Көзге эшләрне вакытында башкармасак, уңыштан коры калуыбыз бар - «Шәһри Казан»

Тәҗрибәле бакчачылар әзерлек эшләренең рәтен белеп, җай белән, этаплап башкарса, яңарак кына бакча кишәрлегенә ия булганнары беркадәр аптырап кала. Бу чаклы катлаулы эш-гамәлләрне нихәлләр ерып чыгыйм, хата җибәрмәсәм ярар иде, дип хафалана.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Язын ап-ак чәчәккә күмелеп, көзен хуҗаларын тәмле-татлы җимешләре белән сөендерүче агач-куакларыбызга салкын кышны исән-имин чыгу – зур, сынау. Кышка керер алдыннан бакчабызда ут өертеп эшләп, комплекслы кайгырту чараларын күрмәсәк, киләсе ел уңышыннан коры калуыбыз бар.

Агач-куакларыбызның кәүсәләре, скелет ботаклары зәмһәрир суыкларда өшеп, яшь ботакларын язын бозланган авыр кар катламы каерып сындырып, юка кайрыларын тычканнар, куяннар кимереп, иртә язда төпләренә җыелып торган кар сулары үсеш нокталарына зыян салып, кабыкларын бурсытып харап итүе ихтимал.

Тәҗрибәле бакчачылар әзерлек эшләренең рәтен белеп, җай белән, этаплап башкарса, яңарак кына бакча кишәрлегенә ия булганнары беркадәр аптырап кала. Бу чаклы катлаулы эш-гамәлләрне нихәлләр ерып чыгыйм, хата җибәрмәсәм ярар иде, дип хафалана.

Сүз дә юк, һәр нәрсәнең үз вакыты һәм тәртибе бар. Әйтик, бакча җиләге түтәлләрен чистартып, дәвалап, яңартып киләсе сезонга әзерләүне куакчыклар җимеш биреп бетерүгә – июль азагы – август башында ук башкарган идек. Яңа түтәлләргә күчереп утыртылган яшь үсентеләр тамыр җәяргә өлгерде, куе яшел яфраклары шактый матур булып үсеп китте. Шулай булуга карамастан, тынычланырга иртәрәк. Киләсе ел уңышыннан коры калмыйм, дисәк, көз башында ук җиләклекне ашлау, соңрак җылыту, үсемлек төпләренә черемә, компост кертү, җир катыруга, түтәлләргә коелган яфраклар түшәп мүлчәләү, табигый япманы усал көзге җилләр очыртып алып китмәсен өчен, өсләренә кипкән топинамбур, кукуруза, баклажан, борыч, виноград, үлән сабаклары тарату зарури.

Кышкы җылы юрган тигез калынайсын өчен, көздән киселгән агач ботакларын, эреле-ваклы капларны, такталарны, штакетникларны кар тотуда кулланабыз. Кышка керер алдыннан бакча җиләге түтәлләре өстенә калын тукылмаган материал ябып калдыручыларны беләм. Мәшәкате аз, нәтиҗәлелеге шактый зур булса да, соңгысы – чыгымлы гамәл.

Чират кура җиләкләренә, кумберлендка, бөрлегәнгә җитә. Аларның җимеш биргән карт ботакларын кисеп алып яндырабыз. Үткән язда үсеп чыгып, җәйдә буй җиткергәннәрен җиргә мөмкин кадәрле якынрак итеп бөгеп, бер-берсенә бәйләп калдыу зарури. Очларын кыскартып кисәргә ярый. Бу гамәлебез киләсе җәйдә уңыш бирәчәк чәчәк бөреләре өшемичә, исән-имин кышласын өчен кирәк.

Төпләренә черемә, компост таратабыз, рәт араларына “Көзге ашлама” кертәбез яисә көл, суперфосфат сибәбез. Нәзберек виноградка, бөрлегәнгә, кумберлендка суык тимәсен өчен, куак төпләрен пычкы чүбе яки торф өеп җылытырга, кыскартылган сабакларын такта яки шифер өстенә сузып салып, өстен чыршы ботаклары белән томаларга, тартмалар капларга туры килә.

