Татар музыкасында Сара Садыйкова дәвере - «Татарстан» журналы

Без үзебезнең данлыклы талант ияләре белән горурлана белергә өйрәнергә тиеш.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», «Татарстан», Мөршидә Кыямова). Сәхифәбезнең бүгенге каһарманы – тәүге татар операсы «Сания»дә Сания партиясен башкарган шәхес, профессиональ җыр сәнгатенә нигез салу­чыларның берсе, милләтебезгә тәүге тангоны бүләк иткән, татарның беренче хатын‑кыз композиторы Сара Садыйкова. Ул – феноменаль шәхес. Колоратур сопрано тавышлы опера солисты булуыннан тыш, бик шәп драма артисты һәм халык күңелен яулап алган музыкаль әсәрләр авторы да. Аның җырлары профессиональ сәхнәләрдә дә, затлы бәйгеләрдә дә, табында утыручы гади кешеләр тарафыннан да хәзергәчә бик яратып башкарыла…

«Халкын яраткан Сара Садыйкова үзенең үлемсез җырлары белән Салих Сәйдәшевтан соң музыкада үзе бер дәвер тотты».

Ренат Еникеев, композитор

ТУГАЧ, ӘТИСЕ КҮЛМӘГЕНӘ ТӨРГӘННӘР

Сара Садыйкованың тормышы, иҗат юлы һәм язмышы гыйбрәтле. Дөньяга аваз салуына кадәр үзенә бертөрле була. Ул әти-әнисе кунакка баргач туган һәм аны әтисенең күлмәгенә төргәннәр.

Ул Казан кызы, әти‑әнисе – сәнгать вәкиллә­ре булмаса да, сәнгатькә мөкиббән, яңалыкны алга сөргән, балаларын укымышлы итәр өчен ба­рысын да эшләргә әзер торган Гариф белән Биби­гайшә. Биш яшендә үк Сара гармун уйнап, җырлый, килгән кунакларның күңелен ача торган була. Истә­лекләрдән күренгәнчә, аның беренче сәхнәсе өстәл асты булган икән. Бәләкәй Сара кунаклардан оялып шулай өстәл астыннан гына «концерт куйган». Күңеленә халык моңнарын сеңдереп үсүче бала Ка­занның шул заман өчен алдынгы мәктәбе – Фатиха Аитова җитәкләгән кызлар мәктәбендә укый, монда нәни Сара олы тормышта хатын‑кызга кирәк булган барлык гыйлемнәрне дә туплый. Биредә булачак композитор «матурлык», «нәфислек» төшенчәлә­ренең чын асылын күреп үсә. Килеш-килбәттән башлап, милләткә хас иң садә сыйфатларны үзендә тәрбияли, бай рухи тәрбия ала. Энҗеле калфак киеп йөрү культурасын гомере буе саклый. Вакытлар узгач, халык аңа тикмәгә генә «Калфаклы сандугач» дип исем бирмәгән шул инде.

«Үзенең җырлавы, пианинода уйнавы белән теләсә нинди аудиторияне тотып тора ала иде».

Гариф Ахунов, язучы

Илдә советлар хөкүмәте урнашкач, кызлар мәктә­бендә дә укыту системасы үзгәрә, әмма Сараның сәнгатькә карата мәхббәте көчәя генә. Әнисе белән театрларга йөри, сәхнәдәге артистларның уйнавы­на соклана, укытучы булырга хыялланган кызның күңеле сәхнәгә тартыла башлый. Татарның беренче композиторы Солтан Габәши педагогия техни­кумында укыган кызны Татар дәүләт театрына җырларга чакыра. Биредә инде сәләтле кыз театр әһелләре белән якыннанрак таныша башлый. Аның спектакльләрдә уйнавын, җырлавын күреп сок­ланучылар ешая. «…Хан кызы Сәхипҗамал ролен уйнаучы Сара туташ Донская теләсә, үзенең тавышы белән, теләсә, хәрәкәтләре белән һәммә халыкта тирән өмид уятты…» Галимҗан Ибраһимов та, кызның талантын тоемлап, аның турындагы мә­каләсендә шушы җылы сүзләрен әйтә.

