news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм тәмам: чыршыны кая куярга? - «Шәһри Казан»

Акция 10-31 гыйнвар көннәрендә уздырыла.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланып килә. Бәйрәм түрендә иң матур кунак булган чыршыны кая куярга икән дигән сорау һәр кешедә туадыр. Казанлыларның бу проблемасын «Идел буе экологик компаниясе» чишәргә алынган. Татарстан башкаласында алар чыршылар җыя торган ике пункт ачалар.

Чыршыларны 10-31 гыйнвар көннәрендә кабул итәчәкләр. Җыелган «яшел гүзәлләр» маллар һәм кош-кортлар астына салу өчен фермерларга таратылачак.

Чыршылар өчен махсус контейнерлар әзерләнгән. Шәһәр халкы кабул итү пунктларына чыршы, нарат, пихта кебек ылыслы агачларны тәүлек әйләнәсе тапшыра ала.

«Акцияне 2016 елдан бирле үткәрәбез.Чыршыларны фермер хуҗалыкларына Заанен токымлы кәҗәләрне ашатуга җибәрә идек. Алар ылыслы агачларны бик яратып ашый, хәтта каерысын да калдырмый. Узган ел, мисал өчен, 4 тоннага якын ылыслы агач җыелды», — диделәр акцияне оештыручылар.

Чыршыларны Казанның Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт һәм Җиңү Проспекты 140нчы йорт адресы буенча җыялар.

Агачлар уенчыкларсыз, мишураларсыз булуы мөһим һәм физик затлардан гына җыела. Күпләп чыршы тапшырырга теләге булган юридик затларга 89874135475 телефон номеры аша шалтыратулары сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100