news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек»: Гали авылының уңган аксакалы Ильяс Арсланов - көнбагыш мае чыгару остасы

«Мин үземнең ятимлектә үскәнем, нинди хәсрәтләр кичергәнем турында сөйли алмыйм», — ди ул.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында Гали авылы, Похвистнево районыннан Саимә Морхаханованың «Ильяс чыршылары» дигән язмасы чыкты.

Гали авылының иң уңган аксакалы — хаҗи Ильяс абый Арсланов. Ул көнбагыш мае чыгару остасы. Бик күп еллар буе тирә-як төбәкләргә, авыл халкына иң чиста көнбагыш мае чыгарып сата. Ә түбен халык малларына, кош-кортларына сатып ала.

Ильяс абый бик динле һәм олы җанлы кеше. «Иркәм, барлык язмаларыңны да Чәчкә апаң (хатыны) белән яратып укып барабыз. Бигрәк тә матур язасың инде. Әле менә Морат бабкай чишмәсе турында язып, Бөтенроссия конкурсында 3нче урынны яулагансың икән. Тик чишмәнең элгәреге рәсемен куйгансыз, хәзер мин утырткан чыршылар коймадан да биегрәк булып үскәннәр, тагын да матур».

Үскәннәр шул. Чөнки авыл халкы чишмә тирәсен гел карап, агачларына су сибеп тора. Мин дә быелгы ураза вакытында чишмәгә төшкән идем. Карасам, умарта күчедәй гөж килеп, аккалфаклылар чишмә тирәсен җыештырып йөриләр. Мин дә аларга кушылып, кулымдагы чиләккә су тутырдым да Ильяс абый утырткан чыршыларга су сибә башладым. 20ләп чыршы агачы төбенә берәр чиләк су салып чыктым. Ильяс абыйның чыршылары да, яңа зиратыбызга утырткан каеннары да, ботак­ларын сузып, әрвахларыбызны ачы җилләрдән, кышкы бураннардан ышыклап, авыл­дашларыбызның гөнаһ­ларын ярлыкауны, теләгән теләк­ләренең күккә барып ашуларын сорап, догада утыралар кебек. Зираттагы чыршыларга суны Ильяс абый хатыны белән икәү сибеп йөриләр икән. Моның өчен суны, зур канистраларга тутырып, машинасы белән алып килергә туры килә. Ильяс абый утырткан каен-чыршылар шулай ук авылдагы балалар мәйданчыгында, Мәдәният йортында, медпункт янында, үз йортының коймасы буйлап үсеп утыралар. Ул үсентеләрне дә үзе үрчетә, кая кирәклеген белешеп, язга ниятләр ният­ләп куя.

Мин газетага язар өчен килдем дигәч, тыйнак кеше буларак: «Иркәм, яза күрмә! Мин үземнең ятимлектә үскәнем, нинди хәсрәтләр кичергәнем турында сөйли алмыйм», — диде ул, күзләреннән атылып чыккан яшь тамчыларын сөртә-сөртә. Кайберләре, энҗе бөртекләре кебек, җыйнак кына сакалы буйлап муенына агып төштеләр.

— Аллаһы Тәгалә һәркемнең эш-гамәлләрен, ниятләрен күреп, белеп тора. Изгелек кыласың икән, мактанма! Аллаһыга таянып эшлә һәм яшә! Барыбыз да мәңгелек йортка барачакбыз, кылган изгелекләребез өстен булып, чыршылар ышыгында әрвахларыбыз тыныч йок­ласын, ә барасы урыныбыз җәннәт бакчаларына тиң булып, кыямәткәчә тыныч булсын! Амин!» — диде ул сүз тәмам дигәндәй, йомшак кына елмаеп.

Ильяс абый, зинһар өчен, ачуланма инде! Кушмасаң да, яздым. Тыйнак һәм сабыр кешесез, Ильяс абый. Мактанмыйча һәм масаймыйча, авылыбызны яшелләндерүгә хәлегездән килгән кадәр өлеш кертәсез. Тагын озак еллар яшәгез, Сез Чәчәк апа белән моңа лаек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100