ОЛЫ ХЫЯЛЛАРНЫҢ ЧЫНГА АШУЫ

Музыкаль урта белеме булмаган Садыйкованы Мәскәүгә укырга җибәрергә карар кылалар. Чит‑ят җирдә дә татар кызы сынатмый. 1922‑1928 елларда ул Чайковский исемендәге Мәскәү консервато­риясе каршындагы музыка технимумының «Ялгыз башкару хокукы белән хор белгечлеге» бүлегендә укый. Мәхәббәтен дә ул Мәскәүдә очрата. Газиз Айдарский – татарның беренче профессиональ режиссеры, профессиональ театрга нигез салучы. Гастроль, иҗади тормыш, мәхәббәт илдәге авыр шартларга бирешмәслек көч өстәгәндер.

 Егет белән кыз арасында хатлар йөри. 

«Хөрмәтле вә гыйззәтле Сара туташ! Минем Сезне уйламаган бер генә минутым да юк. Сез­не көн саен күреп яшәсәм дә, өзелеп сагынам… Мин дөньяда Сезнең белән очрашкан көннән бирле чиксез бәхетле… Сара туташ! Без бергә булырга, гомергә бергә булырга, бергә, бер тор­мыш корып яшәргә тиешбез. Сезнең ризалы­гыгызны көтәм…»

Ил өчен шактый катлаулы, зур үзгәрешләр чо­рында – 1924 елда алар гаилә корып җибәрә. Гаилә тормышы, Мәскәүнең атаклы педагогларыннан белем алу яшь иҗатчыны канатландырып кына тора. Константин Станиславский сабаклары яшь артист иҗатында тирән эз калдырган. Газиз Айдарский оештырган «Эшче» театрының примасы дәрәҗә­сенә ирешә Сара. Музыкаль әсәрләрдән «Зәңгәр шәл»дә – Мәйсәрә, «Кандыр буе»нда – Фәридә, «Галиябану»да – Галиябану, «Аршин мал алан»да – Асия һ.б. рольләрне уйный. Әмма тормышында зур югалтуларга да юлыга, сөйгәне белән аерым яшәү (берсе – Казанда, берсе – Мәскәүдә), иренең вакытсыз үлеме, билгесезлек, юклык, ялгызы бала үстерү… Белемгә омтылган ханым 1934 елда Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясендә укый башлый. Аны 1938 елда бишлегә генә тәмалый һәм опера сәхнәсендә беренче пландагы рольләрне башкару хокукы биргән таныклыкка ия була.

«Әти бакыйлыкка күчкәндә, мин кечкенә идем әле, – ди Әлфия Айдарская. -Әтиле чагымда Мәскәүдә булган елларымны да хәтерлим. 10 яшемә кадәр Бишбалтада дәү әниләрдә яшәдем. Ә аннан үземә һөнәр үзләштерә башладым. Әнкәй минем янга Ленинградка килеп‑китеп йөрде, биегәннә­ремне күзәтә, уңышларыма сөенә иде. 300 баладан нибары 12 баланы гына сайлап алдылар. Бөек Ватан сугышына кадәр шунда укыдым. Аннан соң Уфага киттем. Ә аннан әнкәй мине Казанга алып кайтты. 1941 елның көзеннән Казанда эшли башладым. Әнкәй бик түзем, гадел, шул ук вакытта искиткеч таләпчән кеше иде. Мин Ленинградта укыганда, дәү әни үлгәнен дә миңа хәбәр итмәде. Укуыма зыян килер дип уйлагандыр инде. 1940 елда дәү әти вафат була, бу кайгылы хәбәрне дә миннән яшерделәр. Ка­занга кайткач, әни мине кырыс тәрбияләде. Хатын‑ кыз эшләренең барысына да өйрәтте. Үзегез беләсез, Ленинградта без тулай торакларда яшәгәндә, йорт эшләрен бик белми идек. Киреләнсәм: «Бу кадәр дә Айдарский булырсың икән!..» -дип әйтә торган иде. Ә инде аңа ошый торган гамәл башкарып куйсам: «Вот, моя школа!» – дип сөенә торган иде».

