә Мичурины”на әйләнгән Лилиянең бакчасы чыннан да соклану уята. Ни генә эшләми ул монда! Алмагач-грушаларны карау, аларга тәмлерәк сортларны ялгау белән дә шөгыльләнә ул.

— Ботакларга яңа сортларны ялгыйм, чөнки алмагачның тамырлары нык. Шулай итеп, әллә кайчан үскән алмагачларны да, грушаларны яңартам, ашлыйм. Моның өчен агачның кәүсәсендәге кабыгын «т» хәрефе рәвешендә кисәм дә, шунда яңа бөрене урнаштырам, бәйлим — шуннан яңарып китә, — дип сөйли Лилия ханым.

Виноград, бөрлегәннең әллә ничә төрле сортларын өйрәнү белән мәш килеп йөргән мәле аның. Ул аларның үсешен, җимеш-яфракларына кадәр берәмләп карый. Бакчачы буларак кына кызыксынып калмый, шуннан тәм таба, күзәтүе рәхәт аңа.

— Кура җиләгенең берничә сортын Мәскәүдән алып кайттым. Бөрлегәннәремнең 5-6 сорты бар, аларны виноградка караганда да хуп күрәм, туңмыйлар. Күп тә була, озак җимеш бирә. Кура җиләкләренең дә соң өлгерә торган сортлары бар. Кая барсам да, үсемлек күтәреп алып кайтам, — дип сөйли Лилия Гайнуллина.

Бакчада гадәти булмаган формада үсеп килә торган алмагач та игътибардан читтә калмый. Алмагачы кечкенә, алмалары күп, ләкин формасы башка төрле.

— Ботакларны бау белән агачның үзәк күәсенә тарттырып куйдым. Алма агачның горизонталь ботакларында гына була. Монда чияләр, виноград, туялар. Туяларны җылы якта үстерелгәннәре безгә бармый, без Саба лесхозыннан алып кайттык. Алар әйбәт кенә үсеп китте, — дип сөйли ул бакчасындагы һәрбер агачны күрсәтеп. 

Нәрсә генә булса да, безнең туфрак өчен черемә белән көл һәрвакыт кирәк. Бакчачы Лилия бу туфракның алмагач-чияләргә туры килмәгәнлеген әйтә, монда известь күп, ди ул. Шуңа да хәзер тамырлары аска китми, кырыйга китә торган җимеш агачларын өйрәнә ул. 

Бакчада Лилиянең чәчәкләре, әйткәнемчә, аерым бер дөнья. Нинди генә сортларны үстерми. Һәрбер чәчәкнең 30 төрен үрчетеп үстереп сата. Туй, туган көннәр, белем бәйрәмнәрендә чәчкәләр күпләп алына икән. Кыңгырауларның гына 12 төре үсә. Хрезантема, флоксның 30лап сорты бардыр. 

Чәчәкләрнең кайбер сортларын махсус үрчетә, аларны башта сынап карый, аннан гына башкаларга тәкъдим итә. Күпьеллык чәчәкләргә сорау күп, ди бакчачы. Аларга да үзгә тәрбия кирәк икән.

Хәзер, мәсәлән, август–сентябрьдә кайбер чәчәкләрне араларга, күчереп утыртырга вакыт җиткән. — Күпьеллык булса да, аларның вакыты өч-дүрт ел. Җирне ашларга, черемә салып күчереп утыртырга кирәк. Алар бер урында тыгызланып ук торырга тиеш түгел. Чәчәк башларын атып бетергән роза, лилияләрне кисәргә кирәк. Флоксларны бүлергә кирәк, таҗларын кисеп атсаң, кырыйдан тагын чәчәккә бөреләнә башлый. Һәрбер чәчәккә үз балчыгы булуы мөһим, вакытын белеп ашларга кирәк, — дип киңәшләрен яудыра гына бакчачы.

