Самара яшьләре Казанда халыкара форумда күңел ачу программасын тәкъдим итте

Алар Пенза делегациясе белән берлектә «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләрен оештырды.

(Каазн, 12 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче яшьләр канаты җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова Казанга сәяхәтләре һәм яшьләр форумында катнашулары турында язган.

14-18 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче «Идел» яшьләр үзәгендә Халыкара яшьләр форумы узды. Чарага Россиянең 32 төбәгеннән 170 делегат җыелган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Руфинә Зәйнуллина, Алия Гатауллина, Илфат Мәҗитов, Әлфинур Мәхмүтова, Алсу Мөхәммәтҗанова, Ислам Гарифуллин, Эльмира Мифтахова катнаштылар.

Делегатларның һәр сәгате мастер-класслар, лекцияләр, очрашулар, тренинглар, күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Моннан тыш, форумда катнашучылар алдан игълан ителгән темалар буенча түгәрәк өстәл оештыручылары сыйфатында чыгыш ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук һәр төбәк үзенең күңел ачу программасын да тәкъдим итте. Быелгы форум «Татар яшьләре көннәре лидеры», «Татар кызы», «Татар егете», «Татар моңы» һәм «Татар танцпол йолдызы» кебек кызык­лы конкурслары белән истә калды. Без, Самара яшьләре дә, бу бәйгеләрдә актив катнаштык. Мәсәлән, Пенза делегациясе белән берлектә «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләрен оештырдык. Ике чараны да Әлфинур Мәхмүтова алып барды. Әйтергә кирәк, кичке чараларны үткәрү — җиңел эш түгел. Әмма алар безгә оештыручы буларак үсәргә ярдәм итә.  

 — «Татар яшьләре көннәре» сизелмичә дә, бик тиз үтеп китте. Без оештырган «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләре аеруча истә калды. Аларны оештыру өчен ике төнебез йокысыз үтсә дә, лаеклы уздыра алдык. Катнашучыларга зур рәхмәт! — дип сөйли делегация җитәкчесе Руфинә Зәйнуллина.

 — «Татар яшьләре көн­нә­ре»ндә ял да иттек, белем дә туп­ладык, дуслар да таптык. Милләтебез тарихы буенча бик күп ачышлар ясадым, — дип сөйли Илфат Мәҗитов.

 — «Татар яшьләре көн­нәре» — һәр татар кызына һәм егетенә туган мохиты­на кереп китү өчен менә ди­гән сәбәп. Бирегә бөтен Рос­сиядән татар яшь­ләре җы­елып килә. Аларны бер максат берләштерә — регионнарда татар телен, мә­дә­ниятен, мәгарифен һәм гореф-гадәт­ләрен саклап яшәү.

Форум барышында без танышабыз, урыннарда нинди ча­ралар узыдырылуы турында хәбәрләшәбез, тәҗрибә ур­так­лашабыз. Гомумән, «Идел» лагере — дуслар һәм фи­кер­дәшләр табу, яңа белем һәм яңа идеяләр туу урыны ул. Татарстан Республикасының Яшь­ләр эшләре министрлыгына чиксез рәхмәтлебез, — дип сөйли Эльмира Мифтахова.

 — Миңа да татар яшьләре көннәрендә катнашу бик тә ошады. Вокал дәресләреннән һәм кичен уздырыла торган чаралардан чиксез ләззәт алдым. Бу чаралар турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белсен өчен, академия сайтына мәкалә дә язып элдем, — ди Алсу Мөхәммәтҗанова.

«Чара кысаларында мин үзем «Таяну ноктасы» телевизион программысында да катнаштым. Бу бик тә дулкынландыргыч һәм кызыклы хәл булды. Тапшыруда татар яшьләренең нинди эшләр алып баруы турында да, глобаль проблемалар турында да сөйләштек. Программа эфирга октябрьдә чыгарга тиеш. Елның-елында «Татар яшь­ләре көннәре“ндә Самара делегациясе иң активларның берсе булып таныла. Ул активлыкны без ел дәвамында сакларга тырышабыз. Ләкин, кызганычка, оешмага яңа яшьләр никтер килеп кушылмый. Безнең белән буласыгыз килсә, элемтәгә керегез. Бергәләп аралашыйк, татарлыкны саклыйк», диелгән хәбәрдә.