«Ләгънәт уку – зур гөнаһ» - "Шәһри Казан"

Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Мәзлүм кешеләрнең догаларыннан куркыгыз, алар белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юктыр», – ди.
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина). Мәзлүм кешеләр кемнәр һәм аларны ни өчен рәнҗетергә ярамый? Бәддоганың һәм ләгънәт укуның нинди куркынычы бар? Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән шул хакта сөйләштек. – Аллаһы Тәгалә ихластан кылган догаларның барысын да кабул итәргә мөмкин. Хәтта Иблиснең дә догасын кабул кылган. Ул Аллаһтан үзенә кыямәт көненә кадәр гомер сораган булган. Аллаһ үтәгән, әмма монда Аңа ышанган һәм ышанмаган кешеләрнең догалары арасында аерма барлыгын онытмыйк. Иманлы кеше сорап та, кабул булмый икән, димәк, аның өчен ул хәерле түгел. Моны Аллаһ кына белә. Байлык сорап байый алмасаң, бел: Аллаһ, баеп китеп, иманы зәгыйфьләнер, эше күбәеп китеп, мәчеткә йөрүдән туктар дип, аны бирмәве бар. Синең динле булуың байлыктан күпкә өстен. Имансыз кешенең догасын файдасыз булса да кабул итәргә мөмкин. Менә Иблиснең гомере озын, тик бәрәкәте юк. Динсез тормышта яшәүнең ни файдасы бар? – Мәзлүм кешеләрнең дә догасы кабул була, диләр. Кем ул мәзлүм? – Кыерсытылган, рәнҗетелгән кеше ул. Авыру, ятим, гарип булырга мөмкин. Кемдер эшли, тырыша, әмма мантып китә алмый. Эшләгән акчасы күренми, җәмгыятьтә дә дәрәҗәсе түбән. Аны да мәзлүм дибез. Аларны рәнҗетүдән куркыгыз, догалары кабул була, дип кисәтә Пәйгамбәр. Акча соранып торалар икән, сәдакаңны бирсәң бир, бирмәсәң бирмә, әмма авыр сүз әйтеп рәнҗетмә. – Бәддога кылу дигән нәрсә дә бар бит әле.– Бәддога ул – кешегә явызлык теләү, начар теләк. Диндә бу нәрсә тыелган. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Кешегә изгелек теләсәң, тиз ирешер, явызлык теләсәң, бик акрын ирешелер», – ди. Явызлык теләгән һәрбер доганы ирештерсә, дөньядагы бөтен кеше дә һәлак булып бетәр иде. Әйтик, ике күрше ызгышып яши. Берсенең тавыгы икенчесенең келәтенә кереп йомырка салган, тегесенең тәрәзәсен моның коймасы каплаган, тагын бик күп сәбәпләр. Ызгышу-талашуны туктатырга җыенмыйлар, ул еллар буе дәвам итә. Бер-берсенә, йә Раббым, күршемнең күңеленә иман нуры сал, күршемә һидаять бир, әдәп-әхлагы хәерлегә авышсын иде, дип дога кылсалар, ул тизрәк ирешәчәк.Шуннан күршең намазга да басарга мөмкин әле. Ә кайберәүләр аның урынына егылып үлсен, машинасы ватылсын, аягын сындырсын һәм башка ямьсез сүзләре белән бәддога укый. Күршесенә түгел, иренә, каенанасына, җитәкчесенә дә бәддога кыла. Исерек ирдән туйган хатын, хәмердән аерып, хәерле әти һәм ир ит дип дога кылса, ул тизрәк ирешә. – Ләгънәте дә шул бәддога буламы?– Ләгънәт дигән сүз ул – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән ерак булсын дигән сүз. Без аны каргау дип тә әйтәбез. Каргышым төшсен, ләгънәт укыйм дип әйтү күпкә куркынычрак. Бу сүзне әйтү – зур гөнаһ. Коръәндә һәм хәдисләрдә, Аллаһ җиде төрле кешегә ләгънәт укыр, диелә. Алар арасында аракы эчүче, гомумән аракы белән бәйле кешеләр, татуаж ясаучы һәм ясатучылар бар. Аракы белән бәйлесе аңлашыла, ә татуаж ясатучылар Аллаһ биргән тәннән канәгать булмыйча, аны бизәүчеләр булып чыга. Рибачылык белән шөгыльләнүчеләргә, ягъни бурычка акча биреп, аны процент белән арттырып алучыларга да ләгънәт кылына. Ул шулай ук Иблисне дә ләгънәт кылды. Димәк, кешене каргап, аны шайтан белән тиңлибез булып чыга. Әмма без кешеләр алда санап үткәннәргә ләгънәт булсын дип әйтә алмыйбыз. Алар тәүбәгә килгән булырга мөмкин. Моны Аллаһ кына белә.