1978 елгы салкында Тәтештә өшеп үлә язган балаларны коткару тарихы - «Татарстан»

Казахстаннан килгән укучылар төркеме Иделдә бәлагә юлыга.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан», Алсу Троицкая). Табигать торышын теркәп баручы елъязмалар бүгенге көндә 140 еллык мәгълүматны үз эченә ала. Татарстан территориясендәге иң көчле салкыннар да әлеге елъязмага кереп калды. Республиканың күпчелек районнарында 1979 елга аяк басканда термометр баганасы 48 градус салкынны күрсәтә!

1978 елның 30 декабреннан 31 декабрена каршы төндә шулкадәр салкын була ки, Татарстандагы бакчаларда барлык агачлар да өшеп бетә, имәннәрнең күбесенә салкын суга – алар буйга ярыла. Агачларның ярылу тавышы мылтыктан аткан тавышны хәтерләтә. Еллар узган саен имәннәрдәге тирән яралар төзәлә, алай да кәүсәләрнең тышкы ягында эре җыерчыклардай чыгып тора торган җәрәхәт эзләре кала, алар агачның буеннан буена сузылган. Урманчылар әлеге салкын эзләрен «морозобоина» дип атый.

Ул вакыттагы салкыннар турында искә төшергәндә генә дә тәннәр чемердәп китә. Табигать ясаган «Яңа ел бүләге» онытыр­лык булмый шул.

Газ үткәргечләрдәге аварияләр, җылы­лык трассаларында шартлаган торбалар, трамвайдан коелган буяу кисәкчекләре, эшләүдән «баш тарткан» тормоз… Техника чыдамый, кешеләр туңа-өши…

ЛЕНИН ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП…

30 декабрьдә Идел ярына утынга дип төшкән җирендә авыл тракторчы­сы ташландык урманчы йорты янында ике малайны күреп ала. Тәрәзәләре дә ва­тык күренә. Җиңелчә киенгән, чаңгычы костюмы кигән, өшегән яшүсмерләр үзлә­ре турында сөйли. Тракторчы бу хәл турын­да Тәтеш районы милиция бүлегенә хәбәр итәргә ашыга.1978 елның 29 декабре иртә­сендә Татариягә Казахстан ССР Павлодар мәктәбеннән бер төркем 7–10 нчы класс укучысы килгән була. Укытучы апалары җитәкчелегендә алар Тәтештән Казанга кадәр 120 чакрым юлны чаңгыда үтәргә уйлый – Ленин эзләре буйлап походка чыгалар. Балалар Идел буйлап Тәтештән Кама Тамагы ягына юл тоталар.

«КАРА НОКТАЛАР»НЫ» КОТКАРУ

Юлга чыкканда барысы да тәртиптә кебек тоела. Кышкы көн гадәттәгедән аерылып тормый, әмма көннең икенче яртысында көчле җил куба, суыта, балалар берәм‑берәм туңа башлый. Алар өчен борчылган укытучы иң үткен малайларны Тәтешкә ярдәм сорарга җибәрә.

– Ул көнне яшүсмерләр Тәтешкә ба­рып җитә алмыйлар, урманчы йортына юлыгалар, тәрәзәне ватып, шунда кереп төн үткәрәләр. Ә иртәнге якта безнең бүлеккә шалтыраттылар: Иделдә Казахстаннан килгән укучылар төркеме бәлагә юлыккан, – дип искә ала 1978 елда Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшләгән Александр Шлячков. – Коллегам Евгений Торгашов белән балаларга җылы киемнәр алдык та, эш өчен бирелгән «Бу­ран»га утырып, Идел яры буйлап калганнар­ны эзләргә киттек. Тагын да салкынайта төште, 20 градуслар булгандыр, мөгаен. Кар бик күп, җитмәсә, елгада боз өстенә су чыгып, аны кар каплаган урыннар да шактый. Атлавың була, шундый күп­катлы «пирогка» басасың, аягың мизгел эчендә юешләнеп өлгерә. Карыйм, ка­раңгы төшә башлады. Женя, дим, Долгая Полянага кадәр җитик тә, мөгаен, кире борылырбыз, мәгънә юк. Алга карасак, кар эчендә бер кара нокта күренә. Балык­чымы, кем? Килеп җитсәк, салкыннан бөрешкән бер малай утыра – чаңгысы юк, үзе чаңгы ботинкалары кигән. Безне күрүгә, елап җибәрде: «Абый, коткарыгыз, абый…», – ди. Кулына бияләй кидертмәкче булабыз – бармаклары тураймый… Елга буйлап тагын берничә «нокта» таптык. Табуын таптык, алга таба нишләргә? Бе­ренче малайны «Буран»га утыртып ярга таба алып киттек. Ә яр – текә, кар чана­сында менеп булмый. Без килеп җиткән Долгая Поляна яры янында чокыр бар, анда, ни дисәң дә, җил юк, дип уйлаш­тык. Табылганнарның барысын да шунда ташырга булдык. Корыган куаклар, утын җыеп, чокырда учак ягып җибәрдек. Женя яр буенда калды, мин елга буйлап, берәм­текләп, балаларны җыйдым…