Крыжовник, карлыган, зелпе, йошта кебек куаклар җимеш бирүдән туктауга, яңа сезонга әзерли башлыйбыз. Иң әүвәл карт һәм төптән чыккан хәлсез, чирле, сынык ботакларын кисеп алып яндырабыз, әйбәтләп сугаргач, комплекслы ашлама кертәбез, куак әйләнәсенә черемә салып, төпләрен саклык белән йомшартып чыгабыз. Яфраклары коелгач, ботакларын орчыксыман рәвешкә китереп, бер күчкә җыеп бәйлибез. Бу гамәлебез ботакларны кар астына калып каерылып сынудан саклый. Чирләрдән һәм корткычлардан саклану максатыннан кара көздә куакларны 5 процентлы мочевина эремәсе, март аенда шау кайнар су белән коендыру өчен дә бик уңайлы.

Слива, чия, груша, алмагачларны кышка әзерләүнең үз тәртибе бар. Уңышы җыелып беткәч, агачларны әйбәтләп сугарып, “Көзге ашлама”, суперфосфат, көл сибеп, туфрагын әйләндереп казып, көз азагында әйләнә-тирәсенә черемә, компост таратып, төпләрен мүлчәләп, җылытып калдырабыз. Кышка керер алдыннан агач-куакларны янәдән әйбәтләп сугару зарури. Бу гамәлебез тамырларны, иртә яздагы кояш нурларына алданып, вакытыннан алда уянудан саклый, агач-куакларыбызның җимеш бөреләре өшемәсен өчен мөһим.

Гадәттә корткычлар агач-куак төпләрендәге туфракка, картаеп купшынган кайры арасында хасил булган ярыкларга, агачта эленеп калган корыган яфракларга, коршаеп кипкән черек җиләк-җимешләргә яшеренеп кышлый. Туфракны әйләндереп казу, мумияләнгән җимешләрне, чирле, сынган ботакларны, эленеп калган яфракларны җыеп яндыру мәҗбүри.

Көздән агачларның кәүсәләрен, скелет ботакларын чистартып, махсуслашкан бакча буявы яисә сүндерелгән известь яки акбур оны, җилем, сыер тизәге, кызыл балчык, бакыр купоросы кушып ясалган катнашма белән сылап, агартып калдыру аеруча кирәкле гамәл. Шул рәвешчә берничә куянның койрыгын берьюлы тотабыз. Корткычлар саны сизелерлек кими, буялган кәүсәгә кимерүчеләр тими, суыкларда агачларны ярылудан, март кояшы нурларын мулдан сипкән чакта кәүсәнең бер ягы бик нык җылынып, икенче ягы салкын килеш калганга күрә, камбий катламы көндез пешегеп, төннәрен өшеп зарарланудан саклыйбыз.

Кайберәүләр агачларын май аенда агарта. Минемчә, бу очракта әлеге гамәлебез бары тик матурлык тудырудан гына гыйбарәт, ә агачларга файдасы аз. Яшь агачларны агартырга ярамый. Төпләренә ныклы озын казык кагып, ботакларын җыеп шуңа бәйләп калдырудан тыш, аларны киндер яки сүс капчык, калын тукылмаган материал белән төреп калдырырга туры килә. Ботак очларын түбән каратып, чыршы-нарат ботаклары белән урарга да була, билгеле. Әмма һәркайсыбыз бу агачларны үзе теләгәнчә сындыра, ботарлый башласа, табигатькә күпме зыян киләчәген уйларга да куркыныч.

Беренче кар төшүгә бакчачы үз кишәрлегенә ашыга. Агач-куакларны бик шәп итеп җылыта торган карны мөмкин чаклы күбрәк итеп төпләренә өяргә, сыгылмалы нечкә ботакларны яңа яуган кардан тизрәк арындырырга, безнең төбәктә кышлаучы кошларга җимлекләр эләргә ашыга ул. Бакчаларыбыз имин кышласын.