Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат - «Шәһри Казан» газетасы

1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче Марат Ишмөхәммәтов йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Бу турыда "Шәһри Казан" хәбәрчесенә Кукмара көрәшчеләре хәбәр итте. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.