Калам да – йорт салам: авылда нинди ярдәм каралган? - "Шәһри Казан"

«Авылда төкерсәң дә җиргә сеңеп бетә бит, шәһәрдә пычрак», – ди авылга кайтып төпләнгән Нигъмәтҗановлар.
(Казан, 9 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). «Авылда төкерсәң дә җиргә сеңеп бетә бит, шәһәрдә пычрак», – ди, 18 ел Казанда яшәгәннән соң, Апас районы Карамасар авылына кайтып төпләнгән Нигъмәтҗановлар гаиләсе.Шөкер, бүген андыйлар бер Нигъмәтҗановлар гына түгел. Авылда калучыларның санын арттыруда дәүләт прог­раммалары да ярдәмгә килә.Программаларда катнашу яшен озайтырга кирәкАльбина белән Ленар Нигъмәтҗановларны күпләр җырчы, тамада буларак белә. Банкетларда артист булсалар да, авылда берсе – китапханәче, икенчесе – фермер. Быел Нигъмәтҗановлар 100 бройлер, 50 үрдәк үстерә, бозаулары да бар. Ленар 10 елдан артык Мамадыш районы, Тәкәнеш авылында, туганы һәм әтисе белән, 200 гектар җирдә арпа, арыш, бодай, печән үстерә.– Шәһәрдә яшәгәндә, балага нәрсә ашатыйм, дип аптырый идек. Порошоклы сөт эчерәсе килми, кибет киштәсеннән файдалы ризык эзләп гаҗиз булдык. Авылдан гел шешә белән су ташыдык. Хәзер йомыркасы да, ите дә, сөте дә үзебездә. Барысы да экологик яктан чиста, – ди алар.Авылда 200ләп кенә кеше исәпләнсә дә, яшәргә күченеп кайтучы яшьләр бар икән. Балаларның сәләтен үстерү, спорт белән шөгыльләнү өчен районда бар мөмкинлекләр тудырылган. Теләсәң, район үзәкләренә – Кайбыч йә Апас­ка барырга була. «Тырышкан кеше авылда эшсез тормый, әнә мәктәптә укучы кызым слаймнар ясап сата», – ди Альбина.Нигъмәтҗановлар өч кыз тәрбия­ләп үстерә: Зәринә, Ясминә һәм Сәйлән. Әлегә гаилә Альбинаның әти-әни­ләре белән кечкенә агач йортта яши. «Авылга кайтканыбызга – ике ел. Тиз генә йорт салырбыз дигән идек тә, чутлыйсы да мүклисе генә түгел икән шул. Башта сатып алырга җир таба алмадык. Буш йортлар авылда бик күп. Тик аларны үз исемеңә теркәү катлаулы. Документ эшләрен ерып чыктык кебек. Хәзер, торак шартларын яхшырту өчен, дәүләт программасы буенча чиратта торабыз», – ди Альбина.Авыл җирендә иң популяр дәүләт программаларының берсе – авыл территорияләрен үстерү. Ул – 2006 елдан бирле гамәлдә. Республиканың һәр районында диярлек эшли. Анда авылны үстерүгә өлешен керткән белгечләр катнаша ала: мал табиблары, агрономнар, укытучылар, шәфкать туташлары... Программаның исеме еллар дәвамында үзгәрсә дә, максаты бер – авыл җирендәге гаиләләргә яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итү.Гаиләдәге кеше исәбенә карап, һәрберсенә 18 квадрат метр исәбеннән торак бирү каралган. Программада катнашу өчен, торак суммасының 30 проценты күләмендә кертем булу кирәк. Шәхси йорт салырга теләүчеләр өчен дә отышлы бу программа. Йортны болын кадәр салсаң да, бер сүз юк, тик менә дәүләт акчасы шул тиешле квадрат метр суммасының 70 проценты күләмендә генә бүлеп биреләчәк. Гади итеп аңлатканда, норматив буенча бер кешегә 18 квадрат метр торак исәпләнә. Гаиләдә биш кеше икән, аларга 90 квадрат метр тиеш булып чыга. Менә шул 90 квадрат метр торакның 70 процентын дәүләт түли.Программага басу өчен, ел ярым авылда яшәү, эшләү кирәк, ди. Һәм тагын бер мөһим шарт – яшең 35тән узмаган булырга тиеш. Дөрес, программада тармаклар төрле. Тик яшькә бәйле булмаган юнәлештәгесе буенча бирелә торган субсидияне озак көтәргә туры килә икән. «Пенсия яшен арттырдылар, программаларда катнашу яшен дә озайтырга кирәктер», – ди Альбина, уенын-чынын бергә кушып. Ул бу фикерен татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Президентка да җиткерде. Бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырмы, вакыт күрсәтер, ә Президент ул чакта тәкъдимне хуплаган иде.Тиз генә фатир алам дип хыялланмаТагын бер киң таралган программаларның берсе – социаль ипотека. Республика җитәкчелеге, Россия­дә тиңе булмаган, башка төбәкләр хыяллана да алмаган программа дип атый аны. Халык арасында «авыл ипотекасы» дигән исеме дә бар. Шартлары – бюджет өлкәсендә эшләү, торакка мохтаҗ булу. Гаиләдәге бер кешегә торак 18 квадрат метрдан артмаган очракта, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була. Махсус комиссия тикшергәннән соң, гаилә программада катнаша ала дип карар чыгарса, ул фатир алуга чиратка бастырыла, фонд белән гариза тапшыручы арасында килешү төзелә, гаиләгә номер билгеләнә. Ай саен исәп счетына билгеле бер күләмдә акча салып барырга кирәк. Торакка дәгъва кылу өчен, исәп счетына фатир бәясенең 10 процентын кертергә туры киләчәк.