news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыруларны өшкерүче егет: Берничә мәртәбә үлдем һәм терелдем - «Ватаным Татарстан»

32 яшьлек Эльвин Алиев сөйләшә алмый, әмма азан әйтә, догалар укып, авыруларны өшкерә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Тәтеш районының Зур Әтрәч авылы егете 32 яшьлек Эльвин Алиев шундый  сәләткә ия. Могҗизамы бу, әллә рух ныклыгымы? Егет тормышта ниләр кичергән?

Ләйлә — Мәҗнүн мәхәббәте?

— Әнием Вәфирә янына мәктәпкә  аш пешерергә булышырга барган идем. Мәктәп төзергә төзүчеләр килгән икән. Ул вакытта Казанда тәрбиячелеккә укыган чагым. Бер егет бәрәңге әрчеп утыра. Мине күреп, каушап калганмы, әллә Ләйлә — Мәҗнүн мәхәббәте булдымы — бармагын кисте. Бу  егет улым һәм кызымның булачак әтисе  Собханвирде иде, — дип сөйли Эльвинның әнисе Илһамия апа, яшьлек  елларын искә төшереп.

Шушы көннән башлап Собханвирде, Вәфирә апаны күргән саен, кызының кулын сорый. Юк, дип кырт киссә дә, язмышка каршы килеп булмый. Өч айдан ул аны урлап, туган ягы Бакуга кайтып китә. Шунда баргач,  авылга телеграмма сугалар. Егетнең әнисе бик зирәк  була: «Килен укып бетерсен, болай ярамый», — дип, никах укыгач, кире Казанга китәргә  тәкъдим итә.

Каенана сүзен җилгә очырмыйлар. Илһамия укып бетереп, тәрбияче дипломы ала. Уллары Эльвин туа. Собханвирде  улына  Нурулла исемен кушарга тәкъдим итсә дә, Илһамия каршы килә. Мәрхүм әтисенең исеме бит  ул!  Әтисен ул 10 сыйныфта укыганда югалткан. Ул эшендә йөрәк чиреннән вафат булган. Әллә күңеле сизгән, үләр алдыннан  Нурулла абый кызына, мәктәпне тәмамлагач, башта ике ел авылда әниеңә булышырсың, дип әйтеп калдырган.  Вәфирә апа алты баласы белән 43 яшьтә тол калган.  Бу вакытта иң кечесе Илдарга 5 яшь була. Илһамия  укырга киткәнче, балалар бакчасында няня булып эшләгән.

Илһамия белән Собханвирде сигез ел матур гына яшәсә дә, аерылышырга туры килә. Илһамия апаның Бакуга китәсе килмәгән. Шуңа күрә язмышка  үпкәли дә алмый. Телсез  булып  туган улына нигәдер Татарстанда сихәт табасы килгән аның. Ике баласын да ялгыз үстергән. Эльвинның әтисен 6 яшьтән бирле күргәне юк икән. Ул тиздән аның янына Бакуга барырга җыена. Әти миңа Коръән китабы бүләк итәргә тиеш, ди ул.

«Көн буе аңлатырга сүзләр эзли идем»

Эльвин кечкенәдән елак була. Башында кара сызык бар. Бу тамганы 3 айлык чагында Илһамия апаның энесе Илһам күреп алган.  Эльвин «әлиф»не аңлатканда  башындагы шушы сызыкка төртеп күрсәтә. Өч  яшьтә  мә-мә, әннә, апа, пипип дигән сүзләрне әйтсә дә, теле ачылган вакытта колагы ишетмәс була аның. Төрле табибларга, өшкерүче әбиләргә  йөрсәләр дә, теле ачылмый.