СОҢГЫ РЕЙС

Ничә рейс ясаганын Шлячков хәтерләми инде. Ике егет үз аякларында китәләр, аларны Монастырский авылы балыкчы­лары табып ала. Соңгылары итеп елгадан чокырга укытучыны һәм Марина исемле кызны алып кайталар.

– Маринаның хәле беткән, йокы капчы­гында ята. Ыңгыраша, ул вакытта әле исән иде. Укытучысы елый: «Иң көчле кыз, иң мәрхәмәтлесе. Бөтен кешегә булышты, бөтенесен тартып чыгарды, ә үзенең хәле бетте». Яхшы күңелле Марина Благодатская шул чокырда мәңгелеккә күзләрен йома…

Хәтта быелгы җылы, карсыз кышта да балыкчылар сукмагы буйлап Иделгә таба төшү җиңел түгел. Ә күтәрелергә? 1978 елның 30 декабре көнендәге һәм төнендәге коточкыч салкында каткан-өшегән балаларга ничек авыр булуын күз алдына китерүе дә кыен.

КҮТӘРЕЛЕП БУЛМЫЙ

Учак янына тезелешеп утырган балалар, салкын «кайтканда»гы көчле авыртуга түзә алмыйча кычкыралар, елыйлар.

Соңгы рейс вакытында Александр Ива­нович яр буенда ике шәүлә күреп ала. Аларны эзлиләр, дип куана. Әйе, нәкъ шулай булып чыга да. Милиция башлыгы Эдуард Трофимов һәм авыл фельдшеры Ирина Шмагина икән. Болар чокырга төшә. Ул арада температура 40 градуска кадәр төшә. Нишләргә? Өскә кадәр күтәрелергә балаларның хәле юк, монда булган ке­шеләр Иделнең уң яры нинди текә икәнле­ген беләләр. Төнгә калу исә – катып‑өшеп үлү дигән сүз. Бер генә юл кала – ничек тә булса өскә менәргә. Һәм Шлячков тауга менеп китә:

– Билдән кар. Төн. Караңгы. Бернәрсә күренми. Менеп җиттем. Ике трактор тора, фаралары яна, гөрелтеләре ишетелә, димәк, сүндерелмәгән. Аллага шөкер, дим. Тракторларга кадәр өч метрлап ара кал­ды дигәндә генә, алар, кинәт борылып, Долгая Поляна ягына киттеләр. Гаҗиз­лектән нишләргә белмичә, кар өстенә авам, әзрәк хәл алгач, тагын күтәрелеп, туп-туры, кар өемнәреп ерып, алар ар­тыннан үрмәлим. Үрмәләп барып җитәм, менә алар, җаннарым, Долгая Полянада­гы бер өй янында торалар. Өйгә атылып керәм, тракторчыны күрермен, тизрәк ярга барырга кирәк, диярмен… Су да эчеп алыр­мын, тамагым шулкадәр кипте… Кулыма чүмечне алуым булды, тракторларның гөрелдәү тавышлары ишетелде – ярга таба китеп бардылар. Бетте, дим…

Участковый алар артыннан бар көченә йөгерә, кычкыра. Ишетмиләр. Тагын туп‑туры – кар өемнәре аша йөгерә, кирегә – ярга таба. Ниһаять, куып тота ул трактор­ларны, Александр Артемьев кабинасына кереп утыра. Балаларның кайда калганна­рын аңлата. Тракторчы икеләнеп тормый:

– Әйе, төшәргә текә урын, төшсәк, менә алмаска мөмкинбез. Ләкин башка юл юк. Минем белән барасыңмы?

– Әлбәттә, – дим.

– Бер 100 грамм тотабызмы? – Артемьев аракысын чыгара. Кырык градуслы эчем­лек койка – холодецны хәтерләтә. Көчкә стакан төбен капларлык аракы агызып ала­лар, сало белән йотып җибәрәләр дә юлга кузгалалар.

– Трактор янтая, Саша, төшеп, трактор чылбырын чистарта, урынына куя. Шулай әкренләп төшеп җитә алдык, – дип искә төшерә участковый.

