Быел «Соңгы кыңгырау» булырмы? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында чыгырылыш кичәләрен, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен уздыру буенча төгәл җавап юк.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Чакырылган лимузиннар килми, кыйммәтле рестораннарда бәйрәмнәр узмый калырга да мөмкин. Тик әлегә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында чыгырылыш кичәләрен, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен уздыру буенча төгәл җавап юк. Чыгарылыш укучыларында саубуллашу вальсын әйләнү, бергәләп таң аттыру хисләре сүнмәгән.

Вальс та булмачак

Булырмы, булмасмы? Әлегә сораулар шул тирәдә чуала. Мәктәптә быел бәйрәм булмаячак, дигән хәбәрне ишетеп, сөмсере коелучылар да юк түгел. Министрлыкта, барысы да эпидемиологик хәлгә бәйле, дип аңлаттылар. Быел республикада 9 нчы сыйныфны –37 меңнән, 11 нче сыйныфны 16 мең 200 дән артык укучы тәмамлый.

— Безнең мәктәптә «Соңгы кыңгырау» булмаячак. Чыгырылыш кичәсе турында әлегә сүз юк. Без инде кыш көне үк бала башыннан 7 шәр мең сумакча җыйган идек. Ресторан, табигатьтә таң арттыру, укытучыларга — букетлар. Булмый дигәч, улымның кәефе төште, — диде Арчада яшәүче бер әни.

Буа районы мәгариф бүлге башлыгы Илгиз Ханбиков әйтүенчә, әлегә бернинди карар да юк. «Быел районда 11 нче сыйныфны –180, 9 нчы сыйныфны 350 егет һәм кыз тәмамлый. Миңа калса, бүгенге вазгыятьтә булмыйча калса да, бернинди бәхәс тә тудырмаячак. 9 май бәйрәме уздырылмыйча калды бит. Минемчә, ул чыгырылыш кичәләренә караганда, изгерәк тә, — диде Илгиз Ханбиков.

Казанның кайбер мәктәпләрендә дә, бәйрәм булмый, дигән хәбәр таралырга өлгергән инде.

 — Нинди күлмәк киясенә, иңнәргә нинди лента, кыңгырау тагасына кадәр уйлаган идек бит. Вальс әйләнергә парларны да билгеләгән идек.Иң шәп ресторанны сайладык. Безгә хәзер әллә нинди затлы табыннар да кирәк түгел, бер утырып сөйләшү дә җитәр иде, — ди Гүзәл.

Казан мэриясенең матбугат үзәгенә шалтыратып сорагач, әлегә бәйрәм турында төгәл җавап булмавын әйттеләр. Башкалада быел 11 нче сыйныфны –5 мең 884, 9 нчы сыйныфны 11 мең 117 укучы тәмамлый.

Акчаны кире кайтарырлармы?

Балалар көенгәндә, акча янга кала, дип сөенүче әти–әниләр дә юк түгел. Кеше башына 7–10 мең сум дип җыйган акчаны кире кайтарсалар, белерләр иде әле, нишләтәсен. Бу инде арада бер-ике баланың гына көтүдән аерылып калуы түгел. Барлык баланы да бер төрле «язмыш» көтә дигән сүз. Янәсе, бәйрәм булмаса да, куркыныч түгел.Дөрес, соңгы вакытта әти-әниләр бу бәйрәмнәрне купшылап уздырырга ияләшеп бетте. Бакчадан чыкканда да, 4 нче сыйныфны тәмамлаганда да, берсеннән-берсен уздырып бәйрәм үткәрәләр.Безнең заманда гади генә булды, аларныкы шәбрәк булсын дип, нәрсә кыланганнарын белми башладылар. Хәзер исә берничек тә булмый, барысына да түзәргә туры килә. Быел барысы да — билгесезлектә.

— Безнең сабыебыз быел 1 нче сыйныфка бара. Май аенда табигатьтә балалар өчен кызыклы программа төзегән идек. Һәр бала өчен 2600 сум акча җыйдык.1,5 мең сум альбомга түләдек. 4–5 ел буе бер бакчага йөргән балаларга саубуллашу кичәсен оештыру кирәк дип уйлыйм. Без бит аны әти-әниләр өчен уздырмыйбыз. Монда балаларның теләкләре искә алына. Август аенда булса да, җыелышып алырбыз дип, план корып торабыз. Аларга бүләкләр әзерләргә җыенабыз, — ди Казанда яшәүче ике бала анасы Зәлия Кәримова.

Фикер:

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстанның халык артисты:

— Бүгенге вазгыять сугышка тиң. Безгә бигрәк тә коронавируска бәйле хәлнең тизрәк үтеп китүе мөһим. Ә бәйрәм качмый ул. Аны соңрак та уздырырга мөмкин. Минем фикеремчә, белем алу шартлары барлык балага да бер төрле булырга тиеш. Бер сүз белән генә әйткәндә, аена 45 мең сум түләгәненә дә, андый мөмкинлеге булмаганына да. Купшылык кирәкме дисеңме? 90 нчы еллардан сыйныфларга бүленү башлады. Тарих күрсәткәнчә, бу бер дә юньлегә илтми. Бүген укучыларның түләп укыганнары, укымаганнары бар. Әгәр әти-әни баласын саллы акчалар түләп укыта икән, әлбәттә, андыйлар чыгарылыш кичәләрен артыгын кыландырып уздырырга да каршы түгел. Алар өчен бу –табигый хәл кебек. Арада бит аз керемле гаиләләр дә бар. Шуңа күрә чама хисе булырга тиеш дип саныйм. Мин үзем 1982 елда Казандагыинглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәбен тәмамладым. Ул вакытта теплоходларда йөрү, лимузиннар чакыртулар булмады. Безнең заманда барысы да тыйнак иде. Мәктәп еллары укытучыларның һәр балага да төпле белем, ныклы тәрбия бирүе белән истә калган.

Васил Гайфуллин, галим, Татарстанның элеккеге мәгариф министры:

— Купшылыкка бер дә уңай карамыйм. Бу көн мәктәп елларындагы истәлекле вакыйгаларны, уңышларны искә төшерә, киләчәккә планнарны барлый торган көн. Бергәләшеп, чәй эчү дә җитә. Бүләкләр бирүне дә артык дип саныйм. Укытучыга рәхмәт сүзләрен әйтеп, чәчәк бирсәң дә әйбәт. Министр булып эшләгән чакта чыгарылыш кичәләре өчен әти-әниләрдән акча җыю дигән нәрсә булмады. Артыгын кылану — бер дә күңелле түгел. Кесә ягы һәркемнең чамалы. Мәктәп елларында чыгарылыш кичәләре уздырылганын хәтерләмим. Ә менә Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлагач, концерт куйган, тәмләп чәй эчкән чаклар онытылмый. Аннан соң төркемебез белән бакчага барып, сөйләшеп утырдык, Ык елгасына төшеп су коендык. Бик күңелле булган иде.