Авылда  балалар укыткан Илһамия апа  Эльвинны үз сыйныфына ала. Соңрак Буа районындагы  Адав-Толымбай авылы коррекцион мәктәбенә укырга бирә. Монда аны Раил Садриевның әнисе Фәния апа укырга, язарга өйрәтә. Тик, бу бала чукрак, безнең мәктәпкә туры килми, дип Казандагы Ласточкина исемендәге мәктәпкә урнаштырырга тәкъдим итәләр. Анда бик нык елагач, әнисе кире үз янына алып кайта. Тәтештәге татар мәктәбенә укытырга  күчкәч,  Илһамия апа  аны үзе белән  ала. Шулай итеп, егеткә төрле мәктәпләрдә белем  алырга туры килә. Тел белгечләре булмагач, бөтен авырлык әнисе  җилкәсенә төшә. Балагыз акылга зәгыйфь дигән сүзләр  белән килешми  Илһамия апа. Андый булса, Эльвин  машина йөртә һәм, гомумән, КАИда укый алыр идемени?  19 яшендә  машина йөртәсем килә дип хыяллана башлый ул. Сораулар бирсә, нәрсә дип аңлатырмын, дип  әнисе дә языла автомәктәпкә.  Икесе бергә укып, йөртүче таныклыгы алалар.

Алиевлар 2011 елда Казанга күченеп килә. Укытучы булып эшләүче Илһамия апага гаиләсен туендыру өчен берничә урында эшләргә туры килә. Эльвин исә эшче яшьләр мәктәбенә укырга кереп, реставратор-лепщик дигән белгечлек ала. Анда гипстан колонналар ясарга өйрәнә. 2016 елда  КАИның информатика  һәм исәпләү математикасы бүлегенә  укырга керә. Ишарәләр телен авыррак белгәч, укытучылары, дуслары аны аралашырга өйрәтә.

— Башыңа төшкәч, башмакчы буласың. Төрле телләрне өйрәндем, шулай ук ишарәләр телен дә. Кайбер сүзләрне аңлата алмыйча көн буе аптырый идем. Тукай шигырендәге «соң» сүзен  аңалата алмыйча, аптырап беткән идек. Ахыр чиктә, барыбер аңлаштык, — ди Илһамия апа. — Күз яшьләре аралаш елмайган чаклар да күп булды. Елаганымны күреп, Эльвин: «Мин начармыни?» — дип  үзен гаепле хис итә иде. Юк, син бик шәп, дип баш бармакны  күрсәтеп, кысып кочаклый идем.

«Баламны тоткан килеш җир астына  төшеп киткәндәй булдым»

Илһамия апаның  тормышында берничә тапкыр менә шундый хәл кабатлана. Бу вакытта Эльвин күкрәк баласы гына була әле. Беренчесендә, Илһамия апа бу халәтне кичергәннән соң, Эльвинны үлгән дип уйлый. Өшкергәннән соң гына хәл керә аңа. Икенчесендә  шундый ук хәл гаиләсе белән поездда Бакудан кайтканда кабатлана. Поезддан төшеп калабыз дигәндә, уңайланып китә тагын. Бу хәлне Илһамия апа «югалып алу» дип атый.

 Нәнә, миңа ак кием бир!

18 яшьлек чагында Эльвин ишегалдыннан бик нык куркып керә. «Нәнә, миңа күктән карыйлар, ак әйбер бир миңа», — ди. Вәфирә апа урамга чыгып карый, ләкин бернәрсә дә күрми. Саташкандыр дип уйлый. Нәнә, син бернәрсә дә күрмисең,  дип  ачулана улы. Ак чүпрәккә төренеп, китап шкафы эченә кереп утыра. Әнисе кайтканда, әгүзе, әгүзе дип кабатлаган.  Бу куркудан Эльвинның ике күзе өскә киткән, аны сөлге белән бәйләп куялар. Илһамия апа бу турыда, улыбызга йокларга кирәк булган, без аны хастаханәгә йөрттек, ди. Өшкерүче әбиләр, улыгыз мәрткә киткән, ә сез аны уяткансыз, дигән. Күк капусы ачылганын күргән, дип әйтүчеләр дә бар.

2008 елда Эльвин үзенең нәрсә күргәннәрен аңлатырга теләгән, әмма ана белән ул бер-берсен аңламаганнар. Аптырагач, егет дәфтәр битләренә догалар яза башлаган. Анда үзенең нәрсә күргәннәрен  язган, рәсемнәрен ясаган.

