news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пульмонолог августта авыручылар саны артыр дип фаразлый - «Ватаным Татарстан»

Быел үпкә ялкынсынып, пневмониягә әйләнү очраклары байтак.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Ул нилектән килеп чыга һәм яңа коронавируска гына бәйлеме, чирне ничек булдырмый калырга? Сорауларга Казан дәүләт медицина академиясенең фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире Равил Вәлиев җавап бирә.

— Равил Шамилевич, вируслы пневмония — үпкә чирләренең берсе. Ул нилектән килеп чыга?

— Элек җәйге чорда легионелла дигән бактерия организмга үтеп кереп, пневмония китереп чыгара иде. Легионелла бактериясе кондиционерда тупланучан. Быел кондиционер кулланырлык эсселек юк диярлек. Пневмония белән авыручылар, чыннан да, бик күп. Гаиләләре белән авырып ятучылар бар. Медицина хезмәткәрләре дә чирли. Иң куркынычы: тикшеренгәндә, тестлар күрсәтмәскә мөмкин. АКШта чирне тест тикшерүе аша бездәгегә караганда 10 — 15 тапкыр күбрәк табалар. Димәк, безнекен көчәйтәсе бар әле. Яңа коронавирус вакытында кан әйләнеше бозыла, кан куера. Шуның аркасында тромб барлыкка килә. Бер үк вакытта үпкә ялкынсынып, пневмониягә әйләнә. Микротромбоз үпкәдән тыш, йөрәккә бәрә һәм инфаркт, инсультка китереп җиткерә. Кеше, тыны кысылып, мөстәкыйль сулыш ала алмаганда, ясалма сулыш алдыру аппараты аша кислородка тоташтыралар. Ул очракта да хәл тиз генә яхшырмый, чөнки капилляр тыгылганлыктан, канга кислород күчә алмый һәм нәтиҗәдә кеше үләргә мөмкин.

— Пневмониядән өйдә дәваланып буламы?

— Ике яклы пневмония булган сырхауны хастаханәдә дәвалау яхшырак. Ни өчен дигәндә, бер тикшеренгәндә чир үзен әллә ни күрсәтми, бер атнадан кинәт көчәеп китә. Олы кешенең үпкәсендә берничә көн эчендә 60 — 70 процент үзгәреш килеп чыгу да ихтимал. Ул чагында кеше вафат була дигән сүз. Пневмонияне төгәл ачыклау өчен, компьютерлы томограф кирәк, ә ул барлык хастаханәдә дә куелмаган.

— Вируслы пневмония белән кеше икенче тапкыр авырырга мөмкинме?

— Чирдән савыккан очракта да, үпкәдә, бөердә үзгәрешләр кала. Киләчәктә яңа коронавирусны җиңгән сурәттә дә, пульмонологларның, башка төр тар белгечләрнең эше артачак әле. Олы кешеләрдә чир аеруча авыр уза, чөнки башка авырулары да бар. Аларның иммунитеты нык түгел. Әйтик, байтагы артериаль кан басымы югарылыктан җәфа чигә. Гипертония исә кан тамырлары кысылуга китерә. Шуңа микротромбоз да өстәлә икән, хәл бик нык начарланачак. Кан куермасын, инфарктлар булмасын өчен, олы кешегә юкка гына аспирин эчәргә киңәш итмиләр. Covid-19 булганда, ул да коткарып кала алмый.

— Үзизоляциядән соң чикләүләр йомшартыла башлады, кайберсе бетерелә. Сез, табиб буларак, моңа вакыт җиткән дип саныйсызмы?

— Минемчә, чикләүне йомшартырга иртәрәк. Июль азагында, август башында авырулар артачак, дип уйлыйм.

— Икенче дулкынны кайчан көтәргә, ул булырмы?

— Икенче дулкынга җиткәнче, беренче дулкынны җиңәргә кирәк. Бездә әлегә беренче дулкынга каршы көрәш алып барыла, госпитальләрдә урыннар җитми. Яңа коронавирус бирешергә уйламый да. Аның нәрсәләр китереп чыгарачагын хәзергә беркем белми.

— Һәркем сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә. Чирдән ничек сакланырга?

— Битлек, пирчәткәләр генә саклап бетерә алмый. Аерым респираторлар булырга тиеш иде, ләкин алар җитәрлек түгел. Урамнан кергәч, иң беренче кулларны йогышсызландыру чарасын күрергә. Кулны сыекча белән сөрткәч, битне юарга, борынны чистартырга, тамак төбен чайкарга кирәк.

— Бу чир яңа килеп чыккан чакта, лимонлы, имбирле кайнар чәй эчәргә киңәш итәләр иде…

— Кап-кайнар суга лимон, имбир салуның файдасы юк. 60 градустан кайнаррак суда витаминнар юкка чыга. Хәзер үзебездә җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Шуларны ашап калырга кирәк. Кара, кызыл карлыганда, мүк җиләгендә С витамины шактый. Аларны туңдыргычта сакларга мөмкин. Тозлы кәбестә витаминнарга бай. Кызу мунча керүнең, чабынуның файдасы бар.

— Вируслы пневмония нинди билгеләр белән башланып китә?

— Кызганыч, бернинди билге булмаска мөмкин. Бер танышымның, профосмотр вакытында флюорография узганда, үпкәсендә үзгәреш күренә. Шуннан компьютерлы томография тикшеренүе уза. Анда ике як үпкәдә дә пневмония табалар. Кайбер кеше авырганын белмичә дә йөри, чир тикшеренү узганда гына ачыклана. Кайберсенең температурасы 39 градуска күтәрелә. Ул ныклап чирләп ята, ә тикшеренгәндә үпкәсе чиста була. Яңа коронавирусны аңлап бетерә торган түгел. Авырган кеше белән контактта булгансыз икән, тикшеренергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100