Әлфия Айдарская, олы яшьтә булуына да карамас­тан, бүгенге көнгә кадәр әнисе мирасын бөртекләп җыеп китаплар бастыра. Моңарчы яңгырамаган әсәрләрен, Сара Садыйкова язган шигырьләргә кадәр эзләп таба, радио, телевидение фондында сакланып калган язмаларын барлый, ел саен туган көненә багышлап Казанда, Мәскәүдә, үз көче белән яшь башкаручыларны туплап, композитор әсәрлә­реннән торган җыр кичәләре оештыра.

Композитор буларак танылганчы, Сара Садый­кова опера һәм драма артисты буларак зур уңыш казанганын әйтеп уздык. Аның Көнбатыш Европа һәм рус классикасында тәрбияләнүе «татар халкы кызы» булып калуына һич комачауламаган. Милли фольклорны яхшы белүе, татар халык җырларын дөрес итеп һәм тирән моң белән башкаруы үзе яз­ган милли көйләрнең дә дәрәҗә-абруен бик югары күтәргән.

  «ХАЛЫКНЫҢ ҖАНЫН АҢЛЫЙМ, ДИСӘҢ…»

«Мин халыкчанлыкны Сәйдәшчә аңларга тыры­шам. Тик халыкчан дигәннән, халык та мәңгегә бер­төрле генә булып калмый бит, ул да үзгәрә. Әйтик, «Кара урман» җыры чыккан заманнарда халыкның тормышы да башкачарак, җырлары да сагышлырак булган. Ә хәзерге заман яшьләре сузынкы көйне түгел, ритмны, җитез хәрәкәтне ошатарак төшә, чөнки тормышның ритмы шундый. Димәк, шундый көй язарга туры килә: үзе халыкчан да булсын, әмма анда хәзерге заман сулышы да сизелеп торсын!» Композитор Сара Садыйкова әнә шулай һәр әсәрен йөрәге аша уздырып иҗат итә.

Нинди генә жанрда язса да, әсәрләрендә үз хал­кының рухын саклап кала алган, җырларын төр­ле бормалар белән бизәгән. Алар, әйтерсең лә, ноталарның биш юлына гына сыеп бетә алмый. Аларны киңлеккә юллап, мәхәббәт белән сугарып, халык күңеленә җиткерә композитор. Җырлары үз заманын актив сурәтли. Шуның белән бергә алар гаҗәеп тирән мәгънәле дә. Бөек Ватан сугы­шы чорында «Көтәм сине», Г. Камал исемендәге театрның 50 еллыгына «Театрыма» дигән җырлары туган. Галәмгә беренче тапкыр кеше очкач, «Юрий Гагарин» да аның иҗатыннан читтә калмаган.

Юмарт, киң күңелле кеше буларак, истәлек­ле вакыйгаларга, шәхесләргә, республика авыл- шәһәрләренә багышлап язган җырларын аерым җырчыларга, музыкантларга рәхәтләнеп тараткан. Шуңа да җырларының күбесе шәхси кулларда истәлек булып калган.

– Әнкәйнең җыр иҗаты татар эстрада сәнга­тенең бер чыганагы булды һәм аның үсешендә зур роль уйнады, яшьләр иҗатына яңа этәргеч бирде. Бу композитор татар музыкасының җыр та­рихында иң беренче булып танго, фокстрот, блюз стилен файдаланды, – ди кызы Әлфия Айдарская.

Театрдан хаксызга куылгач, Садыйковага М. Горь­кий исемендәге клубта хор җитәкләргә туры килә. Опера сәхнәләреннән төшерелгәч тә, умыртка ба­гансын нык тота. Шушы хорда да күпме талантларга ачылырга мөмкинлек бирә. Алар арасында җырчы Флюра Сөләйманова да бар.

«Сара Садыйкова – Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев васыятьләренә тугрылык саклап, татар музыкасына күпкырлы сәләтен багыш­лаган кеше. Бернинди рәсми таянычы булмый торып, ул туктаусыз берсеннән-берсе гүзәл әсәрләрен иҗат итте».

Мәхмүт Нигъмәтҗанов, музыка белгече

 ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗНЕ ӘРӘМ ИТМИК, ӘЛӘМ ИТИК!

