news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Сафин: Агачны күп утырттым, йорт төзелде, улым-кызым үсеп җиткән - «Мәгариф»

Журналда Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры Рамис Сафин һәм аның гаиләсе белән әңгәмә чыкты.

Рәмис Сафин: Агачны күп утырттым, йорт төзелде, улым-кызым үсеп җиткән - «Мәгариф»
Рамил Гали

(Казан, 8 август, «Татар-информ», «Мәгариф», Ландыш Нәсыйхова). Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры булып танылган Рамис Сафиннар гаиләсе белән зңгәмә,

— Беренче елларда, трамвайда эштән кайтканда, әбиләр килеп аркамнан сөя, рәхмәт укыйлар иде. «Үзебезне татар итеп тоя, тамырларыбызда татар каны агуга горурлана, үз телебездә сөйләшергә оялмый башладык. Телевизордан туган телебезне ишеттек. Өлкә хәбәрләрен Казан аша карыйбыз хәзер», — диләр иде алар. Ул сүзләргә шундый шатлана идем, — ди ул.

Печатьсез аттестат

Сафиннар дигәч, тәүге нәүбәттә, без гаилә башы Рамис абыйны искә төшерәбез. Аның исеме татар дөньясында яхшы таныш. Ул — Ульяновск өлкәсе татарлары милли мәдәни-автономиясенең Башкарма комитеты рәисе, өлкә Губернаторы каршындагы милләтләр Советы әгъзасы, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура президиумы әгъзасы, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы директоры. Әмма, нинди генә вазифа биләсә дә, ул — иң беренче чиратта, Рамиләсенең сөекле ире, ә балаларының яраткан әтисе. Шуңа күрә сүзебез әле эшкә, әле гаиләгә — бала тәрбияләү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә барып тоташты.

Аларның юллары бик иртә — 4 яшьләре тулар-тулмас кушыла. Туган авыллары Апас районы Урта Балтайның бер үк балалар бакчасына, бер үк мәктәбенә йөргән Рамис, Рамилә һәм Люзиянең дуслыгына күпләр сокланып карый ул чакта. «Җәмәгать эшендә гел бергә булдык. Ул чакта үзешчән сәнгать көчле иде. Без биедек, ул театр түгәрәгенә йөрде», — дип истәлекләре белән уртаклашкан хатыны сүзләрен Рамис абый элеп ала. — Ул миңа сеңлем кебек якын иде. Өйдәгеләр гаилә әгъзасы кебек кабул иттеләр. Ә инде өйләнешкәннән соң класс җитәкчем Мөгъзамә апа (бабайның апасы) бер серен ачты: «Рамилә шул Фарук малаена гына кияүгә чыкса ярар иде» дип тели идем, теләгем тормышка ашты», — диде». Тормыш иптәше өчен дә бу сүзләр яңалык булдымы, белмим, әңгәмәбез никах-туйга кадәр булган чорга барып тоташты.

…1982 ел. Яшьләрнең унны тәмамлаган чоры. Нәкъ шул вакытта, СССРда товар дефицитын юкка чыгару максатыннан, Азык-төлек программасы кабул ителә. Аның буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүне көчәйтү һәм илдә азык-төлек белән тәэмин итүне ях- шырту бурычы куела. «Кулга аттестат тоттырдылар, ә печате юк. Димәк, беркая китә алмыйсың. Шул рәвешле 14 кыз һәм 13 малай комсомол юлламасы белән Крупская исемендәге колхоз фермасында эшкә калдык. Хәзерге күзлектән чыгып караганда, күңелле заман булган ул. Искә алып сөйләргә шундый күп кызык хәлләр бар: кызлар сыер сава, без терлек ашатабыз, тирес чыгарабыз». Истәлекләренә уралган әңгәмәдәшләремнең сүзләрен язып кына өлгер. Рамилә апа дәвам итә:

— Әти-әни укытучы булып ике сменада эшлиләр. Йортта эре терлек юк иде. Нәкъ шул фермада беренче тапкыр сыер җилене тотып карадым, — ди ул һәм ул чакта мөгаллимнәрнең абруен, дәүләт тарафыннан даими ярдәм алуын ассызыклап куя. — Утын да бирәләр, урыннары да түрдән иде ул заманда педагогларның.

