Мәктәпкә чират көтүчеләр бармы? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр документларны 30 июньгә кадәр тапшыра ала.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). 1 апрельдә 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фаразлары буенча быел тәүге тапкыр парта арасына 54528 (шуларның 19386сы Казанда) укучы утырачак. Узган ел кайбер мәктәпләрдә озын чиратлар җыелган иде. Быел вазгыять ничегрәк?

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр документларны 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Якындагы мәктәп канәгатьләндермәгән, аны ерактан эзләгән очракта әти-әниләргә 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Буш урыннар калганда, баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Андыйлар өчен 5 сентябрьгә кадәр вакыт бар. Әти-әниләр өчен мәктәп сайтларында барлык кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган. Әйтик: кабул итүнең башлануы, тәмамлануы, гариза бирергә мөмкин булган сайтка сылтамалар, гариза формасы… Әти-әниләргә гаризада укыту телен һәм өйрәнү өчен туган телне сайларга кирәк.

Узган ел «Салават күпере» микрорайонында әти-әниләр мәктәпкә язылыр өчен иртә таңнан чират көткән булсалар, быел андый шау-шулар ишетелми.

– Бездә бар да тыныч. Былтыргы кебек озын чиратлар булмасын өчен алдан язылу тәртибен булдырганнар. Март ахырында мәктәпкә шалтыратып, чиратка язылып куйган идек. 1 апрельгә төгәл вакытында бардык. Өч кеше генә бар иде. Бернинди кыенлык та булмады, сират күпере кичәргә туры килмәде, – ди әлеге микрорайонда яшәүче Рәзинә Шәрәфиева.

Казанда чиратлар күренмәсә дә, Чаллыда андый хәбәрләр ишетелгәләде. «ВКонтакте» челтәрендә, балаларын 78 нче лицейга 1 нче сыйныфка бирергә җыенучылар төнлә чират торган, дигән видеоязма дөнья күрде. Уку йортына керергә теләүчеләр шулкадәр күпме, әллә әти-әниләр, эләгә алмабыз, дип борчыламы? Мәктәпкә шалтыратып, чиратларга ачыклык керттек.

– Социаль челтәрләрдә бер мәгълүматны күрәләр дә, шуннан тавыш куба. Менә безнең мәктәптә сантехник бар, ул бик матур шигырьләр яза, уен коралларында уйный. Әйдәгез, шуны чыгарыйк әле, – ди пролицей директоры Гөлнара Гарипова. – Төнлә чират торганнарын әйтә алмыйм, ул вакытта йоклый идем. Сак хезмәтендә торучы хезмәткәребез төнлә мәктәп территориясендә кешеләр күренде димәде. Әти-әниләр биш-алтышар кеше чират буенча керде. Социаль аралык исәпкә алынды. Берсе дә зарын белдермәде, барысының да документлары кабул ителде. Бездә бары башлангыч мәктәп кенә. Узган ел 5 сыйныф чыгардык, быел да шуның кадәр кабул итәчәкбез. Шуның берсе – татар сыйныфы. Бернинди имтиханнар да үткәрмибез. Укучылар татарча да, русча да белә. Барлык укытучыларыбыз да белемле, көндәшлеккә сәләтле. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларын безгә бирәселәре килә. Белем нәтиҗәләрбез дә яхшы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен «кайнар линия» ачты. 8 (843) 237 75 15, 8 (843) 237 75 05, 8 (843) 237 75 05 телефоннары буенча шалтыратып, сорауларга җаваплар алырга мөмкин.

1 нче сыйныфка кабул иткәндә нинди документлар кирәк?

— әти-әнинең (законлы вәкиленең) шәхесен раслый торган документ;

— яшәү яисә тору урыны буенча баланың теркәлүен раслый торган таныклык;

— гариза – мәктәп сайтыннан чыгартып бастырылган һәм мәктәптә үрнәк буенча кулдан тутырылган;

— баланың туу турында таныклыгы;

Документларны ничек тапшырасы?

— гомуми белем бирү оешмасына шәхсән барып;

— почта элемтәсе операторлары аша;

— мәктәпнең электрон почтасы ярдәмендә;

— дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларынан файдаланып.

Бала мәктәпкә иртәрәк барса?

Әгәр дә баланы мәктәпкә иртәрәк яки соңрак бирергә җыенасыз икән, яшәү урыны буенча мәгариф идарәсеннән тиешле рөхсәтнең төп нөсхәсен бирергә кирәк булачак – анда баланың сәламәтлеге, физик әзерлеге турында сырхауханәдән алынган белешмә нигезендә документ тапшырылачак.

Кире борырга ярыймы?

Буш урыннар булмаганда гына мәктәпкә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Балаларны теләсә нинди тестлар нигезендә кабул итәргә тырышу законсыз. Балаларның мәктәпкә әзерлек буенча белем бирү учреждениесенә дәресләргә йөрүе укырга кергәндә өстенлек булып саналмый.