КОТЫЛУ

Алар белән бергә икенче тракторда Мо­настыркий авылындагы 74 нче СПТУда произ­водство мастеры булып эшләгән Александр Тимарин да ярга төшә:

– Көндез мин группа белән остаханәдә шөгыльләндем. Шулвакыт авылда чаң та­вышы ишеттем. Бездә янгын яисә тагын берәр шундый гадәттән тыш вакыйга бул­ганда гына чаң кагалар. Ул көнне училище директоры Николай Чабурин һәм физрук Александр Красненков Иделдә балык тотарга баралар. Алар янына ике малай килеп чыга һәм иптәшләренең нинди бә­лагә тарыганнары турында әйтә. Аларны авылга алып кайтарып җиткергәч, чаң ка­галар. Шунда ук Тәтешкә дә хәбәр итәләр. Аннан, «Буран»га утырып, участковыйлар чыга, моннан ат белән – участковые­быз Николай Морозкин, тракторларда мин һәм Александр Артемьев балаларны эзләргә юнәлдек. Таудан төшүен төштек, менә алабызмы-юкмы – белмибез. Ләкин салкын бу очракта ярдәм итте – кар суык­тан катып килде. Күтәрелгәндә проблема булмады.

БАЙЛАР ЙОРТЫНА КАДӘР

Балаларны Долгая Полянадагы байлар йортына (өяз дворяннары җитәкчесе ал­павыт Молоствов утары, хәзерге вакыт­та – музей. – Ред.) ташый башлыйлар.Чокырга төшәләр – тракторны сүндереп тормыйча, берничә баланы тиз генә ка­бинага утырталар да өскә күтәреләләр. Барысын да ташып бетерәләр. Ул вакытка инде үлгән Маринаны ат чанасына сала­лар, чананы тракторга тарттырып өскә алып менәләр. Бик кызганыч була… Бөтен балаларны җыеп бетергәндә, Долгая По­лянага инде ашыгыч ярдәм дә, милиция дә, район җитәкчелеге дә, бульдозерлар да килеп җиткән була. Аннан балалар­ны Тәтеш район хастаханәсенә ташый башлыйлар.

– Ә салкын көчәя генә бара. Күз алдына китерәсезме, коточкыч суыктан имәннәр шартлап сына башлады. Ул чакта без бик каты туңдык. Балалар белән чокырда калган Женя Торгашов баткан – итеклә­ре юешләнгән иде. «Каттым мин, әйдә итекләрне алышып торыйк әле», – ди. Аның итекләре кибетнеке, ә минеке бас­кан итекләр. Бирдем салып, аннан үзем­нең аякларны эләктереп алды, төн урта­сында өйгә кайткач, ышкып, көчкә җылы керттек аякларга.

Шлячков белән Торгашов та нык ту­ңалар ул салкында. Аларның эш транс­портлары – «Буран» аста кала, Монастырскийга тракторда кайталар, хәер, кабина эчендә дә урамнан аз гына җылырак була. Авылда инде Тәтеш автомәктәбеннән җибәрелгән ЗИЛ‑157 машинасына кү­чеп утыралар, үлгән кыз баланы да шул машинага салалар. Иртән аны моргка илтәләр, ә үзләре эшкә чыгалар. Идел буеннан «Буран»ны соңрак алып менәләр.

ФИЛЬМ ТӨШЕРЕРЛЕК СЮЖЕТ

– Әнә тегендә, кыяда, Марина Благо­датскаяның исеме язылган такта һәм кеч кенә генә һәйкәл тора иде. Дөрес, хәзер инде ул юк, диләр – яр ишелә бара. Барып карый алабыз, – дип тәкъдим итте безгә Александр Тимарин.

Һәм без Долгая Полянага киттек. Хәтта быелгы җылы, карсыз кышта да балык­чылар сукмагы буйлап Иделгә таба төшү җиңел түгел. Ә күтәрелергә? 1978 елның 30 декабре көнендәге һәм төнендәге ко­точкыч салкында каткан-өшегән балалар­га ничек авыр булуын күз алдына ките­рүе дә кыен. Марина истәлегенә куелган һәйкәл, чыннан да, җимерелгән. Бары тик тимер‑бетон багана гына калган…

Исән калган балаларның күбесе Иделдәге фаҗига нәтиҗәсендә колак-борыннарның өшетәләр, кайберләренең кул‑аяк бармакларын кисәләр, бер ма­лайның хәтта аяк табанын ампутация­лиләр… Укытучыны хөкем итәләр. Менә шундый җан өшеткеч вакыйга, курку һәм өмет көрәшкән катастрофа жанрын­да фильм төшерү өчен сюжет булырлык фаҗига.