Без үзебезнең данлыклы талант ияләре белән горурлана белергә өйрәнергә тиеш. Татар музыка­сының җыр сәнгатен борынгы халык көйләре белән тоташтырган, алар арасында күпер салуга ирешкән Сара Садыйкова да Мәскәүдә төрле педагоглар­дан белем ала, әмма хәзерге читтә укып кайткан яшьләр кебек, «сәхнәдә ни кылансаң да ярый» дигән фикерне кыйбла итеп алмый. Милли тамырларга хилафлык килмәслек итеп яза һәм аларны юга­рырак дәрәҗәдә күрсәтүгә ирешә. Солтан Габәши, Салих Сәйдәшевлар кебек үк музыка сәнгатенең төрле юнәлешенә үз өлешен кертә. Гомеренең соңгы мизгелләрендә Сара Садыйкова опера язарга хыялланганын белдерә. Бу хактагы фикерен Туфан Миңнуллинга да җиткерә. Драматургның тарихи темага либретто язуын үтенә. Әмма бу соңгы хыялы тормышка ашмый кала… Күләмле зур музыкаль сәхнә әсәре Сара Садыйкованың үзенә багышлап иҗат ителергә тиеш, ул моңа бик лаек. Ә бит за­манында Салих Сәйдәшев Сара Садыйковага атап җырлар язган…

Яшь буын үзенең данлыклы милләттәшләре белән горурланып үсәргә тиеш. Композиторның музыкаль мирасы фәнни яктан да җентекләп өйрәнүне көтә. Байтак еллардан бирле һәйкәл мәсьәләсе дә чи­шелмәгән табышмак. 2021 ел – композиторның юбилей елы. Сара Садыйкованың 115 еллыгын­да эчтәлекле, нәтиҗәле чаралар оештырылыр, дип ышаныйк.

 ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ…

 Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты:

– Халык көйләре һәм композитор Сара апа Садыйкова җырлары белән дөньяга чыккан җырчы дип саныйм үземне. Сара апаның җырлары минем репертуарымда зур урын алып торалар, махсус үзем өчен дә берничә җыр язды ул. Ә инде аның «Җидегән чишмә»сен бе­ренче булып башкаруым – иҗатымда бик әһәмиятле вакыйга, зур эшем булды. Сара апа белән бик күп гастрольләрдә бергә йөрдек. Ул безгә – яшь артистларга – бик игътибарлы булды. Бер генә нәрсәгә дә битараф калмас иде: ничек җырлыйбыз, нинди әсәр башкара­быз, сәхнәдә үзебезне ничек тотабыз, ничек киенәбез, чәчләребезне ничек йөртәбез – барысына да игъти­бары җитте. Бервакыт причёскама бәйләнде: «Нигә син маңгаеңны ачык йөртәсең? Тәкә маңгай шикелле… Маңгай чәчеңне кис!.. Маңгаеңа төшереп йөре! Маң­гаең артык биек, чәчең белән капларга кирәк!» – ди. Мин каршы киләм, аңа да карамастан, Сара апа сиз­дермичә генә килде дә кайчы белән бер тотам маң­гай чәчемне шарт итеп кисте дә алды.. «Менә ничек чибәрләндең!» – дип көлә үзе… Сара апа белән Гомәр абыйның «Җидегән чишмә»се инде менә 50 елдан артыкка сузылган иҗат юлымда аерылгысыз юлдашым, илһам чыганагым.

Рафыйк Юныс, язучы, журналист:

– 1978 елдагы әңгәмәбез вакытында Сара апа Садый­кова үзе әйткән сүзләр: «Мин тумас борын ук, әнкәйләр белән кунакка барам. Кунаклар ашап-эчеп, шаула­шып-гөрләшеп утырганда: «Мин монда!» – дип разбой салам. Халык аптырашта, бала төрергә әйбер тапмый­лар. Әткәйнең күлмәген салдырып, көлә-көлә: «Әйдә, атасының сөекле кызы булсын!» – дип, шуңа төрәләр…» Кемне төргәннәрен белсәләр икән алар!

Кунакта күңел ачу мәҗлесендә дөньяга аваз салган шанлы композитор Сара Садыйкова үзенең бер көен текстсыз гына язган, җырның хәтта исемен дә куйган әле. «Әй, язмыш, язмыш» дип атаган ул аны һәм текст тудырыр өчен көйне Сибгат Хәкимгә биргән. Олуг ша­гыйребез дә текстны язмышка төбәп язган. Аларның үз язмышларына төбәлмәдеме икән бу әсәр?