– Каргыш агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дигән сүзне ничек аңларга?– Каргыш башта күккә күтәрелә, һава аны кабул итми һәм ул җиргә төшә. Ул да кабул итми, аннан уңга-сулга бара, әрле-бирле йөргәч, каргалган кешегә китә, әгәр дә аның гаебе юк икән, каргаган кешенең үзенә кайта. Каргышның яртысы үзеңә кайта дип әйтү бар, алай түгел, дин буенча, ул бөтенләе белән каргаган кешегә кайта. – Мәчет манараларын кискән кешеләрнең үзләре яки гаиләләре белән берәр бәхетсезлек булуы турында еш ишетергә туры килә. Халык моны Аллаһның каргышы төшкән дип бәяли. Сез моның белән килешәсезме?– Аллаһы Тәгалә, миңа инанган тәкъва мөэминнәргә каршы барган кешеләргә карата сугыш игълан итәм, дигән. Манараларны кискән кешеләр – Аллаһның дошманнары да, чөнки мәчет ул – Аның йорты. Бу Аллаһның йортын ишкән кебек булып чыга. Мөселман кешеләренең дә рәнҗеше төшкән булуы бар. Манараны кисүчегә бу дөньяда да, ахирәттә дә газабы була. – Хайваннарны рәнҗетүчеләрне нинди җәза көтә?– Рәсүлебезнең бер хәдисендә, бер хатын-кыз мәче сәбәпле –җәһәннәмгә, ә зиначы кыз эт сәбәпле җәннәткә керде, дигән хәдисе бар. Хайваннарның да рәнҗеше бар. Мәдрәсәдә гыйлем алган шәкертләргә хайваннар, кошлар, балыклар дога кылыр дигән хәдис барлыгы да билгеле. Гыйлемле кеше безнең белән хаксыз гамәл кылмас, рәнҗетмәс, дип ышанып торалар алар. Кыямәт көнендә Аллаһ хайваннарга тел биргәч, алар хуҗаларының суйган вакытта хәтта пычагы үткен булмавын да искә төшерер. Пычагы үтмәде, мине җәзалады, дип сөйләрләр.– Каргыш җиде буынга кадәр төшә диләр, бу дөрес сүзме?– Җиде буынга төшә алмый ул, чөнки аларның монда катнашы юк. Берничә буын өчен алдан ләгънәт кыла алмыйлар. «Бәкара» сүрәсендә: «Ул буын яшәп китте, алар сезнең гамәлләр өчен җавап бирмәс», – диелә. Безнең ләгънәтләр үзебезгә генә, аларга ирешми. – Каргыштан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?– Аллаһ, сез тәкъва һәм сабыр булсагыз, бер кешенең дә зыяны тимәс, ди. Сабырлыгын югалткан яки иман дәрәҗәсе төшкән вакытта кешегә зыян килә. Шул гына мине каргады, дип әйтергә яратабыз. Хакыйкатьтә без үзебез гаепле, чөнки рухи иммунитетыбызны төшергәнбез. Салкында урамга өс киемен кимичә чыккач, авырып китсәгез, кем гаепле? Суыкмы, үзеңме? Бу да шуның кебек. Пәйгамбәргә дә күпме кеше зыян салырга теләгән. Тәкъвалыгы белән ул аларга игътибар бирмәгән. Намазыңны калдыра, догаларыңны укымый башласаң, иммунитетың төшә дә китә. Бер кеше Әбүбәкерне сүгә башлагач, тегесе каршы җавап бирә башлый да, Пәйгамбәр аны, шайтан белән фәрештә урыннарын алыштырды, дип туктата. Чөнки Әбүбәкер теге кеше дәрәҗәсенә төшә булып чыга. Аллаһы Тәгалә «Фуркан» сүрәсендә: «Надан, динсез кешеләр сиңа авыр сүз әйтсәләр, әссәламегаләйкем диген дә кит», – ди. Алар белән әйтешеп, шулар дәрәҗәсенә төшәргә кирәкми.