«Бер кечкенә генә авылдан дүрт кыз бала сугышка киттек» - «Шәһри Казан»

Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән әбиләр-бабаларыбызны көттереп утырмагыз, мөмкинлек булган саен хәлләрен белеп чыксагыз иде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Тәскирә апа Галимуллинаны Балтачта белмәгән кеше бармы икән? Унынчы дистәне тутырып килсә дә, шигырьләр яза, аларны яттан сөйли, тормышының һәр мизгелен хәтерли торган шат күңелле әби ул!

“Укырга алмасалар да, сугышка ярадым”

Язмышына үпкәләми, шөкер итеп яши сугыш кичкән әби

“Ай, матур киенеп килгәнсең! Егетләр янына йөрмисеңдер бит? Минем янга гына килгәнсеңдер?” – дип шаяртып каршы алды ул мине. Шаяртып кына түгел, шигырьләр дә кушып сөйләшә Тәскирә апа! Хәтеренә шаккатырсың!

“Өндә күргән – төштә кебек,

Үтте-китте гомерем.

Еллар үзенекен итте,

Тик яшь калды күңелем!”

Бу шигырьне ул үзе язган. Нәкъ шигырь юлларындагы кебек яшь күңелле әби ул. Яшьлегендә күрмәгәне калмаса да, язмышына үпкәләми. Шөкер итеп яши.

Тәскирә әби Балтач районы Таузар авылында туып-үскән. Аннан Түбән Кенәгә кияүгә чыккан, 5 малай тапкан. Аларның берсе 7 айда, икенчесе 5 яшьтә вафат була. 46 яшьлек диңгезче малае да бу дөньяда юк инде.

Үзе гомер буе почтада элемтә бүлеге башлыгы булып эшләгән.

“Өч авылга газеталарга яздырып йөрдем. Халыкны яздыру да бик җиңел түгел. Юмалап, акчасын пенсияңнән бирерсең инде, бүлгәләп бирерсең инде дип, үз акчама яздырып йөри идем. 32 ел эшләдем почтада”, – ди Тәскирә әби. Бу аның сугыштан соңгы тормышы.

...Сугышка кадәр аның бик тә укыйсы килә. 7нче сыйныфны тәмамлагач, сыйныф җитәкчеләре Салих абый Тәскирәне Арчадагы педагогика училищесына алып бара.

– Синең сынау бирәсең дә юк, билгеләрең бик яхшы, дигән иде укытучым. Әтиебез күрше авылда колхоз рәисе булып эшләде. Аңардан халык дошманы ясадылар. Мине шуңа укырга алмадылар. Хәзер уйлыйм да, укытучымның зирәклегенә шаккатам. Синең әтиең шундый булганга укырга алмыйлар дия дә ала иде инде. Әниең колхозда эшли, өч балагыз бар, хәзер 150 сум акча түләргә кирәк, аны хәзер каян аласыз инде, дип, мине юмалап, алып кайтып китте, – дип искә ала яшьлек елларын ак яулыклы әби.

Аннан соң үзләрендә кичке мәктәп ачыла. Шунда 8нче сыйныфка укырга бара. Үзе тире эшкәртү комбинатында эшли. Финляндия белән сугыш башлангач, мәктәп ябыла. Үсмер Тәскирә комбинатта эшләп кала. Аннан окоп казырга, урман кисәргә йөри башлый. Окоп казырга Чувашиягә кадәр барып җитәләр.

– Март азагында Чувашиядән кайттык. Безнең урынга икенче бригада китте. Авыл Советы безнең каршыда гына. Исәнләшергә дип кергәнбездер инде. Анда рәис Якуб абый иде. Әй, ат хәтле кызлар, сез монда мени, ди. Арабызда кыюырак Мәйсәрә: “Якуб абый, без кая булырга тиеш соң?” – дип сорады. Сугышта, хатын-кызлар бит сугышта, ди рәис. Июнь аенда миңа сугышка барырга повестка килде. Бер кечкенә генә авылдан, 62 хуҗалыклы иде ул, дүрт кыз бала сугышка киттек. Укырга кергәндә биографияне бик сорадылар, сугышка алганда биография кирәкмәде”, – ди ветеран.

Кызларны комиссиягә берничә тапкыр чакыралар. Бар яктан да килгәннәр, әмма русча белмиләр. Берничә тапкыр шулай комиссия уза алмый йөргәннән соң, кызларны барыбер Казанга, элемтәчегә укырга җибәрәләр.

– Шунда укыганда бер олырак укытучы бар иде. Үзе татар, күбрәк русча сөйли. Шундый телефоннар чыгачак: аны колакка куеп кына сөйләшәсең. Күк йөзе җиде кат, ул аннан да югарырактан энергия алачак. Шуңа зарарлырак та булачак, дип сөйләде. Бу 1943 ел иде. Хәзер сез тотып йөри торган телефоннарның чыгачагын шул вакытта ук белгәннәр инде, – дип искә ала Тәскирә апа Казанда укып йөргән вакытларын.

Шуннан соң кызлар сугышка чыгып китә. Элемтәчеләрне Украинаның Сарны шәһәренә китерәләр. Шәһәрдәге тимерьюлны, күперләрне саклау аларның төп бурычы итеп билгеләнә.

– 1944 елда безгә концерт белән артистлар килде. Татарча “Кошлар кебек” дигән җыр җырладылар. Бер генә җыр. Әй елый башладым, мин елагач, Татарстаннан килгән рус кызлары да елый... Җырчыларны язып алырмын дигән идем, безне бомбага тота башладылар. Ул җырчының исемен белмичә калдым, – ди әби-карчык.

Шулай туган җирләрен, ана телләрен сагынып, фашизмнан саклаган алар безнең җирләребезне.

Җиңү бәйрәмен Тәскирә апа Польшада каршы ала.

– Башта барыбыз да бергә елаштык, аннан җырлаштык. Соңрак безне Брескка алып чыга башладылар. Калырга кыстый башладылар. Укымаган булсагыз, укытырбыз, фатир, эш бирербез, диләр. Ике кызыбыз шунда калды. Алар балалар йортында үскән иде. Шактый хатлар алышып тордык. Чыннан да бөтен шартларын тудырганнар, – дип искә ала Тәскирә әби.

1990 елларда Тәскирә апа бергә хезмәт иткән егет-кызлар белән Украинада очраша. Сарны музеена ул Татарстан турындагы китаплар алып бара.

“Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән.

Күңелләр генә һаман да

Нәрсәдер көтә икән”.

Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән әбиләр-бабаларыбызны көттереп утырмагыз, мөмкинлек булган саен хәлләрен белеп чыксагыз иде. 9 майда гына түгел, барлык көннәрдә дә. Аларның күңеле булыр, ә сезгә – савабы!