Башка сыймаслык: Шәле зиратыннан чардуганны урлаганнар! - «Шәһри Казан»

Татарстандагы иң зур авылда мондый хәл булыр дип күзалдына китерү авыр, әлбәттә. Питрәч районы Шәле авылы зиратыннан инде 19 ел яткан мәрхүмнең чардуганы югалган! Кызык та, кызганыч та хәл. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: чардуган бары бер каберлек өстеннән генә юкка чыккан.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Бу хакта безгә мәрхүмнең кияве Артур хәбәр итте. Икенче көнне исә Шәлегә юл тоттык.

Көзен бар. Язын юк

Беренче булып зиратка бардык. Кояш кыздыру үзенекен итә. Кар инде эреп беткән диярлек. Каберлекләр ачылган. Зиратта әле җыештыру эшләре узмаган.

Чардугансыз калган Камалетдин абыйның кабере зират капкасыннан 50 метр тирәсе ераклыкта, башка каберләр арасында урнашкан. Ягъни, зират эчендә йөреп, кайда нинди чардуган бар икәнен алдан күзалламыйча бу эшне башкарып булмый. Кердең дә алдың гына түгел.

- Әтинең үлгәненә 19 ел инде. Бик тыныч, сабыр кеше иде. Дошманлашып, кеше белән әрләшеп йөри торган кеше түгел иде. Чардуган чагыштырмача яңа. Әле ике ел элек кенә алыштырган идек. Чардуганның искесен дә зират коймасына терәтеп калдырдык, үзебез белән алмадык. Анысы да юкка чыккан. Зиратка барып әйбер урлар өчен нинди кеше булырга кирәк бит?! - дип сөйләде кабер хуҗасының кызы Алсу.

Көз көне бар да тәртиптә булган. Язын Алсуның абыйсы Илгиз әфәнде зиратка килгәч чардуганның юклыгын ачыклый.

- Илгиз абый безгә шалтыратып әйтте. Кайттык. Без авылга сирәк булабыз. Әтинең каберен карап, чистартып китәргә дә, Илгиз абыйга ярдәм иткәләргә генә кайтабыз. Авыл Советы рәисенә бардык. Ирем Артур сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде, ди. Сөйлә ди, рәис. Артур хәлне аңлатты. Бар эзләгез, мин минем монда катнашым юк. Тапмасагыз, полиция чакыртыгыз, ди. Мин үзем берничә ел вазыйфа биләдем, Артур да җитәкче кеше, безнең кешеләргә мондый мөнәсәбәт булганын күргәнебез юк иде әле. Ул бит рәис кеше! Кеше белән аралаша белергә тиеш. Бигрәк тә үзенең авылында шундый хәл булгач, - ди Алсу.

Чардуганны бер генә куябыз бит дип, ире кыйммәтлене ясаткан булган. Башка чардуганнардан аерылып торуы да угрыларны җәлеп иткәндер, бәлки.

Бәлки шунда гынадыр...

Без барганда Авыл Советы рәисе ялда булып чыкты. 22 апрельдә генә чыгачак диделәр. Аның урынына калган, “әмма рәсми рәвештә түгел”, дип таныштырган Айдар Абдуллин бу хәл турында ишеткән.

Мондый әйбер авылда моңа кадәр булганын хәтерләмим. Бездә беренче тапкыр гына, - ди. Әмма барлык мәгълүматны да авыл җирлеге башлыгыннан сорарга кушты.

Башлык Илшат Әхмәтҗанов фикеренчә, чардуган урланмаган, зират эчендә генә булырга тиеш. Яхшылап карарга гына кирәк, ди.

Мин җирлек башлыгы вазыйфасына 2012 елда килдем. Зират өсте кара урман кебек иде. Шул вакыттан алып, өмә җыеп, акрынлап зират өстен чистарта, агачларны кисә башладык. Ул кабер урнашкан җирдә дә узган ел агачлар киселде. Чардуганны алып кына тормаганнармы икән дип уйлыйм. Зират өстен яхшылап карап чыгарга гына кирәк, - дип аңлатты Илшат Әхмәтҗанов.

Чардуган урлау Шәледә беренче булса да, металл урлау очраклары моңа кадәр дә булгалаган. Моннан 4 ел элек үләт базы тирәсе тотып алынган 20 метрдан артык, икешәр метрлы койманы сүтеп киткәннәр, полиция ул вакытта да җинаятьчене таба алмаган.

Хәзрәт тә белмәгән

Шәледәге “Заһир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыпов бу хәл хакында ишеткәч башта дөрес түгелдер, кеше бутап та сөйли бит дип уйладым, ди.

- Зират өчен мәчет җаваплы булса, безнең кулда җир өчен, башка әйберләр өчен документы булырга тиеш. Беренче тапкыр бу хәл турында кибеткә төшкәндә ишеттем. Кичә инде Питрәчтән шалтыраттылар. Теләсә нинди очракта да урлау начар әйбер. Бигрәк тә зираттан. Без яз көне һәм көз зират өстендә өмәләр үткәрәбез. Ташландык, караучылары булмаган каберләр була. Андый очракта да ташларына тимибез, шулай кала. Кабер өстен генә җыештырабыз. Бер генә очрак булды. Зираттан чыга торган урында 2-3 еллап, иске, элеккеге чардуган ятты. Күрәсең, яңага алыштырганнар да, монысын алып чыгарга курыкканнар. Без аны металл җыючы кешегә тапшырып, көрәкләр алдык.Андый хәл булды, - ди Тимур хәзрәт.

Авыл халкы ни уйлый?

Шәледә металл җыеп тапшыручы да бар икән. Әмма авылда яшәүче Илгиз абый Әхмәтшин фикеренчә, чардуганны үз авылларында тапшыру мөмкин эш түгел. Чөнки тимер җыючы ул кешеләрне белә һәм полиция хезмәткәрләре килсә, аларны “сатачак”. Чардуганның авырлыгы да 40-50 килограмм гына. Аны металлга тапшырып, 500-1000 сум гына акча эшләп була инде, ди Илгиз абый. Ә чардуган буларак сату өчен аны кимендә Казанга алып китәргә кирәк, дигән фикердә ул.

- Безнең татар зираты булса да, анда руслар да, керәшеннәр дә җирләнгән. Кайбер вакытта зиратка барсаң, әллә кемнәр килеп чыга. Син кем дип сорап булмый бит. Чит кешеме ул, үз авылыңда туып-үсеп, читкә киткән кешеме, анысын да белеп булмый. Зиратка җыештырырга кергәч тә, мин танымаган кешеләр бик күп очрый. Әллә ул чардуган карап йөри, әллә нәрсә эшләп йөри, - диде үзенең исемен язмауны сораган ханым.

Берничә көн элек авылга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Авылдагы тимер җыю пунктында да, зиратта да булганнар. Участковый Руслан Хәбибуллин бу уңайдан мәгълүмат бирә алмавын искәртте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч буенча бүлекчәсе белән әлегә элемтәгә кереп булмады. Участковый мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән бүлек бу эш белән без шөгыльләнмибез, дигән җавап кайтарды.

... Мәетләрнең “әйберен” урлау — ул инде соңгы чик. Моны берничек тә аклап булмый. Андыйларга тере ни дә, мәет ни, зират ни дә, мәчет ни!