news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасы актив хәбәрчесе Люция Хәбибуллинаны 95 яшьлеге белән котлый

«Ул бервакытта да коллективын хурлап, үзен мактап язмый, гел кешенең әйбәт якларын күрсәтә, авыл кешеләрен дә хөрмәт итә, үз чиратында алар да апаны ихтирам итәләр», — дип яза Динара апа Хәбибуллина

«Яңарыш» газетасы актив хәбәрчесе Люция Хәбибуллинаны 95 яшьлеге белән котлый
http://yanarish72.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиеваның «Люция апа һәм «Яңарыш» дигән язмасы чыкты.

Татар әдәбиятын бар йөрәге белән яратучы, аңлаучы олы йөрәкле педагогка, өлкәбезнең иң яхшы укытучыларының берсенә, татар мәгарифе тарихын барлаган язучыга, дустыбыз, киңәшчебез, иң актив хәбәрчебез Люция апа Хәбибуллинага 7 декабрьдә 95 яшь тула.

Өлкә татар «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән хөрмәтле дустыбызга чын күңелдән ташып аккан ихлас хисләр аша олы юбилее белән котлаулар юллыйбыз.

Әле изге теләкләре, үтемле киңәшләре белән озак еллар безне сөендереп торсын. Сәламәтлегенә куанып, кызлары, оныклары тәрбиясендә асылташлы гомер баскычларына нык басып атласын.

Себеребезнең мәгариф йолдызы Люция апа Хәбибуллина белән «Яңарыш» газетасы тыгыз бәйләнештә эш алып баралар. «Бу ике олы затны „дусларыбыз“ дип кенә әйтү аз булыр. 1990 елда съездда, бер-беребезне читтән торып белгән килеш, Хатыйп абый (Люция апаның тормыш иптәше — автор) белән якын танышлар кебек кочаклашып күрештек. Алар үз каләмнәрен „Яңарыш“, башка татар матбугаты битләрендә күп чарладылар инде», — ди алар турында беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов та.

Люция Бәдретдин кызының саллы, бай эчтәлекле, тулы фикерле мәкаләләре газета битләрендә даими бастырылып киләләр. Татар халык мәгарифе һәм себер татар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын беренчеләрдән булып өйрәнүче хөрмәтле мөгаллимә буларак, аның шул темаларны тасвирлаган, үрнәк, күренекле шәхесләребез турындагы язмаларын укучылар бик яратып укыйлар.

— Бервакыт безне утырышка дәшеп өлкәдә яңа эшли башлаган «Яңарыш» татар газетасыннан чакыру алдык. Первомайская урамындагы редакциягә килдек, зур бүлмәгә җыелышканнар. Кешеләр күп. Берзаман Азат Гыйззәтович килеп чыкты, көр, ачык тавышы, ачык йөзе белән сәламләп: «Сез монда күп җыелышкансыз бит, әйтмисез дә. Тукта, сез дә килгәнсез икән, сез Хатыйп абый белән Люция апа түгелме?», — дип безнең белән күрешеп, таныштырды. Шунда ул бөтен максатларны аңлатты, газета белән элемтәгә керү, материаллар бирү, яздыруда ярдәм итү турында фикер алыштык. Шулай газетага мәкаләләр яза башладым. «Себердә татар мәгарифе» китабым да шул газета белән тыгыз элемтәнең уңышлы нәтиҗәсе булып тора», — дип Люция апа газета белән аралаша башлавы турында җылы истәлекләрен уртаклашты.

«Милли яңарыш хәбәрчесе буларак, 1990 елда дөньяга килгән һәм халкыбыз күңеленең раушан көзгесенә әйләнгән бу милли газета иќтимагый-мәдәни тормышыбызда иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. «Яңарыш» битләрендә беренче көннән үк бөек чорга — яңару, демократияләштерү чорына керү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде, иң алдынгы фикерләр ачык һәм аңлаешлы төстә халыкка ќиткерелде. Газета милли хәрәкәтне тизләтү, халкыбызның үзаңын уяту, үстерү, аларда милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү, телебезне, тарихыбызны, изге гореф-гадәт, йолаларыбызны һәм башка актуаль проблемаларны пропагандалады, — дип яратып, олы хөрмәт белән башлаган Люция апа «Яңарыш — олпат елъязма» мәкаләсен. Хөрмәтле Гарифуллиннар нәселенең бер асылташы булган актив хәбәрчебез Люция Бәдретдин кызы «Туган як әдәбияты» языла башлавында да «Яңарыш» этәргеч булды, диде. «Яңарыш”та иҗади көчләрнең иҗатларын анализлап, алар турында даими язып бардым. …төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрьләрнең «Яңарыш”та басылып барган әсәрләрен җыю, барлау, өйрәнү, билгеле бер тәртипкә салып, әдәбият дәресе итеп чыгару зарурлыгы туды һәм халкыбызның бай әдәби мирасын туплап, ике томнан торган «Туган як әдәбияты» язылды», — ди ул. Әлеге китапта тирәнтен анализлар белән өлкәбез язучы-шагыйрьләре әсәрләре тупланган. Ул укыту программасына туры китереп төзелгән. Ул укытучылар өчен бик кирәкле әсбап булып тора. Шуңа да, Люция апа себер татар телен укыту белән бергә әлеге китап турында да искә алсыннар иде дигән теләген җиткерде.

44 ел гомерен балалар укытуга багышлаган педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, 5 медаль, 1 орден, исәпсез Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар берлеге әгъзасы, «Әл-Ихсан» ордены иясенең газета-журналларда басылып барган мәкаләләр саны 185, җыентыкларда — 20, монографияләре — 4 китап.

Әлеге мактауларга ия мәгърифәт йолдызы тугрылыклы хатын, үрнәк әни, хөрмәтле әби дә. Киңәшләре, үтемле сүзләре белән күңелне үстерә белүче Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина өлкәбезнең 31 яшьлек татар басмасы «Яңарыш”ның да иң эчтәлекле язмалары белән куандыручы, дәрәҗәсен күтәрүче актив хәбәрчесе, дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең терәге, ярдәмчесе.

«Ул бервакытта да коллективын хурлап, үзен мактап язмый, гел кешенең әйбәт якларын күрсәтә, авыл кешеләрен дә хөрмәт итә, үз чиратында алар да апаны ихтирам итәләр», — дип яза Динара апа Хәбибуллина. Әйе, Люция апа мактарлык булмаган кеше турында язмый. Ә инде язса, тәмле теленә сокланып язманы кат-кат укып чыгасың.

Язма ул бер нәрсә, ә менә үзе белән сөйләшеп утыру — җан рәхәте. Чиксез күңел байлыгы, акыл тупланган үзендә. Чорлар аша алып кереп китеп, сине әллә кайсы еллар дулкынында тибрәлдереп йөртә. Шул заманда аның белән йөргән шикелле хисләр кичереп, бирелеп тыңлап утырасың. Шул арада күпме нәсихәт биреп, тәрбия алымы кулланып өлгерә Люция Бәдретдин кызы. Әле дә сөйләп китсә, гомеренең һәр мизгелен хәтерләп, тәфсилләп, җайлап тезеп алып китә. Ә ул мизгелләр аның «Гомерем мизгелләре» китабында урын алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100