news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирләр колагына хәдисләр — «Шәһри Казан»

Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы — изге-игелекле хатын, дигән Пәйгамбәребез.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Ришат Курамшин). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

— Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы — изге-игелекле хатын.

— Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.

— Ир — хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.

— Хатын-кызларның иң яхшылары — Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары — тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.

— Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән җиңегез.

— Ир кеше хатынын ачуланганда, тегесе «ярар, ярар» дип торса — өйдә тынычлык булыр. Хатын «тузынганда» ир дәшмичә калса — өйдә тынычлык булыр (бу — тыныч яшәүнең кагыйдәсе).

— Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.

— Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган. Әгәр аны «турайтырга» тырышсаң — сындырачаксың. Әгәр (күнеп) аңа тимәсәң, аның кәкрелегенә карамастан, ләззәтләнә алачаксың.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100