Самара татарлары «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнары турында: Елаштык та, көлештек тә

23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Татар киносы көннәре» булды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллина «Татар киносы» көннәре турында язды.

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен «Татар киносы көннәре» оештырды. 23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» дип аталган музыкаль комедия тәкъдим ителде.

Кызганычка, коронавирус зәхмәте аркасында, Камышлыда чараны октябрь аена күчерергә, ә Гали авылында бөтенләй уздырмаска карар кылганнар. Ә менә 26 сентябрьдә Самараның «Художественный» кинематография үзәгендә татар киносы карарга теләүче милләттәшләребез шактый күп җыелган иде. Тамашачыларны «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дәртле җыр-биюләре белән каршы алды.

«Татар киносы көннәрен» уздыру өчен «Татаркино» оешмасы вәкиле Эльмира Бәйрәмова, «Әпипә» комедиясе өчен саундтреклар һәм җырлар язган композитор һәм җырчы Вил Усманов һәм «Әпипә»дә төп рольне башкаручы Резеда Сәлахова да килгәннәр иде. Аларга багышлап, «Ялкынлы яшьлек”леләр туган телне саклау, татар киносы, җанисәп темаларына кагылышлы махсус такмаклар чыгарганнар. Артистларыбызның тапкырлыгы Казан кунаклары күңеленә бик хуш килде.

— «Татар киносы көннәре» Россиядә генә үткәрелми, безнең фильмнар чит илләрдә — Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Венгрия, Кыргызстан, Таҗикстан кинофестивальләрендә күрсәтелде. Кайда гына булсак та, безнең фильмнар җылы кабул ителә, — дип сөйләде Эльмира Бәйрәмова. — Әйтергә кирәк «Әпипә» һәм «Сөмбел» карти-налары Мәскәүдән алып Ханты-Мансийск автономияле округына кадәр күрсәтелде инде. Бу фильмнарны караганнан соң, сез дә канәгать калырсыз дип ышанам, — диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.

«Сөмбел» фильмы башлануга залда абсолют тынлык урнашты. Экраннан Татарстанның искиткеч матур табигате сирпелде, гади генә йортлар тезелеп киткән авыл урамнары, иксез-чиксез көнбагыш кырлары, талгын гына сузылган моңлы көй тамашачыларны, бөтен дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, балачакка, туган йортка, яшьлек елларына алып кереп китте сыман.

Драманың сценарие гади генә. Авыл кызы Сөмбел (Сабина Асанова) Булат исемле чибәр егеткә (Айдар Вәлиев) гашыйк була. Нәтиҗәдә, кыз балага уза, ә егет Фәридә исемле башка кызга (Юлия Маленкова) гашыйк була. Булатның әти-әнисе — гомер буе туры юлдан атлаган акыллы кешеләр, улларын Сөмбелгә өйләнергә мәҗбүр итәләр. Әмма Булат Фәридә белән очрашуын дәвам итә. Иренең хыянәте турында белеп алган Сөмбел, сабыен алып, Бохарага абыйсы янына күчеп китә. Бу хәлләрдән соң Сөмбелне күптән яратып йөргән Булатның энесе Байсар (Динар Хөснетдинов) аның артыннан омтыла…

Кино ахырында барлык геройлар да, үз бәхетләрен табып, бергәләшеп зур гаилә булып яшәп калалар. Сюжет бераз һинд киносын хәтерләтә дисәм, минем белән килешүчеләр дә булыр, дип уйлыйм. Әйе, «Сөмбел» драмасында, кызганычка, тормышта еш очрый торган хәл күрсәтелә, искитмәле берни дә юк кебек. Әмма, тамашачылар нигәдер мышык-мышык борын тарткалап, күз яшьләрен сөрткәләп утырдылар. Бәлки бу артистларның һәм режиссерның осталыгы турында сөйлидер?

