Балаларны имтихан белән куркытудан файда юк - «Ватаным Татарстан»

Быел 11 сыйныф укучылары информатикадан сынауларны беренче тапкыр компьютерда тапшырачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел 11 сыйныф укучылары информатикадан сынауларны беренче тапкыр компьютерда тапшырачак. Имтиханнарны алдан бирү этабы булмаячак. БДИ исә югары уку йортларына керүчеләр өчен генә кирәк. Быелгы яңалыклар турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты, ягъни 1196 кеше БДИ урынына дәүләт имтиханы тапшырырга җыена. Аларга аттестат алу өчен рус теле һәм математика сынавы күрсәткечләре дә җитә. Имтиханнар БДИ пунктларында уздырыла, ләкин биремнәр башка төрлерәк булачак. Фикерләре үзгәреп, югары уку йортына киләсе елда керергә уйлый икән, аларга 1 февральгә кадәр БДИ тапшыру өчен гариза язарга туры киләчәк. Сынау нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак. Вузга җыенучыларга исә рус теле һәм укырга керү өчен кирәкле сынауларны тапшырырга кирәк.

– Информатикадан сынауларны компьютерда тапшыру өчен яңа җиһазлар сатып алабыз, имтихан тапшыру бүлмәләрен җиһазлыйбыз. БДИ оештыру өчен барлык кирәкле техникалар булдырыла. Бу – компьютер, сканер, принтерлар. Имтиханнар башланганчы, барлык шартларны тудырачакбыз, – диде республиканың баш педагогы.

Төп этап 25 майда башланып 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. БДИ барлыгы 83 урында оештырылачак. Пунктлар һәрбер районда эшләячәк. 1525 аудиториядә онлайн видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак.

Имтиханда 18 меңнән артык чыгарылыш укучысы катнашачак. Шуларның 16509ы – быелгы укучылар, 186сы – һөнәри уку йортлары студентлары, 1307се – мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар һәм сәламәтлеге чикләнгән 249 бала. Төзәтү колонияләрендә тәрбияләнүчеләр сынауларны тапшырырга өлгергән инде. Барлыгы 14 кеше имтихан тоткан. Уртача күрсәткечләр – 3,57. Чик баллны үтә алмаучылар юк.

Министр 10 нчы сыйныфта БДИ бирү яклы түгел. Мондый тәҗрибә узган елда кертелгән иде.

– Республикада 10 нчы сыйныфтан соң БДИ тапшыру белән мавыкмыйлар. Узган ел пандемия булды. Быел теләүчеләр юк диярлек, – диде министр.

10 нчы сыйныфта географиядән БДИ тапшырырга мөмкин, чөнки бу фәнне өйрәнү тәмамлана. Шулай ук бу ысул үзлегеннән өйрәнүчеләргә туры килә. Әмма башка фәннәрне бары 11 нче сыйныфтан соң гына тапшырып була.

Имтихан катлауланамы? Биремнәргә әллә ни үзгәрешләр кертелмәгән. Әйтик, математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча яңалыклар күзәтелми. Кайбер фәннәр буенча бәяләүнең аерым күрсәткечләре тәгаенләнә. Биологиядән имтихан вакыты 210 минуттан 235 минутка кадәр озайтылган.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе җәмгыять белемен (6617) сайласа, икенче урында өстенлек физика, химия, биология фәннәренә бирелгән. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда, физиканы – 228, географияне – 31, немец телен 8 кеше азрак сайлаган. Гомумән, физикадан ике ел рәттән кимү күзәтелсә, информатиканы сайлаучылар 588гә артык. Республикада гына түгел, ил буенча вазгыять шундый.

Кызыл аттестат алу өчен рус теленнән БДИда 70тән ким булмаган балл тупларга кирәк.

– Әгәр алтын медальгә дәгъва кылучылар беренче очракта ук чикне үтә алмаса, «5ле»гә генә бетергән аттестат ала алмаячак, – дип ачыклык кертте министр.

Укытучылар быелгы үзгәрешләрне хуплыймы?

– Информатика буенча имтиханга үзгәреш кертү – әйбәт яңалык. Кәгазьгә язганда, укучы хатасын төзәтә алмый, компьютерда шикләнгән биремнәрне кабат уйлый ала. Районнарда информатика фәнен сайлаучылар күбәеп китсә, техника табу кыенлашмас микән? Шул ягы гына бар, – ди Арча шәһәре 6 нчы мәктәбенең информатика укытучысы Илшат Фәйзуллин.

9 нчы сыйныф укучыларына ирекле имтихан бирергә кирәкми. Рус теле һәм математиканы тапшыру да җитә. Билгеле булганча, имтиханга кертелү өчен рус теленнән әңгәмә тапшырырга кирәк. 36532 укучының 229ы әңгәмә бирергә килмәсә, 184е «незачет» алган. Кабат 10 мартта һәм 17 майда сыналырга мөмкин.

Имтиханнар якынлашкан саен әти-әниләр дә, укытучылар да укучыларны БДИ белән куркытып тора. Янәсе, иркенләп йөрсәң, бирә алмаячаксың.

– Балаларны артык борчымагыз, булдыра алмаганны таләп итмәгез. Иң мөһиме – сәләматлек. Тормыш сынаулардан тора, ә бу – чираттагы имтиханның берсе генә. Аны яхшы итеп тапшыру өчен 1 нче сыйныфтан ук әйбәт итеп укырга кирәк, – ди министр.