— Иртә торсаң, ит пешә дигәндәй, 4 тә трактор барыбызны да җыеп чыга һәм эш урыныбызга илтә иде. Өр-яңа комплекс, 800 баш сыер. Шуны безгә тапшырдылар. Җитәкчебез комплекс начальнигы Рәхип абый чып-чын оештыручы булды: гармунда уйнап үз тирәсенә туплар, сыерларга азык җыярга, яфрак кисәргә алып барыр.

Хезмәттән бушаган вакытларында яшь-җилкенчәк җәмәгать эшенә кушыла. «АрГоС» (армия горячих сердец) дип аталган отряд та оештырдык. Әле берничә газет та чыгардык. Агитбригада буларак, күрше-тирә авылларга чыгып, концерт куя идек, хәтта махсус костюмнар тектереп бирделәр, «Легенда 404» дигән магнитофон алдык. «Шәп фермалар күрергә» дип Сабага, Балтачка кадәр барып җиттек», — дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, истәлек яңарта ир белән хатын. Шул рәвешле бер ел сизелми дә үтеп китә. Нәкъ 1 июльдә «АрГоС»лыларны унынчыны яңа тәмамлаган егет-кызлар алмаштыра.

«Хәерле юл, Рамис!»

Ә Рамиснең инде хәрби хезмәткә китәр яше җиткән. Ул вакытта армиягә киткән һәр егеткә кулъяулык чигеп бирү йоласы булган. Рамилә дә классташына истәлек бүләге әзерли. Хәерле юл теләп, ак бәзгә чиккән яшьлек ядкәре бүген Сафиннарның өй түрендә рамлы пыяла астында саклана. «Безнең өйдә бар нәрсә дә архивланган», — дип күз кыса Рамилә апа.

Гаилә архивында ике ел дәвамында дуслар арасында йөргән хатлар да урын алган.

— Рамис дүртәр битлек хатлар яза иде. Аларда үзе хезмәт иткән Монголиянең табигате, солдатның көн режимы сурәтләнгән. Ә мин исә авыл яңалыклары белән уртаклашам. Мәхәббәт, гыйшык-мыйшык турында язу түгел, уйлау да юк ул чакта, — дип ачыла Рамилә апа.

Ул арада солдатның кайтыр вакыты җитә. Әле икенче класста укыганда ук «профессор булам» дип йөргән егет Казан университетының журналистика бүлегенә барып керә. «Алайса, ник журфакны сайладыгыз?» дигән сорауга Рамис абый болай дип җавап бирә: «Почти профессор бит инде ул. Кечкенәдән бик күп итеп сочинение яза идем. Ул вакытта күчереп язарга интернет юк. Китаплар укып, аларны эшкәртеп, унар бит текст языла иде. Опера һәм балет театры, комсомол эшчәнлеге турында язылган дәфтәрләр әле дә аерым папкада саклана». Өч дистә елдан артык вакыт дәвамында фәнни эш өчен шактый материал тупланган, димәк. «Әле соң түгел, тәвәккәлләсә, бар эшне дә булдыра минем ирем!» — дип торган Рамиләсе булганда, балачак хыялын тормышка ашыру алай ук кул җитмәслек тә түгел.

Хәер, барысы да Ходай кулында. Бер көнне студент тормышы мәшәкатьләре белән бергә радиода Рәзин Нуруллин кул астында практика үтеп йөргән егетне факультетның ул чактагы деканы Флорид Әгъзамов чакырып ала һәм җәйге практиканы Ульяновск телевидениесендә яңа ачылган «Чишмәләр» тапшыруында үтәргә тәкъдим итә.

— «Радио эше белән таныш, техниканы беләсең. Барып кара әле», — дигәч, һәрчак яңалыкка омтылган күңелем каршы килмәде, иптәшем Дамир Таҗиев белән киттек, — ди, әле бүген генә булган вакыйгаларны сөйләгәндәй, Рамис абый. — Бер ай вакыт тиз үтте. Андагы практика җитәкчем калырга тәкъдим ясады һәм бүгенге вуз студентларының төшенә дә кермәгән сүзләрне өстәп куйды: «Фатир да бирербез».

Язмышының мондый борылыш алуын көтмәгән егет әти-әнисе белән киңәшләшә дә читтән торып уку бүлегенә күчәргә карар кыла. Инде кабат дуслар «Хуш» дип аерылышырга торганда, Ульяновскидан хәбәр килеп төшә: «Өйләнәсең икән, ике бүлмәле фатирга өмет итә аласың». Язмышның шаяруы булганмы, әллә һаман да тәвәккәлли алмаган ике яшь йөрәкне тизрәк кавыштырырга теләвеме — анысы караңгы. Ә Рамис Рамилә янына ул вакытта әле дефицит булган «Lancome» бизәнү- ясану әйберләре җыелмасын тотып кайта. Ә телдән әйтә алмаган хисләрен А.Пушкинның «Я вас любил: любовь еще, быть может, / В душе моей угасла не совсем» шигырь юллары аша җиткерә. «Ә минем күңелдә хисләр дә юк кебек әле. Якын дустыма фатирлы булырга ярдәм итү омтылышы бар. Шуның белән 27 гыйнварда ЗАГСка барып язылышып кайттык та мин Казанга кайтып киттем…» — дигән ханым һәр гамәлнең юктан гына башкарылмаганын, әлбәттә, яхшы аңлый. Дуслык хакына алынган фатирда алар нәкъ ярты елдан — рәсми рәвештә 3 көн туй уздырганнан соң бергәләп яши башлыйлар. Моннан биш ел элек губернатор Указы белән «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә дә лаек булган пар быел инде энҗе туйларын билгеләп үткән. «Кызганыч, хәзер халкыбызның күп кенә йолалары онытылды: күп авылларда табынга парлы каз чыгару, ике як туганнарга бүләкләр өләшү, бирнә бирү юк инде. Ә минем хыялым бар — барлык традицияләрне искә төшереп, улыбызга да, кызыбызга да үзебезчә никах туе үткәрәсем килә, Аллаһ боерса», — ди инде сүзнең балаларга күчәргә тиешлегенә басым ясаган ана.

Сафиннар гаиләсе һәр атна азагында кичке ашка җыела

Ульяновскига күчеп киткәч тә, Рамилә апа өлкәдә чыга торган «Өмет» татар газетасы редакциясендә корректор булып эшли башлый. Ә чын гаилә тормышы исә балалар туу белән башлана.

— Алмазны Апаста таптым. Рамиснең сессиядә вакыты, Казанда минем туганнарда яши иде. Улы туу турындагы хәбәрне җиткергәннән соң, бүлмәсендә, капланып, озак кына ятып торган. Күңеленнән яңа кешене кабул итүе булганмы, икенче статуска күчүеме? Әмма аның Алмаз белән аралашуына бүген дә сокланып карыйм, — ди гаиләдәге ата-бала мөнәсәбәтләренең бөтенлеге белән горурлануын яшерергә дә теләмәгән Рамилә апа.

— Алмаз — Сафиннар нәселен дәвам итүче бердәнбер егет. Әтием сөйли иде: элек малай урамга уйнарга үзе генә чыга башлагач, кулына берәр уенчык тоттыра торган булганнар. Кире алып кайтса — өмет бар, калдырып кайтса — рәт чыкмый моннан дип юраганнар. Алмаз кечкенәдән тырыш булды, хуҗалыкны кайгыртты. Шәһәрдә туса да, кулы эшкә ята. Шуңа күрә кистереп әйтәм: нинди генә эш булса да, баланы гел үз яныңда йөртергә кирәк. Малай — әти янында, әни кыз янында кайнашырга тиеш. Дачага баргач, шөгыльле булсын өчен, таш булса да җыярга бирә идем.

Кечкенәдән кул арасында кайнашкан Алмаз да, Алсу да инде туган нигездән еракта — Казанда. Алмаз КФУда берьюлы ике белгечлек алып, соңрак аспирантура тәмамлаган булса, алты яшькә кечерәк сеңлесе быел кызыл дипломлы белгеч булачак. «Кызыбыз туганны минуты-секунды белән хәтерлим, — ди кабат истәлекләренә бирелгән әти кеше. — Янымда басып торган Алмаз да күз алдында үсеп киткән кебек тоелды».

— Алсуны алып кайткан мәлдә Алмаз яратырмы, көнләшмәсме икән дип борчылдым. Ә ул сеңлесе янына килеп ятты да: «Әни, кара әле, нинди матур ул!» — диде. Сөбханалла, мөнәсәбәтләренә күз тимәсен. Бер-бер артлы Казанга киткәч тә, бер-берсенә терәк, ярдәмче булдылар. — Рамилә апаның сүзләреннән җылылык бөркелә. Сүзне Рамис әфәнде дәвам итә:

— Ни арада үсеп җиткәннәр диген. Ярый әле, бергә булган һәр мизгелне фото һәм видеога төшереп барырга тырышканбыз. Альбомнарны да берьюлы өчәр итеп ясыйбыз. Берсе бездә сакланса, балаларның һәрберсенең үз нөсхәсе бар. Гаилә, туган як белән бәйле һәрнәрсәгә аерым хөрмәт, мәхәббәт бездә. Ярты ел дәвамында Америкада укып кайткан Алсуыбызны каршылаганда кабызган «Болгар» радиосыннан агылган җырларны ишеткәч, аның: «Ниһаять, үз телебезне ишетәм!» диюе һаман истә. Бүген дә театрга, концертларга бергәләп йөрергә тырышабыз һәм балалар күңеленә дөрес орлыклар салганбыз дип шатланабыз.

— Кемдер Сабантуйга җыела, кемдер гаиләсе белән каен себеркесенә бара. Безнең дә үз традициябез бар: атна азагында гаилә кичке ашка җыела. Кечкенәдән Татарстаннан килгән барлык кунакның (араларында кемнәр генә юк: артистлар да, язучы-шагыйрьләр дә, дәүләт эшлеклеләре дә) безгә килүе тәэсир иткәнме, шунда өстәл янында әйтелгән сүзләр хәтерләрендә уелып калганмы — шимбә табынын түгәрәкләгәндә, узган атнага нәтиҗә ясыйбыз, бер-беребезгә теләкләр әйтәбез. Шунда, була калса, ялгышып кылган гамәлләр өчен гафу үтенәбез я сәбәпләрен аңлатабыз. Башта ыңгыр-шыңгыр сөйләгән балалар бераздан остарды, үз фикерләрен төгәл әйтергә өйрәнде. Бу традицияне башка гаиләләргә дә кулланырга киңәш итәм, чөнки кечкенәдән җыеп килгән үпкәләр, әйтелмәгән сүзләр психологиядә «балачак травмасы» дигән диагнозга сәбәп була ала. Ә без бер-беребезгә ачылдык, аңлашылмаучанлыкларны вакытында ук хәл итәргә тырыштык. Баштагы мәлне мондый ачык сөйләшүләрдән соң күз яшьләренә дә чыланырга туры килде. Шуңа күрә дә бу катлаулы тормышта балаларны «айт-два» белән түгел, ә ярату белән тәрбияләргә, сабый яшенә төшеп яшәргә кирәк. Аларның кызыксынулары — тамагочимы ул, футболмы — барысы сиңа да кызык булырга тиеш. Үз эченә ябылмасын, урамга китмәсен өчен, баланың иң якын дустына әверелү мөһим. — Әни кешенең әлеге сүзләренә өстәмә кертү кирәкми дә.