Социаль ипотека программасы буенча һәр туган балага 200 мең сум акча бүлеп бирелә. Тагын бер отышлы ягы – еллык ставка 7 генә процент. Моңа кадәр ана капиталын да социаль ипотеканы түләү өчен кулланырга рөхсәт ителә иде. Тик күптән түгел канунга кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бу өлкәдә чикләүләр кертелде. Социаль ипотека программасы буенча фатирга чиратта торучыларга әлеге хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ялгыз пикетларга да чыгып карадылар. Ни дисәң дә, 453 мең сум аз акча түгел. Күпләр аны нәкъ торак шартларын яхшыртуга тота иде бит. Дәүләт торак фондында исә бу мәсьәләне уңай хәл итү турында сөйләшүләр бара. Ана капиталы белән ипотеканы түләү мөмкинлеге калдырылган очракта да, кайбер таләпләр үзгәрәчәк, ди фондның башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов.Фатирларны тиз генә алу турында хыялланып булмый анысы. Кем ничек эшли бит: төзелеш сүлпән барган районнар җитәрлек, елына берничә торак тапшырганнары да очрый. Кайбер авылларда бу программа бөтенләй актуаль түгел, төзелеш өчен җиргә кытлык булу, подрядчы оешмалар белән килешеп эшләмәү аркасында, эш тоткарлана.Әнә Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсе дүрт елдан артык фатир көтә. Алар да – авылда төпләнеп калган яшь гаилә. Алинә бюджет өлкәсендә эшләгәч, социаль ипотека программасыннан файдаланырга булганнар. «Районда әлеге программа буенча торак аз төзелә. Куллануга тапшырылган фатирларның күбесен авария хәлендәге йортлардан күченүчеләргә бирделәр. Вәгъдә ителгәнне ничә ел көтәсе булыр? Ай саен билгеле бер күләмдә кертем дә түләп барырга кирәк бит. Бер сеңлем, сабырлыгы бетеп, программадан чыкты. Классик ипотека белән Казаннан фатир алды. Икенче сеңлемнең программага басканнан соң өч баласы туды инде, фатир һаман да юк», – ди Алинә.Арендалы торакта кемнәр яши?Арендалы торак. Монысы хакында соңгы елларда гына сөйли башладылар. Баксаң, шәһәрдә генә түгел, авылларда да арендалы торакка ихтыяҗ бар икән. Әлеге программа буенча районнарда җиһазландырылган, бар уңайлыклары булган аерым йортлар төзелә. Бер кимчелеге – йортларны сатып алып булмый, аларда вакытлыча гына яшәргә мөмкин. Аның каравы торакта яшәүчеләр аренда бәясен һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түләп бара. Районга карап, бәяләр аерыла. Бу программа күбесенчә читтән җәлеп ителгән, торыр урыны булмаган белгечләр өчен каралган.Былтыр авылда яшәүче яшь гаиләләр өчен йөрәккә сары май булып яткан дәүләт ярдәмнәре тагын өстәлде. Әйтик, авыл җирендә яшәүче гаиләдә туган беренче сабыйга – 50 мең сум, өченче балага 100 мең сум түләү каралган. Путин өченче балага тагын 450 мең сум да вәгъдә итә бит әле. Беренче балага ана капиталы биреләчәк икән дигән сүзләр дә йөри.Кыскасы, авылда да гөрләтеп яшәргә була. Бары авыл тормышын яратырга, иренмәскә, ялкауланмаска гына кирәк.Һәр туган сабыйга – 100 меңРәфгать Фәттахов, Чирмешән районы, Лашман авылы башлыгы:– Ике бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар Әмир авылында туып-үскән. Алар хәзер Сургутта яши. Ләкин авылларын онытмыйлар, гел кайтып йөриләр. Авылны, районны үстерүгә зур өлеш кертәләр. Авылның уртасыннан елга ага. Җиңел машиналар йөри алсын өчен, Әгъләмовлар өч күпер салдырып куйды. Авыл башында «Әмир» дигән язу балкып тора. Бу да аларның хезмәте. Авылда теркәлгән гаиләдәге һәр туган сабыйга 100 мең сум акчалата бүләк тә бирәләр әле. Шул рәвешле былтыр авылда өч гаиләдә бала туды. Әмир авылы көнен зурлап уздыралар. Районда зур, ике манаралы мәчет салдырып куйдылар. Клубны аппаратура, сәхнә костюмнары белән тәэмин иттеләр. Күп функцияле үзәк ачылгач, 100 мең сум бирделәр. Торак төзүче яшьләргә дә процентсыз кредит биреп торалар.