1986 елда алар Чехов базары янындагы хастаханәдә икесе дә берьюлы чирләп ятканнар. Мин Сара апаның хәлен белергә барган идем, ләкин ул Сибгат абый ту­рында әйтмәде, чөнки анда икәнлеген белмәгән икән. Сибгат абый да Сара апаның хастаханәгә кергәнен белмәгән. Бер‑бер артлы дөнья куеп, икесен дә Яңа бистә зиратына җирләделәр. Капкадан керүгә үк, уң якта 34 ел янәшә ята алар.

Җырлар иҗат итүгә Сара Садыйкова Татар дәүләт опера һәм балет театрының җитәкчелеге тарафыннан хаксыз рәвештә театрдан куылганнан соң, озакка су­зылган газаплы еллар аша килә.

Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты:

– Сара апа Садыйкова белән беренче танышуым 1981 елда Ташкент каласында М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артистларының гастроле вакытында булды. Мин әле студент, читтән генә күзәтәм. Сара апаны тамашачы көтеп ала, ал­кышларга күмә – ул бик тыйнак, мөлаем, үзенә генә хас милли киемнән. Яшьләргә бик ихтирамлы, җылы карашлы, өмет баглап, алга сөрүче артист.

1986 ел, Мәскәү каласы, Союзлар йортының Колон­налы залы. Муса Җәлилнең 80 яшьлек юбилей кичәсе. Мин, үзем баянда уйнап, Сара Садыйкованың Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Чит илләргә чыксаң» җырын башкарам. Җырны бик яраттылар, алкышларга күм­деләр. Илдар абый Юзеев, кайту белән, бу алкышларны Сара апага җиткерә, әлбәттә. Казанга кайткач, Сара апа, мине эзләп табып, үзенең Татарстан урамында урнаш­кан фатирына чакырып, рәхмәтләр белдерә. Үзе уйнап, җырлап, җырларын тәкъдим итә…

Бүгенге көндә дә Сара Садыйкованың бу җыры үзе­нең моңы, көй агышы, аһәңе белән җыр сәнгатенең өлгесе булып тора. Мәшһүр Илдар Юзеевның: «Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал», – дигән сүзләре дә бик актуаль. Шөкер, бүген дә Сара Садыйкованың иҗаты милли җыр сәнгатенә кыйбла булып кала бирә.

Рөстәм Гыйльфанов, Татарстанның атказанган артисты:

– Моннан 5–6 ел элек миңа Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская мөрәҗәгать итте. Сара Садыйкова­ның әсәрләреннән торган концерт әзерлиләр икән. «Тенор кирәк, җырларсың микән?» – ди. Мин, әлбәттә, бик сөенеп ризалаштым, концертта 6 җыр башкарырга булдым. Гадәттә мондый моң кичәләре композиторның халыкка таныш булмаган, моңарчы бик яңгырамаган әсәрләреннән тора. Шулай итеп, беренче концерт уңышлы гына үтте. Ул гадәттә Казанның Марсель Сә­лимҗанов исемендәге Актёрлар йортында уза. Менә шуннан башлап, мин бу концертлар циклында даими катнашып киләм. Бүгенге көнгә Сара Садыйкованың төрле елларда иҗат ителгән 25ләп җырын җырладым, һәр концерт аерым темага багышлана, яисә берәр бәйрәм яки вакыйга уңаеннан үткәрелә. Әйтик, сугыш тематикасын колачлаган, Татарстанның шәһәр, авыл­ларына аталган концерт-кичәләр оештырылды. Соңгы концертыбыз ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Әлеге җыр кичәләре бик зур әһәмияткә ия, беренчедән халыкка моңарчы яңгырамаган җырлар ирештерелә, икенчедән, без, артистларның да, репертуары байый, алар бит мәңгелеккә күңелдә уелып кала. Сара Садый­кованың җырларын башкару бик җиңел дип әйтмәс идем. Алар шактый киң диапозонлы. Ләкин алар шул­кадәр күңелгә ятышлы һәм киң сулышлы, милли, моңлы җырлар.