Биектауда интернациональ гаиләдә үсүче егет: «Татар теле — анам теле» — «Мәгариф»

Мәктәпкә укырга кергәч, ул музыка коралында уйнарга да өйрәнгән, татарча спектакльләрдә бик теләп катнаша.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», «Мәгариф»). Бу көннәрдә  Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык.

Тәнәфес вакытында әлеге иркен, якты заманча мәктәптә укучы балалар белән аралашырга да җай чыкты. 4 нче спорт (футбол) сыйныфында укучы Рудкинс Асса Брендон исә ялындырып тормады: «Татар теле ул — минем анам теле», — дип, татарча шигырь дә сөйләп бирде.    

Мәктәпкә укырга кергәч, ул музыка коралында уйнарга да өйрәнгән, татарча спектакльләрдә бик теләп катнаша икән.    

Энесе Тони да шушы мәктәптә 2 нче сыйныфта укый, ди.

Укытучысы — Алия Әлфрит кызы Хәкимова да: «Брендон кечкенәдән  җыр — моңга тартылган бала.  Дусларына беренче булып ярдәмгә ашыгучы да ул. Аңарда логик фикерләү бик көчле, — мактый интернациональ гаиләдә үсүче егетне.