2010 елда Эльвин телефон шалтырагандагы тавышны ишетеп ала. Әни, «лә иләһә илләләһү» нәрсә була ул, дип сорый.  Яхшы сүз ул, дип китаптан укып күрсәтә. Аны кат-кат тыңлап, ятлый.  Кычкырып азан әйтәсе, намазга өйрәнәсе килүен әйтә. Илһамия апа аңа намаз уку тәртибен язып бирә. Шулай итеп,  төрле догалар укырга, азан әйтергә өйрәнә ул. Шунысы гаҗәп, Гашура көнен белмәсә дә,  ел саен бу көнне  ишегалдына чыгып, ап-актан төренеп азан әйтә икән. Быел  Казанда узган азан әйтү бәйгесендә Эльвин беренче бишлеккә кергән. «5ле» дигән сүзне ишетеп, бик нык сөенгән. Болгардагы «Ак мәчет»кә барып, азан  әйтү теләге булган — моны да тормышка ашырган.

Үлдем һәм терелдем…

Моннан дүрт ел элек Эльвин дәфтәргә язганнарын әнисенә аңлата башлый.

— Мин  тормышта берничә мәртәбә үлдем һәм терелдем. Колагым да ишетә, телсез дә түгелмен. Ишелдыннан куркып кергән вакытта, миңа болытлар эченнән күзләр карап торды. Күктә «гареш» дип язылган иде. Бу вакытта мин үземнең сурәтемне күрдем.  Болай була аламыни дип, бик нык курыктым, — ди беренче могҗизалы очрак турында.  Гомумән ул, миңа күктән хәбәр бирәләр, мин  Жир шары буенча сәяхәт иттем, Американы да күрдем, ди.

Үзе белән булган хәлләрне сурәтләгән рәсемнәр моның белән генә чикләнми. Аларның иң соңгысында — мәчет рәсеме. Әллә  мәчет төзергә хыяллана, әллә киләчәгендә гамәлен күрәме? Шулай ук 33 яшь дип язылган язу да бар. Алиевлар тагын бер елдан Эльвин белән ниндидер  сихри хәл булыр дип көтә.

Хәзер Эльвин төннәр буе дога, намаз укый. Күз тиде, балабыз юк, авырыйм,  дип  мөрәҗәгать итүчеләрне өшкерә. Сихәте тиде, диючеләр шактый икән.

— Балам иманлы булып, ислам диненә хезмәт итсен  иде, дигән  туктаусыз ялваруларымны Аллаһы Тәгалә ишетте. Ананың баласына теләгән догасы кабул була, диләр. Улымның тормышта үз юлын табуына бәхетле мин, — ди Илһамия апа, язмышына шөкер итеп.

Рамил Юныс, Казандагы «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы:

— Могҗиза ике төрле була. Берсе — пәйгамбәрләргә хас, икенчесе — халык әйтә торган гайре табигый булмаган күренеш. Бу очрак икенчесенә туры килә, пәйгамбәргә кагылышлы могҗиза түгел. Бу егет тырышлык, өмет өзмәү нәтиҗәсендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Телсез, сукыр килеш тә күп нәрсәгә  ирешүчеләр бар. Сукырлар Брайль системасы нигезендә  Коръәнне өйрәнә, бассейнга йөзәргә йөри. Кулсыз-аяксыз килеш тә паралимпия уеннарында җиңү яулыйлар. Ихтыяр көче,  тырышлык, стимул нәтиҗәсе бу. Энергия бер ноктага юнәлтелгән очракта гадәти булмаган хәл килеп чыгарга мөмкин. Болар барысы  да бер төркемгә керә. Шул ук вакытта  сау-сәламәт  килеш тә тормыштан ямь таба белмәгән, үз теләкләре белән дөньядан китүчеләр бар. Депрессив чорда яшибез.  Мондый халәттә булучыларга, тегеләй эшләп кара, болай эшләп кара, дип киңәш итәләр. Ул кешене Эльбрус тавына менгезеп утыртсаң да, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Депрессиянең  сәбәбе — Аллаһ белән элемтәне югалту. Аллаһка якынаерга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100