Экран сүнде, залда ут кабынды. Әмма кунаклар китәргә ашыкмадылар, Эльмира Бәйрәмовага сораулар яудыра башладылар. Аларны артистларны сайлап алу принцибы, Сөмбелнең русча сөйләшүе, әтисенең булу-булмавы кызыксындырды.

— Минем әтием украин кешесе, ә әнием рус милләтеннән. Татар киносы русча субтитрлар белән булачагын белгәч, бу драманы карарга булдым, — дип башлады тамашачылар арасында утырган мөлаем гына ханым. — Сюжет бәлки гадидер, әмма артистларның осталыгы күңелемә хуш килде. Беренчедән, бик матур артистлар уйный, икенчедән, аларның ихласлыгы тамашачыны төп геройлар белән бергә кайгырырга һәм шатланырга мәҗбүр итә. Бүгенге көндә гаиләдә борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәү сыйфаты татар халкына гына хас, минемчә. Ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте дә фильмда бик әйбәт күрсәтелә. Кыскасы, артистларга һәм фильмны безнең хозурга тәкъдим итү өчен көч куйган барлык белгечләргә дә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — дип сөйләде якташыбыз.

«Әпипә» комедиясен карарга килүчеләр арасында «Анда бит бөтен яраткан артистларыбыз уйный. Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, „Фәридә-Алсу“ дуэты, „Зө-ләй-лә“… Ничек шундый киноны карамаска инде», диючеләр күп иде. Чыннан да, бу музыкаль комедиядә татар эстрадасының бер төркем танылган артистларының гастрольләргә барышы күрсәтелә. «Әпипә» дип аталган хатын-кызлар музыка ансамблендә яңа баянчы пәйда була. Картина артистларның көтелмәгән хәлләрдә үз-үзләрен тотышы, сәхнә образларын онытып, гади хатын-кызларга әверелүләре һәм төрле проблемаларны чишүләре турында. Комедиядә бик күп танылган җырлар, яңача эшкәртелгән борынгы халык җырлары яңгырый. Комедия жанрында төшерелгән беренче татар киносы буларак, «Әпипә» тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Кино тәмамлангач, сәнгать сөючеләр фойеда «Белоснежка» кафесы әзерләгән татар-милли ризыклары белән чәй эчеп, Сөмбел белән Байсар, «Әпипә»нең көчле рухлы чибәркәйләре турында фикер алышуларын дәвам иттеләр. Анда күрше Башкортостаннан килгән тамашачылар да бар иде. Нефтекамск шәһәренең Татар халык театрында 30 елдан артык хезмәт иткән актриса Резеда Шәфыйкова киләчәктә Самарага күченергә уйлый икән.

— Бүгенге чарадан искиткеч уңай энергия алдым. «Ялкынлы яшьлек»кә зур рәхмәт, алар белән рәхәтләнеп биедем дә, җырладым да. Бүген мин Самара халкына гашыйк булдым, — дип елмая апа. — «Татар киносы көннәре”нә мине кызым алып килде, бик әйбәт ял иттем. «Сөмбел» дә, «Әпипә» дә бик ошады. Башта бераз елашып алдык, аннары рәхәтләнеп көлештек… Мондый чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!

— Кызганычка, туган телебезне белүче милләттәшләребез саны кими бара. Бу хәл яшьләр арасында аеруча күп очрый. Шуңа күрә ата-ана белән бала арасында булырга тиешле мөнәсәбәтләрне ачып биргән, гаилә әдәбен күрсәткән татар кинолары карау барыбыз өчен дә бик файдалы, — дип сөйләде мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

— Башка төбәкләрдә «Татар киносы көннәре» узуы турында ишеткәч, Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә дә татар телендә төшерелгән кинолар күрсәтү теләге туды. Миңа калса, тамашачылар бик канәгать калдылар. «Татаркино» оешмасы белән мөнәсәбәтләребез озын гомерле булыр, дип өметләнәбез, — ди «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова.