Журналисттан — фермерлыкка — «Шәһри Казан»

Шәһәр тормышына күнеккән гаилә 2007 елдан Яшел Үзәндә сала тормышы белән яши башлаган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Мондый һөнәр ияләренең авыл җирлегенә килеп урнашып, шул кадәрле мал асравы гаҗәп, билгеле.

Фроловлар авыл җирлеге — Яшел Үзән районына 2007 елда күченеп килә. Шәһәр тормышына күнеккән гаилә кайчан да булса сала тормышы белән яшәрбез, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерербез дип моңа кадәр күз алдына да китермәгән була.

Барысын да үз куллары белән үстерү, ясауны әйтеп тә торасы юк. Өстәвенә, Ярослав сәләтле журналист, фотокорреспондент булып эшли. Ә Наиләнең ике югары белеме, дәүләт органнарында 20 елдан артык хезмәт стажы бар.

— 2014 елда икътисади кризистан соң, киләчәк тормышта нәрсәләр көтәчәген күзаллау мөмкин булмаганлыктан, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә карар кылдым. Иң элек тавыклар үрчетү белән шөгыльләнә башладык. Туган көнемә инкубатор һәм тавыклар бүләк иттем. Без күченеп кайтканда, 2 меңнән артык халкы булган Олы Ключида тавык йомыркасы табу да авыр иде, — дип искә ала «чишмә башын» Ярослав.

Инкубаторга ул бройлер тавыклар йомыркасы куя. Тавыклар өчен кетәклекләр ясый. Тырышлыгы бушка китми, 2015 елның февраль аенда Фроловлар үзләренең беренче тавыкларын авыз итеп карый. Әмма алар моның белән генә тукталып калмый, куяннар да сатып ала.

— Куяннарның бездә Калифорния токымы гына иде. Хуҗалыкта үрчетү өчен бу иң яхшы токым. Прививка ясасам-ясамасам да, берсенең дә авырганы булмады, — ди хуҗа.

Хәзер инде хуҗалыкта берничә токымлы куяннар үрчетелә.

Биш ел чамасы элек, шәхси ярдәмчел хуҗалык үзләреннән арткан продукцияне сату белән шөгыльләнә башлый.

— Авыл хуҗалыгы продукциясен сату бик җиңел эш түгел. Элегрәк сайтлар ясау белән шөгыльләнә идем. Шуңа да беренче эш итеп үзебезнең шәхси ярдәмче хуҗалык сайтын булдырдым. Соңрак социаль челтәрләрдә сәхифәләр ясадым. Шуңа да беренче сатулар интернет кибеттән һәм кешеләрнең бер-берсенә әйтүе аша башланды, — ди Ярослав.

Үз хуҗалыкларында, табигый ризыклар ашатып кына үстерелгән кош-корт булса да, Фроловлар беренче тавыкларын бик арзан бәядән генә сата.

— 2015 елда, беренче керем акчасына сарай төзедем. Шул елны бытбылдыклар үрчетә башладык. Моңа кадәр кәҗә үстерергә хыяллана идем, ул хыялым да тормышка ашты. Ике кәҗә дә алдык, кәҗә саварга өйрәндем. Чөнки хатыным ул чакта кәҗә сава белми иде әле. Кыш айларында кәҗәләр сарайда гына ятмый, саф һавада да йөри. Бу алар өчен бик кирәк. Әгәр дә сез шәһәрдән авылга күченеп кайтасыз икән, курыкмагыз, кәҗә алыгыз. Ул бик нәзберек мал түгел. Иң мөһиме — җәй айларында аны өч тапкыр саварга онытмаска. Яхшы, токымлы кәҗә кыйммәтле, әлбәттә. Шуңа да башта гадирәк, бик үк кыйммәт тормаган кәҗә алырга киңәш итәр идем. Без алган беренче кәҗә 7 яшьлек иде һәм мин аны сатып алуыма бер генә дә үкенмим — кәҗә саварга өйрәндем, — дип киңәш бирде эш башлаучыларга шәхси ярдәмчел хуҗалык җитәкчесе.

Кәҗә сөтен, беренче чиратта, үзенә генә хас исе бар. «Хәтта сау-сәламәт кәҗә дә шундый сөт бирергә мөмкин. Әмма малны дөрес тәрбияләсәң, чиста урында тотсаң, сарайны даими җилләтсәң, мондый проблемалар булмаячак», — ди Ярослав.

Кәҗәләрдән соң Фроловларда сыерлар, дуңгызлар барлыкка килә.

Хәзерге вакытта алар хуҗалыгында җитештерелгән сөт, сыр, май, эремчек, сөт өсте, йомырка, табигый сабын һәм башка продукция сату белән шөгыльләнә.

Билгеле, коронавирус белән бәйле вазгыять аларга да кагылмый калмый. Малларны ашату өчен генә дә хуҗалыкта аена 30-40 мең сум акча китә. Әмма Ярослав Фроловка район җитәкчелеге ярдәмгә килгән һәм продукцияне сату өчен шартлар тудырган.

Эше барның — ашы бар, ди халык. Тырышлар шәһәр җирен ташлап, авылга кайтып китсә дә, ач-ялангач калмый. Фроловлар кебек.