Ульяновскиның баш татары

Рамис әфәндене белгән һәркем шулай ди. Алай гына да түгел, телевидение эше буенча ул Идел буе федераль округына кергән барлык төбәкләрдән хәбәр җиткерүче дә бит әле. Һаман кеше арасында булган хезмәттәшем- нән Ульян татарларының тормышы турында сорашам. «Читтәге татарлар Казандагылардан шактый аерыла. Аларда тел дә, традицияләр дә күбрәк саклана. Милләттәшләр оялмый: һәр чарага калфагын-читеген кия. Монда бер-береңә ярдәм итү, бердәмлек хисе көчле, — ди тынгысыз Рамис абый һәм сүзен дәвам итә. — Әни мине сабый чактан ук «Улым кеше гозер белән ярдәм сорап килсә, мөмкинлегең булса, борып чыгарма, ярдәм ит!» — дия торган иде. Шул сүз һәрчак хәтердә, монда эшләү чорында да никадәр кешегә балалар бакчасына, мәктәпкә урнашырга, эш табарга ярдәм итәргә туры килде. Кешегә булышу, аларга кирәк булу үзеңә дә рәхәтлек бирә. — «Барысына да ничек өлгерәсез?» дигән соравыма да җавабы әзер. — Көндәлек алып барам: кичтән план төзим, үтәлгәнне сызып куям. Янда терәк булганда, барысына да өлгерергә мөмкин. Тыл көчле булу кирәк. Рамилә аңламаса, көнләшсә, эшләргә теләк тә булмас иде. Ә бездә ир йә хатын-кыз эше дип бүлешү юк. Иртәрәк кайтам икән, мин ашарга пешерәм. Бүрәнәнең бер башыннан мин тотсам, икенче башыннан Рамилә тота.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә апаның да эше җитәрлек. Телевидениедә «Музыкаль котлаулар», соңрак «Чишмә» тапшыруында эшләгән ханым өлкәнең моннан 12 ел элек ачылган Татар мәдәният үзәген җитәкли.

Ирле-хатынлы Сафиннар тарихи ватаныбыз җирләрендә нык басып тора. Башкарган эшләренә сокланып, горурланып карарлык. «Быел якташларыбыз язучы Ибраһим ага Нуруллин һәм шагыйрь Сәхап Урайскийның туганнарын — оныкларын таптым. Ике чемоданга тутырып, бик күп шәхси әйберләрен, кулъязмаларын җибәрделәр. Хәтта Тукай премиясенең орденын да бирделәр. Барысын да Мәдәният үзәгендә ачылган музейга куйдык», — эзтабар-журналист якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча алып барган эшләре турында сөйли. Баксаң, Ульяновск өлкәсендә 67 татар авылы бар икән. Шуның егерме өчесенең тарихы турында китаплар чыккан инде. «Автономиядә һәр татар авылы турында, дәфтәр калынлыгында булса да, китап чыгарырга дигән бурыч куйдык. Бүген биш китап язылып ята. Бастыру мәсьәләсен авылдашлар үзләре кайгырта, без оештыру, материал туплау ягыннан ярдәм итәбез», — дип дәвам итә ул сүзен. Китапны исә сала интеллигенциясе: укытучылар, мәдәният һәм мәгариф тармагы ветераннары яза. Алар йорттан йортка йөреп материал туплый башлаганчы, һәр авылда җыелыш уза икән. Моннан дүрт ел элек өлкәнең Төбәкне өйрәнүчеләр һәм эзтабарлар клубы оештырганнар. Ел саен эзтабарлар һәм Казан галимнәре катнашында тәҗрибә уртаклашу форумы уза. Моннан дүрт ел элек 1000 нөсхә тираж белән чыккан «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең якын арада яңартылган, баетылган басмасы дөнья күрсен дип тырышып йөргән чаклары. «Шигырь китапларына караганда, туган якны өйрәнүгә багышланганнарына ихтыяҗ зур. Димәк, кеше үткәне белән кызыксына, үзенең рухи байлыгын киләчәк буынга җиткерергә әзерләнә», — дип нәтиҗә ясый Рамис әфәнде. Үзенең дә хыялы бар: күңел түрендә икесенең дә кендек каны тамган, ике сукмакны бер иткән Урта Балтай авылы турында китап язарга тели ул.

— Илле биш ел дәвамында агачны күп утырттым, йорт төзелде, улым-кызым үсеп җиткән. Хәзер Рамиләм белән рәхәтләнеп үз көебезгә яшәргә тырышабыз. Эштән бушаган арада бакчада кайнашабыз, — ди Рамис әфәнде, әңгәмәне түгәрәкләп. — Мин искене яңартырга яратам. Күптән түгел 80-90 еллык туку станогы алып кайттым. Мунча стенабызны авылдан килгән иске әйберләр — чуен, тәрәзә рамнары, лампа бизәсә, өй түрендә әтидән калган тальян утыра. Кайчак үзем дә тарткалыйм. Эштә генә түгел, безнең өйдә дә рухилык беренчел. Балаларыбыз аша оныкларыбызга да шул омтылышларыбыз күчәр дип өметләнәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100