news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллин музее - «Казан утлары» журналы

Авыл тормышына тугры калган, шәһәр ыгы-зыгысы кочагында югалмаган Туфан Миңнуллин милли әдәбиятыбызның олы хәзинәсе итеп тарих битләренә теркәлде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», «Казан утлары»). Авыл тормышына тугры калган, шәһәр ыгы-зыгысы кочагында югалмаган Туфан Миңнуллин милли әдәбиятыбызның олы хәзинәсе итеп тарих битләренә теркәлде. Шуңа күрәдер бөек шәхеснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музей булдыру үзен озак көттермәде. 2012 елның августында драматургның туган ягы Кама Тамагы районында аның ишекләре ачыла. Әмма туып үскән Олы Мәрәтхуҗа авылындагы өч йорты да безнең игътибарга лаек. Нәкъ менә алар Туфан Миңнуллинның яшәешен, көнкүрешен күрсәтеп торучы конкрет мисаллар рәвешендә саклана, музей белән беррәттән киләчәк буынга аның татар дөньясындагы тулы образын тасвирларга ярдәм итә.

Драматург гомере буе туган җиргә, авыл тормышына якын булды. Бәлки шуңадыр Олы Мәрәтхуҗадагы өч нигезе дә традицион татар авылы йортына охшатып ясалган. Әти-әнисе өенең бусагасын атлагач ук, каршыга Туфан Миңнуллинның истәлекле җиһазлары, әйберләре күзгә чагыла, үзенә җәлеп итә. Тирә-юнь чиста һәм пөхтә, тәртипкә китерелгән. Ремонттан соң монда драматургның биографиясен, беренче хезмәт адымнарын, шөгыле даирәсен, гаиләсен, иҗтимагый эшчәнлегенә юнәлдерелгән экспозиция булдырыла. Бу проектны оештыруда туганнары, бигрәк тә кызы Әлфия Миңнуллина, дуслары, хезмәттәшләре зур өлеш кертә. Иске язмалары, басылып чыккан китаплары, газета-журналларда чыккан әсәрләре, мактау грамоталары, истәлекле фоторәсемнәре, иҗатына бәйле документлары — барысы да экспонат буларак беренче йортта саклана. Шулай ук элек бу йортта вакытлыча башлангыч авыл мәктәбе урнашуы да кызыклы факт.

Язу өстәле, кечкенә генә ятак, китаплар тулы киштә… Шушы күренеш икенче, бүрәнәле кечерәк йортка кергәч тә, кунакларны драматургның гади авыл ир-аты тормышы белән таныштыра. Туфан әлеге йортны үз куллары белән салып чыга. Монда вакыт туктап калган шикелле, чөнки бер җиһазда да пәрәвез челтәре күренми, бер тузан әсәре юк. Зур мич, чигелгән пәрдәләр үз урынында. Чорның көнкүрешен яңадан торгызырга җирле халык та ярдәм итә — кемдер өмәләрдә катнаша, ә кемдер драматург тормышына кагылышлы истәлекле әйберләр алып килә. Аларның күбесе язучы белән шәхсән таныш була. Бу йортка җәйләрен балалары һәм оныклары белән хатыны Нәҗибә Ихсанова кайтырга яраткан. Өченче йортны да Туфан Миңнуллин үз куллары белән торгыза. Ул мәйданы буенча да иң зурысы булып чыга. Шуңа күрә анда төрле чаралар, мәсәлән, әдәби кичәләр, китап бәйрәмнәре, төрле шәхесләр белән очрашу уздырырга уңайлы.

2016 елда «Таттелеком» компаниясе ярдәме белән өч йортка масштаблы ремонт уздырыла. Шуның белән беррәттән әйләнә-тирә территория — ишегалды, капка, койма, драматург исемен йөрткән бакча артындагы чишмә төзекләндерелә. Хәзерге көндә өч йорт драматургның авылдашлары һәм 79 яшьлек туганы Венера Сәмигуллина карамагында. Кызганыч, әлеге тарихи хәзинәгә әле дә музей статусы бирелмәгән. Кызы Әлфия Миңнуллина бик күп еллар элек өйләрне Кама Тамагы районына тапшырып, аларга музей статусы бирү теләген белдергән иде инде. Бу турыда май аенда район башлыгы Наил Вазыйховка да җиткерделәр, бу мәсьәлә кичектергесез хәл итүне сорый, халык та шуны көтә.

Кеше психологиясенең нечкәлекләрен сизү сәләтенә ия булган, спектакльләрендә заманчалыкны саклап калган, тормышның яхшы һәм яман якларын күрә һәм, иң мөһиме, әсәрләре ярдәмендә укучыга тапшыра алган Туфан Миңнуллин һәрберебезнең игътибарына лаек. Аның тормышы, иҗаты тарихын саклап торучы Олы Мәрәтхуҗа авылындагы өч йорты шул ук дәрәҗәдә искә алынырга тиеш. Яшь буынга салынган фикер киләчәкне билгели. Шуңа күрә әдәбият белән кызыксынган барлык кешене, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны драматург йортларына кунак итеп чакыру, экскурсияләр оештыру мөһим дип саныйм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100