Балаларны коткаргандагы каһарманлыклары өчен Александр Тимаринны һәм фельдшер Ирина Шмагинаны 1979 елда грамота һәм 90 сум акча белән бүләклиләр. Александр Шлячков һәм Евгений Торгашовка Казахстан ССР Югары Советы Президиумы рәхмәт грамоталары җибәрә.

Марина истәлегенә куелган һәйкәл күптән җимерелгән. Бары тик тимер‑бетон багана гына калган…

КАРСК ДИҢГЕЗЕННӘН КИЛГӘН АРКТИК САЛКЫН

Роза Шәфыйкова, РФ атказанган ме­теорологы. 1970–2008 нче елларда Та­тарстанның Табигать торышы фаразлары хезмәтендә синоптик булып эшли, соң­рак ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарә­сенең Гидрометеоүзәге Метереологик фаразлар бүлеген җитәкли:

– 1978 елның 30 декабреннән Татарстантерриториясенә Карск диңгезеннән Себер антициклоны перифериясе буйлап арктик салкыннар үтеп керә. Температура кинәт кенә төшә һәм көн­дез-төнлә 40 градус тирәсендә сакланып кала. 140 ел дәвамында алып барылган күзәтүләргә караганда, 1978 елның 30 һәм 31 декабрендә температура абсолют минимумга (һаваның иң түбән температурага төшүен шулай дип атый­лар) кадәр җитә. Әлеге күрсәткечләр бүгенге көнгә кадәр һава торышы ар­хивларында рекорд буларак язылган: 30 декабрьдә – 39,4 градус салкын, 31 декабрьдә – 43,9 градус салкын.

1978 елның 31 декабреннән 1979 елның 1 гыйнварына каршы төндә Казань-опорная метеостанциясе тер­мометрлары – 45,3 градусны күрсәтә. Күзәтүләр алып барылган чор эчендә бары тик бер генә мәртәбә – авыр 1942 елның 18–24 гыйнвары көннәрендә генә тагын да салкынрак була, ул чактагы рекордлы суыклар вакытында иң түбән температура 21 гыйнварда теркәлә – 46, 8 градус салкын.

Иң көчле салкыннарны метеорологлар Татарстанның төньяк-көнчыгыш район­нарында теркиләр – Әгерҗе метеостан­циясендә термометр баганалары безнең яклар өчен башка сыймаслык 51,5 гра­дус салкынны күрсәтә, Алабуга һәм Яр Чаллы метеостанцияләре дә шундыйрак күрсәткечләрне терки.

Түбән Камада җылылык үзәгенең тулы системасы диярлек сафтан чыга. Биклән станциясендәге цистерналарда саклан­ган мазут таш кебек катып килә. Мазутны пар белән җылыталар. Мазутны сыегайту өчен мөмкин булган бөтен җирдән со­лярка ташыйлар. Эстакададагы кешеләр 15–20 минуттан артык эшли алмый – салкын үзәккә үтә.

Челтәр насосы шартлаганнан соң, бина эче пар белән каплана һәм су баса башлый, капшый-капшый гына барып, насосларны ябарга туры килә. Яңа ел табыннары турында онытып, дүрт тәүлек дәвамында ару-талуны белмичә үз эшлә­рен намус белән башкарган Нефтехим­комбинат авария хезмәте эшчеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә шәһәр һәм барлык предприятиеләр салкыннан исән кала. Шәһәрлеләр җылылык белән тәэмин ителештә өзеклекләрне сизми дә кала дияргә була.

Республика буенча салкыннан шу­лай ук Яр Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләре зыян күрә, андагы микрорайоннарда шулай ук җылылык системасы катып килә. Сәнәгать предп­риятиеләреннән тыш, салкын бакчалар­дагы җиләк‑җимеш агачларына, парк һәм урманнардагы яшел үсентеләргә «һөҗүм итә».

Тимер юл эше кыенлаша, аэропорт­ларда очышлар туктатыла… Гомумән, Яңа ел төнендә транспорт белән шак­тый могҗизалар була. Казанда 2нче трамвай Бутлеров урамына күтәрелә алмый, чөнки көпчәк һәм рельслар ара­сында ышкылу юкка чыга. Тукай ура­мында салкыннан торбалар шартлый: су трамвай юлларын баса, рельслар боз астында кала…

31 декабрьдә линиягә бер генә «ЛИАЗ» автобусы һәм өч «ГАЗ-24» так­сие чыга. Ике сәгатьтән алары да туктап кала, чөнки тормозлар эшләми башлый. Бары тик электротранспорт кына йөри. Җәяүлеләрне күреп, трамвай һәм трол­лейбуслар туктый, барысын да утырта баралар.

Бәхеткә, Яңа ел мәхшәреннән соң, төнге температура инде 36,6 градус була һәм алдагы көннәрдә әкренләп күтәрелә бара.