news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туганайлар» редакциясе журналистлары эшкә милли киемнәрдән килде

Редакция хезмәткәрләре «Питрауга — җола буенча» флешмобына кушылды.

«Туганайлар» редакциясе журналистлары эшкә милли киемнәрдән килде
http://tuganaylar.ru/

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Туганайлар»). «Туганайлар» редакциясе милли киемне саклау, пропагандалау һәм Питрау рухын булдыру максатыннан «Питрауга — җола буенча» дип исемләнгән флешмоб игълан итте. Шул уңайдан, алар ТАТМЕДИА бинасында урнашкан эш урынына милли киемнәрдән килде.

2020 елда коронавирус таралуны кисәтү өчен, барлык бәйрәмнәр онлайн форматка күчте. Ел башында 18 июльгә билгеләнгән керәшеннәрнең республикакүләм Питрау бәйрәме дә быел интернетта үтәчәк. Шул рәвешле, элеккедән килгән җола буенча, керәшеннәр җиде көн — Питрау атнасы дәвамында онлайн бәйрәм итә ала. 

Питрау атнасы дәвамында, июль аенда Вконтакте, Инстаграм социаль челтәрләрендәге аккаунтларыгызда #питрау2020 #туганайлар #керәшенкиеме #милликием #одеждакряшен #онлайнпитрау #туганайларпитрауда хештеглары белән фотолар урнаштырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100