Төннәрен иҗатка чумса, көнен җир җимертеп эшли - «Шәһри Казан»

Тырыш, үҗәт, тормышның якасына ябышып яшәүче кешеләр була. Рәсимә апа Гарифуллинаны белүчеләр дә аны шундый итеп күрә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Рәсимә Галиева). Чынлыкта нык көчле хатын-кызны олы йөрәкле ана, нечкә хисле шагыйрә, күңелләрне кагылырлык моңлы җырчы итеп белүчеләр дә бар.

Тормыш мәктәбендә өйрәнү

Рәсимә апа бик тынгысыз кеше. Үзе дә көненә өч сәгать йокы җитә дип саный.

— Төне буе иҗат иткәч, гөрләтеп иртәнге алтыларда торасың. Язганда күбрәк шулай килеп чыга. Хуҗалыкта эшең күп булса, яза алмыйсың. Без бит авыл кешесе. Бу арада бакчадан арына алмыйбыз. Бөтен әйберне җыярга, урнаштырырга тырышырга кирәк, — ди Балык Бистәсенең Анатыш дигән авылында яшәүче шагыйрә Рәсимә Гарифуллина.

Районның Балтач, Түбән Тегермәнлек, Югары Тегермәнлек авылларында аның балалык — мәктәп еллары узган.

Хезмәт кенәгәсендә Рәсимә апаның югары уку йортына кадәр «Тукай» колхозында 54 көн сыер сауганына кадәр теркәлгән. Ә журналистика бүлегенә укырга кергән кыз читтән торып уку бүлегенә күчә дә, Пермьгә китеп бара. Хәрби заводта контролер булып эшли башлый. «Кулга корал бирделәр, өскә тун кидерделәр. Аякта чаңгы, төн уртасында 6-7 чакрым завод җирлегеннән әйләнәсең, тышта солдатлар саклый», — дип сөйли ул анда эшләгән елларын.

Русча өйрәнергә кирәк дигән максат белән дә чыгып киткән була Рәсимә апа Урал якларына.

— Монда телисеңме-теләмисеңме русча сөйләшәсең, ә ул миңа тормышта шулкадәр булышты. Газетага кайтып эшли башладым. Текстны бер кат карап чыгам да, машинкага утырам һәм русчадан татарчага әйтеп кенә барам. Редакцияләрдә андый тәрҗемәчеләр юк иде. Эшче мохитен, рус мохитен өйрәнеп кайттым. «Октябрь юлы» район газетасында 12 ел эшләдем, аннан Саратовка укырга китеп бардым. Кайткач ижтимагый-сәяси бүлеккә куйдылар, — дип сөйли 25 ел редакциядә эшләгән Рәсимә ханым.

Аннан соң 15 еллап мәшгульлек үзәгендә директор булып та эшли ул.

Бала — минеке

Рәсимә апаның бала алу тарихы да гадәттәгечә булмый.

— Ул бала төшкә керде. Кыз үсә, бантиклар тагып мәктәпкә киткәненә кадәр төшкә керә. Психология мәктәбен тәмамлап кайткач, Түбән Кама районындагы приютка барып, үзебезгә дигән кызны алып кайттык шулай. Кызым, чирләреңә кадәр минем төсле бит дим. Үз балаң булса, нишләр идең икән син, диләр. Үз балаң нинди була соң, белмим бит мин аны. 9 яшьтән алып кайттык. Башта авыру булды. Гел чирләде. Хәзер әйбәт, сәламәтлекләр ныгыды, чибәр акыллы булып үсте. Бер-беребезне яратабыз, — ди Рәсимә апа.

Тәрбиягә алып үстергән кыз исә беренче курстан соң, үз әнисен эзләп бара. Тик аны капкадан да кертмиләр. Өйдә калган Рәсимә апа баласын алып калырлар дип коты очып көтеп тора. Елап кайтып кергән кыз: «Аларга мин кирәк түгел, синең шикелле кочакламый да, үпми дә ул», — ди.

Хәзер районда да тәрбиягә алу бүлегеннән Рәсимәнеке кебек кыз биререгез, дип сорыйлар икән. Шундый чибәр һәм акыллы булсын, тыңлаулы һәм спортсмен булсын дип әйтәләр. Аның өчен Рәсимә кебек булырга кирәк, дип җаваплый икән андагы белгеч.

Ире Кыяметдин үлгәнгә дә тугыз ел вакыт узган. Тәрбиягә алган кызлары укуын тәмамлап кайтып, эшкә урнашкан. Кыяметдин абыйның беренче

никахтан да балалары була, аларны да бергәләп өйләндерә әле алар. Ул вакытлар бер мизгел, үткән дә киткән.

Шигырьсез яши алмыйм

Рәсимә Гарифуллинаның шигърияте үзе кебек. Йөрәккә үтеп керердәй сүзләрне композитор-җырчылар да шунда ук якын итә.

— Айдар Галимов башкаруындагы «Язмышлар язылган» дигән җырым белән «Болгар радиосы» премиясенә лаек булдым. Илназ Баһка китаплар биреп җибәргән идем, ул шуннан күп җырларны башкара. Эльвира Хамматова, Ләйсән Мәхмүтова да җырларымны җырлый. Үзем дә көйләр язам. «Өмет» ансамблендә җырлыйм, — ди Рәсимә Гарифуллина.

Моннан тыш аның иҗтимагый эшләре дә тау кадәр. Район хатын-кызлар җитәкчелегендә, «Ак калфак» оешмасында җаваплы эшләрне алып бара. Редакциягә эшләгән елларыннан ук шундый чараларны оештыра ул. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе, балалар белән «Алтын каләм» түгәрәген җитәкли. Бүген «Бистә йолдызлары» клубында Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә авылларга чыгып талантлы якташларын барлап сәхнәгә чыгаралар.

— Шигырьсез яши алмыйм. «Бүген ярат», «Минем куллар синең кулда», «Яшәү мәңгелек», «Йолдызлар юл күрсәтер», «Зәңгәр дуга» китапларым басылды. «Адашкан» повестьлар китабы быел гына чыкты. Бүген бала турында повесть эшләп утырам. Тәрбиягә алынган балаларның проблемалары, җәмгыятьнең карашын турында үземнең һәм кызымның язмышы аша китап язам, — ди Рәсимә ханым.