74 яшьлек әби игезәк бала тапкан - "Шәһри Казан"

“Яшь әни” дә, игезәк сабыйлары да үзләрен яхшы хис итә.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында яшәүче 74 яшьлек әби ЭКО ярдәмендә ике кыз бала тапкан, дип яза “Российская газета”.“Яшь әни” дә, игезәк сабыйлары да үзләрен яхшы хис итә. Эрраматти Мангаямма белән аның 80 яшьлек ире Рая Рао 1962 елда өйләнешкән. 57 ел буе аларның балалары булмаган.