— Иртән дүрттә-биштә торам, бакчадан кичке сәгать тугызда гына керәм. Арысам да, эшлисе. Чәчәкләр арасында ял итәм. Чәчәктерапия, үзе дәва бит ул. Карбыз үстерә беләсезме? Соңгы вакытта бездә дә карбыз үстерүче бакчачылар саны арта бара. Кайберләре белән аралашканым да бар. Әмма Лилиянең карбызлары да үзгә булып чыкты. Сап-сары карбызлар, үзләре сусыл, тәмле. Август башы гына әле — әмма инде тәмам өлгергәннәр! Баксаң, ул аларның орлыкларын Таиландтан алып кайткан икән. — Кибет тулы кызыл эчле карбызлар. Минем менә мондый сары эчлесен үстереп карыйсым килде, — ди ул. 

Быел башка еллардан аермалы буларак, ул карбызларны җиргә чыгармаган.

— Менә карагыз: өлгергәннәренең яфраклары бетеп бара, мыегы кипсә — өлгергән була. Быел карбызларны урамга утыртмадык. Парникта тиз өлгертәм, бер-ике бөресен калдырам да, калганнарын сындырам, читкә җибәрелгән ботакчыкларын өзәм, үзем дә серкәләндерәм. Шөкер, быел бал кортлары да күренә. Чиләккә соңрак утырткан карбызлар да бар, парник эченә утыртылганын алам да, чиләккә утыртылган карбызларны шулар урынына кертәм. Шулай итеп ике-өч партия карбыз өлгертәм, — дип сөйли Лилия. 

Карбызларны апрель азакларында утыртырга кирәк икән. Май айларында җиргә дә күчерсәгез була, өстен каплап, парникта тизрәк өлгерә. Карбызлар зурая башлагач, Лилия аларны өзелеп төшмәсен дип сетка киертеп өскә таба бәйләп куя. — Бу Таиландтан кайткан сортлар сары эчле, кайберсенең бөтенләй тышы юка — анысын кияү ярата. Моны ирем ярата, кавын тәме бар ди. Мина бөтенесе бер төсле кебек, — ди ул парниктагы хикмәтләрне күрсәтеп.

Карбызларны сату өчен үстерми ул. Үзләренә, туганнарына, күршеләргә, кыскасы авыз итәр өчен генә дип әнә шулай алты ел карбыз үстерү белән шөгыльләнә ул. Карбыздан тыш монда борыч-кыярлар, помидорлар да үсә. Алары да гадәти генә түгел, йә супер яңа, яки башка сорт кушылдырылган.

Бертуган абыйсы Ирек Гариф Австралиядән ак кыярга кадәр җибәргән була. Аны карбыз янәшәсенә утырткач, үзгә кыяр барлыкка килгән. Тәҗрибәләр моның белән генә тәмамланмый. Быел бөтнекләр үстереп сата башлаган. Таиланд телен дә өйрәндем Лилия ханым бик кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Бакчада гына казынып ятучы ханым гына түгел ул. Чит телләрне дә яратып өйрәнә икән.

— Французча, инглизчә беләм. Таиландларның рәсми телен өйрәндем. Кыш буе өйрәнеп утырам, миңа кызык. Чит илгә баргач та, аптырап тормыйсың. Әнием — Себердә, ирем — Киров өлкәсендә, кияү Төрекмәнстанда туган. Абыем Австралия кешесе. Үземне Казанныкы дип тә әйтә алмыйм, мин Күкчәнеке инде. Әни җәйге каникулда монда алып кайтып куя иде. Өч айлап апада тора идек. Татар телен дә шуңа яхшы беләбез. Аннан Казанда укытучым Вера Тимофеевна безне татар теленнән бик яхшы укытты, — дип сөйли Лилия.

Сораша торгач белдек: Лилиянең бакчачылык эшенә тотынуның сере бар икән.

— Моннан берничә ел элек Мәтәскә авылы башында мине елан чаккан иде. Үлгәндә калдым, бик озак дәваландым. Шуннан тынычлыкны бакчада таптым. Ә һөнәрләрем күп: баянда уйныйм, калфаклар чигәм, элемтә техникумын һәм бик күп башка курслар тәмамладым, — дип сөйли Лилия.

Хөрлек, фикерләү сәләте дә бар Лилиядә. Күкчә авылына телефон каланчасы куйдырмас өчен алар Минниса апасы белән бөтен көчләрен куйган, дип сөйлиләр. Кемнәр өчендер алар әле бакчачы, чәчәк сатучы гына түгел, «революционерлар» да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100