news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде — «Идел»

«Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабын интернеттан сатып алып була.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова). Михаил Худяковның «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабы Германиядә кабат нәшер ителде. Әлеге китап төрек телендә дөнья күрде, Амазон сайты аша таратыла.

Татарлар тарихын өйрәнгән беренче рус галименең әлеге хезмәтен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, әдәбият галиме, тәрҗемәче Роза Корбан һәм аның ире тарих фәннәре докторы, доцент Иклил Корбан русчадан төрекчәгә тәрҗемә итте. Исегезгә төшереп узабыз, 2008 елда әлеге китап Германиянең «Эпубли» нәшриятында дөнья күргән иде.

Роза ханым Корбан хәбәр иткәнчә, «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабы Европада торучы төрекләр өчен махсус басылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100